Логотип
Күңелеңә җыйма

Тулышкан алма

Ирененең башка хатынга чыгып китүендә аның да гаебе бар – башкалар кебек бәхетле кеше ролен уйный алса, бүгенге көндә Ленары янәшәсендә булыр иде. Парлы булуның рәхәт ягы – эштән кайткач кухняда кара-каршы утырып чәй эчәсең, култыклашып театр-концертларга йөрисең.

Гөлшат 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә планлаштырмады. «Һәркемнең үз мәшәкәте, мине исләренә дә төшермәсләр әле», дип, күңеленнән генә үз-үзен юатып куйды. Өстәл әзерләп бәйрәм итәрлек, матур-матур тостлар әйтерлек зур уңышлары да юк бугай. Ике ел элек ире аны ташлап, сөяркәсе янына яшәргә китте. Хәзер бала көтәләр, дип ишеттерделәр. Бердәнбер кызы Лиана интернеттан чит ил егете белән танышып, Германиягә кияүгә китеп барды. Шулай итеп, Гөлшат шәһәр уртасында өч бүлмәле фатирда берьялгызы гына яшәп ята. Дивардагы фотолар, кызының кулдан ясаган рәсемнәре генә узган тормышны искә төшереп, күңелне моңсуландырып җибәрә җибәрүен... Хатын үзен кулда тотарга тырыша, кайвакыт елыйсы килсә дә, тешен кысып түзә...

Ирененең башка хатынга чыгып китүендә аның да гаебе бар – башкалар кебек бәхетле кеше ролен уйный алса, бүгенге көндә Ленары янәшәсендә булыр иде. Парлы булуның рәхәт ягы – эштән кайткач кухняда кара-каршы утырып чәй эчәсең, култыклашып театр-концертларга йөрисең.

Тол хатыннарның, аерылышканнарның мәҗлесләрдә урыннары нигәдер ишек янындарак, өстәлнең иң читендә була. Ялгызлар ирле хатыннар янында үзләрен ким итеп хис итә. Кунакта парлылырның гына урыннары түрдән – ирле хатыннар түшләрен киереп, ялтыравыклы күлмәкләрендә тәва кошын хәтерләтеп, әллә кем булып утырырга ярата. Алар бу вакытта йомыркасын саклаган ана кошны хәтерләтә, каш астыннан гына ялгыз хатыннарны күзәтәләр – бу кемсәләр аның җимешенә каш селкетмиләрме, күз салмыйлармы, янәсе. Шуны аңламыйлар –  аларның кыяфәтсез, мин сиңа әйтим – ковидтан соң күкрәкләренә осложнение алып калган, «гыж-гыж» килеп, көчкә тын алып утырган, яннарынан әче тир исе бәреп торган ирләре кемгә кирәк икән, ә? Үз-үзен яраткан, хөрмәт иткән ирекле хатыннарның күбесе кабаттан кияүгә чыгып ир трусигы юып ятарга ашыкмый, алар спортзаллардан кайтып керми, матурлык салоннарында чәч, күз буята, массаж ясата... Дус кызлары белән чит илгә ял итәргә йөри. Күңелне юатыйм дисәң, җылы диңгез буенда ирләрнең ниндиләре генә юк – Джигурданы хәтерләткән елтыр тәнле итальяннар, кара мыеклы, мускуллары уйнап торган төрек егетләре, күзләре уйнап торган, күкрәкләрендәге «шакмак»ларын биетеп, күңелне исерткән ике метр буйлы Африка егетләре...

Гөлшат – шәһәрдә исеме билгеле булган чәчтараш, аңа чәч ясатырга нинди генә хатын-кызлар килми! Клиентлар кызык инде, ни сәбәптәндер психологка сөйлисе сүзләрне аңа сөйли, эчен бушата, елап ала. Гөлшат яза белсә, хатын-кыз язмышлары турында зур романнар язар иде, чәч кисеп, буяп та йөрмәс иде. Нинди генә язмышлар, чәчләр үрә торырлык тарихлар ишетергә туры килми аңа.

