"Нәрсә сөйлисең син, әни, мин Илгизне яратам, ничек итеп аңа хыянәт итим!"

Мин яшь вакытта авыр операция кичердем. Шунлыктан күп тапкырлар Төньяк Кавказга санаторийга барып йөрдем. Гадәттә, ял йортларында яки юлда танышкан кайберәүләр яңа танышкан кешегә, башкача бу кешене күрмәячәкмен дип, гомер буе беркемгә әйтми саклаган эч серләрен сөйлиләр.
Миңа үзенең эчен бушаткан бүлмәдәшем Лилия Мәскәүдән килгән иде. Ял көнне без Лилия белән Пятигорск шәһәрен карап йөрергә чыктык. Каршыбызга 6-7 яшьләрендәге бала җитәкләгән бер ханым килә. Алар узып киткәч, Лилия кинәт кенә туктады да: “Беләсеңме, мин улымны шушы шәһәрдән алып кайттым бит”, — диде. Мин берни аңламый аңа карап торам. Ул, тулышкан булгандыр, миңа: “Әгәр теләсәң, мин сиңа үземнең тормышымны сөйлим”, — диде дә без бер паркка кереп утырдык.
Лилия ире белән метрода таныша. “Үземә кемнеңдер текәлеп карап торуын сизеп, әкрен генә керфекләремне күтәреп аңа карадым да безнең күзләр очрашты, — дип сөйләп китте ул. — Мин төшкән тукталышта ул да төште һәм янәшәмдә эндәшми генә бераз баргач, сүз башлады. Дөресен әйтим, егет миңа беренче күрүдә үк ошады. Ул да йөз чалымнарымда үз халкыбызны танып ошаткан икән. Без аның белән көн саен диярлек очрашып йөри башладык. Кичләрен, ял вакытларын бик күңелле уздырдык. Мин институтның соңгы курсында укый идем, ә Илгиз бер ел элек Мәскәү университетын тәмамлап эшли иде инде”.
Әнә шулай бер елдан артык дуслашып йөргәч, егет яраткан кызын әнисе белән таныштырырга була. Әтиләре унбиш ел элек фаҗигале вафат булган икән. Илгиз — гаиләдә бердәнбер бала. Ире үлгәч, Хәдичә апа үзенең бөтен барлыгын улын тәрбияләүгә багышлаган. Булачак килен каенанасы белән танышырга барганда бик дулкынлана. Бәхеткә каршы, танышу бик матур уза. Чибәр, тыйнак, мөлаем Лилия Хәдичә апа күңеленә хуш килә. Лилия дә ягымлы, сабыр кыяфәтле хатынны ошата.
Яшьләр өйләнешәләр, гөрләтеп туй уздырганнан соң, Хәдичә апа янында, өч бүлмәле иркен фатирда яши башлыйлар. Гаиләдә татулык хөкем сөрә, каенана белән килен арасында җылы мөнәсәбәт урнаша. Хәдичә апа килененә бары тик “кызым” дип кенә эндәшә. Үз чиратында, Лилия дә каенанасын әнисе кебек якын күрә, аның хәтерен калдырмаска тырыша. Берничә ел шулай матур гына уза. Әмма килен балага узарга “ашыкмый”. Моңа бигрәк тә әниләре борчыла. Бер көнне Хәдичә апа килененә табибка барып күренергә киңәш бирә. Табиб Лилияне: “Анализларың бар да әйбәт, ирең тикшерелсен”, — дип кайтара. Моны ишеткәч, каенанасы уйга кала. Аннан, киленен янына утыртып: “Кызым, бу турыда Илгизгә әйтми торыйк әле, аның белми торуы хәерлерәк, чөнки гаеп анда дип уйлыйм, — ди. — Ул кечкенә вакытта бик каты салкын тидереп, озак вакыт хастаханәдә дәваланды. Аяклары өшегән иде, чак кына аяксыз калмады. Күрәсең, болар эзсез узмагандыр”. Њзара киңәшкәч, каенана белән килен Илгизгә “гаеп Лилиядә” дип әйтергә булалар. Илгиз хатынына санаторийга барып дәваланырга киңәш бирә. Хәдичә апа килене белән ачыктан-ачык сөйләшергә батырчылык итми, шулай да, җаен туры китереп: “Син санаторийдан бәби алып кайтсаң, барыбыз өчен дә бик яхшы булыр иде”, — дип куя. Каенанасының бу сүзләре башта Лилиянең аңына барып җитми әле. Берничә көннән Хәдичә апа тагын бәби турында сүз башлый. Лилия бу юлы: “Нәрсә сөйлисең син, әни, мин Илгизне яратам, ничек итеп аңа хыянәт итим!” — ди. Сабыр холыклы каенана: “Кызым, син ашыкма, яхшылап уйла, бу бит барыбыз өчен дә зур бәхет булачак”, — дип, киленен тынычландырырга тырыша.
Шул көннән соң Лилия кайгыга бата, төннәрен
йоклый алмый газаплана. Дөрестән дә, баласыз гаилә тулы гаилә түгел инде. Әмма ул бит ирен өзелеп ярата, ничек итеп аңа хыянәт итә алсын, ди?
Илгиз хатынына санаторийга юллама алып кайтып бирә. Пятигорск санаториендагы санаулы көннәр бик тиз уза. Лилия Хәдичә апаның “йөкләмәсен” үтәргә ашыкмый. Китәргә өч-дүрт көн генә вакыт кала, дуслары белән бию мәйданына бара ул. Аны урта яшьләрдәге чибәр генә кеше биергә чакыра. Алар кич буе бергә бииләр һәм соңыннан бу кешенең бүлмәсенә кайталар...
Лилия иртәгесен үк, бүлмәдәшләрен аптырашта калдырып, өенә кайтып китә. Аны шатланып каршы алсалар да, хатын үзен гаепле хис итә. Аның хәлен яхшы аңлаган каенанасы берни дә сорашмый, үзе эченнән генә шатлана.
Төп-төгәл тугыз айдан Лилия ир бала таба. Төсе-бите белән Лилиясенә охшаган улын күреп, Илгизнең шатлыгы эченә сыймый. Хәдичә апа да сөенеченнән нишләргә белми. Ул бик теләп оныгын үстерешергә, тәрбияләргә булыша.
Мин Лилиядән, уенын-чынын бергә кушып: “Бу юлы кыз алып кайтырга килмәгәнсеңдер бит?” — дип сорадым. Лилия: “Теге вакыттагы хыянәтемне дә бик озак оныта алмадым, бары тик йөрәк бәгърем — улым гына оныттырды. Бу юлы дәваланырга килдем”, — диде.
Гөлсинә СӘЛАХОВА.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.