Ялгызлыкны төрле кеше төрлечә кичерә икән. Кемнәрдер ирекле булуының кадерен белеп яшәсә, кайсылары ялгызлыгыннан кара көеп, күз яше түгә. Яшьләре 60 ка җитеп килгән пенсионерлар да кияүгә чыгарга ир эзли, парлы булып, кеше алдында ким-хур булмыйча яшәргә хыяллана.

Гөлшат кына ирен иреккә үзе җибәрде, «яраткан кешесе белән яшәсен, миңа үзен корбан итмәсен», дигән фикердә булды.

Ул бик иртә кияүгә чыкты, Лиана дөньяга килгәндә аңа 19 яшь кенә тулып килә иде. Ленар белән алар яшьтәш, бер сыйныфта укыды. 8 нче сыйныфта бер-берсенә гашыйк булып очраша башладылар. Шашкын хисләр белән уйнап балага узуын белгәч, Гөлшат югалып калды. Әти-әнисенә бу хакта әйтергә курыкты, табибка барып күренергә дә башына килмәде. Кызының тиктомалдан укшып йөрүен, йөзләре агаруын күреп Зәйтүнә апа пошаманга калды, кулыннан тотып табибка алып китте. Врач кызны кушеткага яткырып эчен баскалагач, Гөлшатның көмәненә 5 ай булуын әйтеп бирде. Шул вакытта әнисе һуштан язып егылды, акушеркага беренче чиратта әнисенә ярдәм күрсәтергә туры килде.

Нишләсен ата-ана, кызларының балага узуын белгәч, олы башларын кече итеп егет яшәгән йортның бусагасына барып егылдылар. Ярый, Ленар ягы да үзләре кебек гади кешеләр булып чыкты, бу хәбәрне ишеткәч, ах-ух килсәләр дә, баланы таптырырга кирәк дигән фикер әйттеләр. «Баланы ясый алгач, өйләнешсеннәр, без каршы килмибез», дип, никахка хәер-фатыйха бирделәр. Ленардан ризалык сораучы булмады, барысын да ата-ана хәл итте.

Берничә  көннән мәчеттән кара сакаллы Фәрит хәзрәтне чакырып китерделәр. Егет белән кызны ризык тулы өстәлнең түр башына утыртып никах укыдылар. Мулла: «Кызым, мәһәргә нәрсә сорыйсың?» – дигәч, Гөлшат югалып калды, бу йола турында беркемнең дә башына килмәгән иде. Хәзрәт сорауны тагын кабатлады, «мәһәр ул егеттән сиңа бүләк», – диде. Гөлшат шул вакытта барысын да аптырашта калдырып: «Ленар миңа матур күлмәк алып бирсен», – диде. Хәзрәт мәһәрне бик килешле бүләк дип тапты: «Сөбханалла, нинди тәрбияле кыз, башкалар бүләккә алтын сорый», – дип, калын тавышы белән дога укый башлады.

ЗАГСка гариза тапшырырга да әти-әниләре белән бергәләп бардылар. Ленарның өендә, берничә пар кунакны чакырып, кечкенә генә туй узды. Гөлшат ул вакытта үзенең кияүгә чыгуын, чын-чынлап кәләш булганлыгын аңлап та җиткермәде, үзен ниндидер бер спектакльдә төп рольне уйнаган артист итеп хис итте. Әлбәттә, килгән кунаклардан матур сүзләр ишетү, бүләкләр алу бик күңелле күренеш иде. Ленарның кияүдәге апасы чәй сервизы бүләк итте, авылдан килгән туганнар парлы мендәр, җылы юрганнар алып килгән. Шактый гына акча да калдырдылар.

Гөлшат туйдан соң яшәргә Ленарларга күченде. Аларга өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсе тиде. Ленарның әнисе Өммегөлсем апа үзен кайнана итеп хис итмәде, Гөлшатны үз кызы кебек кабул итте. Үзе дә тумышы белән авылдан булган, заводта эшләгән апа бик бала җанлы, ачык йөзле иде. Ул килененә бервакытта да авыр сүз әйтмәде, ашарга да үзе пешерде, өйдәге эшләрне дә үзе башкарды.

 

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар