Татар классик балетына нигез салучы 100 яшьлек Әлфия АЙДАРСКАЯның тормыш кагыйдәләре
Әнием белән бик аз вакыт уздыра алдым. Мин балачактан иректә яшәдем. 10 яшькә кадәр Бишбалтада әби белән бабай тәрбиясендә үстем, аларга әткәй-әнкәй дип эндәштем. Дәү әти белән дәү әнидә тулы ирек иде. Сара әнием минем өчен «апа-әннә» иде. Әти-әнием Мәскәүдә укыдылар, Большая Татарская урамындагы ике катлы йортның беренче катында кечкенә генә бүлмәдә яшәделәр. Шунда Мәскәүгә алып барганнарын бераз хәтерлим. Айдарскийны да әти димәдем. Мин аны бик яхшы белми дә идем. Тәрәзәдән кайтканын күреп, Сара әнигә: «Синең кешең кайтып килә», – дия идем. Ул вакытта бик кыргый идем, русча да белмим. Балалар бакчасына йөрдем кебек, ләкин 8 яшемдә мәктәптә укымый идем әле. Мине укырга урнаштыручы булмады.
Әбиемнең тәмле пироглар пешергәнен хәтерлим. Аннары вокзалга барып, Мәскәүгә юл тотучы поезд вагоннарына кереп, сез Сара Садыйкованы беләсезме, дип йөри иде. Белүче булса, тапшырыгыз әле, дип, шул пирогларны биреп җибәрә иде. Соңрак аларның кайберләренең Сара Садыйковага барып ирешкәне дә билгеле булды. Бабайны аеруча нык яраттым. Әбием Казан кызы иде. Көзге янында бөтерелергә яратты. Матурлык яраткан кеше үзе дә матурлык тудыра. Мода турында булган бөтен журналлар бар иде. Кызганыч, әткәй дә, әнкәй дә мин Ленинградта укыган вакытта кыш көне үлделәр, икесен дә соңгы юлга озата алмадым.
Миңа еш кына: «Син әле тәпи дә йөрми идең, ә бии белә идең», – дип әйтәләр иде. Биергә һәм йөгерергә ярата идем. «Үскәч кем буласың?» – дип сорасалар да, йөгерүче дип җавап бирә идем. 1935 елда әни гаст-рольгә киткәндә мине Уфада дусларында калдырды. Урамда йөргәндә күреп алган Ленинград хореография училищесына биючеләр кабул ителә дигән игълан бөтен тормышымны үзгәртте. 300 баладан сайлап алынган 12 бала арасында мин дә бар идем. Бер елга сынап карау шарты белән алынган 10 яшьлек, русча бер авыз сүз белмәгән мин бу сынауны да зур авырлыклар белән җиңеп чыктым. Бөек Ватан сугышына кадәр шунда укыдым. Аннан соң Уфага киттем.
Ә аннан әни мине Казанга алып кайтты. 1941 елның көзеннән Казанда эшли башладым. Паспортка әтиемнең фамилиясен яздырдым. 1952 елда кияүгә чыккач та Айдарская булып калдым.
Балачакта мәңге хәтергә уелып кала торган вакыйгалар була. 1933 елда Газиз Айдарский туберкулездан үлде. Әни бу хәсрәтне бик авыр кичерде. Хушлашу мәрәсименнән соң мине грузовик арбасына утырттылар. Шунда бер ир-ат берничә тапкыр башымнан сыйпап, бик моңсу елмайды. Карашын хәзер дә хәтерлим. Мин бит инде аның кем икәнен белмим. Ул Муса Җәлил булган икән. Әтине соңгы юлга озату, аннары гәүдәсен яндыру эшләре белән шөгыльләнгән. Алар әти белән якын дуслар булган.
Бик көнче идем. Әти үлгәч, әнигә бер генә ир-атны да якын китертмәдем. Хәтта үскәч тә яшьтәшләрем кебек кичке уеннарга чыгып йөрмәдем. Киеп чыгарга киемем дә юк иде. Өйдә утырсам да, бик яшьли мөстәкыйльлеккә өйрәндем, горурлыгымны җуймадым.
Заводта тәүлегенә 12 шәр сәгать ялсыз эшләгән вакытларны искә алам. Төнге сменада эшләү бигрәк авыр була иде. 1942 елны йоклап каршы алдым.
Гел ашыйсы килә иде. Сугыш вакытында тәүлеккә җитәрлек 600 грамм ипи бирәләр иде. Көндезге аш белән кичке ашка тоз сибелгән бер телем икмәк кала. Хәтта кайнар су да булмый, чөнки ут ягарга әйбер таба алмый идек. Өйдә булган бөтен кәгазьне яктык. Китаплар, нота дәфтәрләре, фотографияләр, хатлар гына калды. Әнием белән ач яшәдек. Тормышны ничек тә җайлау өчен үлчәүдә эшләдем, авыр тартмаларга тутырылган снаряд-патроннар ташыдым. Әйе, ачлык-ялангачлыктан, йокысызлыктан хәлсезләнгән идем. Ләкин бөтен кеше шулай яшәде ул вакытта. Һәм мин алар белән бергә Җиңү көнен якынайтканымны аңлап, сөенә-сөенә эшләдем.
Мин бик яхшы һәм җиңел укыдым. Мине бөтен кеше ярата, шул исәптән, укытучыларым да дип уйлый идем. Шуңа күрә аларга да яхшы мөнәсәбәттә булдым.
Сара әнкәй бик түзем, гадел, шул ук вакытта таләпчән кеше иде. Казанга кайткач, мине кырыс тәрбияләде. Хатын-кыз эшләренә өйрәтте. Ленинградта тулай торакта яшәгәндә йорт эшләрен белми идем. Киреләнсәм: «Бу кадәр дә Айдарский булырсың икән!..» – дип әйтә торган иде. Ә инде аңа ошый торган эш эшләп куйсам: «Вот моя школа!» – дия иде.
Канга кадәр суелып беткән аяк бармаклары… Шулар белән сикерергә, биергә кирәк. Кайбер хәрәкәт-ләрне кат-кат кабатларга кирәк. «Балерина хезмәте – ат хезмәте ул». Шушы авыртуларымны күреп, өйдә әни бу эштән китүемне үтенеп сорый иде. Мондый сүзләрне ишетеп елый идем. Мин үземә, һөнәремә хыянәт итә аламмы? Балет бит ул – минем яшәү мәгънәсе.
Мин икесенә дә охшаган. Әни – оптимист, әти пессимист булган, диләр. Мин шул сыйфатлар уртасында тирбәләм. Сара әнием патриот иде. Үземне дә әни кебек ватанпәрвәр дип саныйм. Әнкәй башкарган гамәлләрне җанландырып җибәрергә тырышам.
Сара Садыйкова кебек туры сүзле булмадым. Ләкин үз мәшәкатьләремне, килеп туган аңлашылмаучылыкларны үзем хәл итә идем. Мин дөреслек яраттым һәм яратам.
Ленинградта укыган чорда тормыш бөтенләй башка иде. Безне бер-беребез өчен җан атып, кайгыртып, ярдәм итеп торырга өйрәтеп тәрбияләделәр. Мин башкача тормыш булганын хәтта күз алдына да китерә алмый идем. Казанда барысын да күрдем. Кызганыч, күңел түремдә Ленинград бердәнбер шәһәр булып калды.
1988 елда Ленинград хореография училищесының 250 еллык юбилеендагы очрашу – иң матур истәлекләремнең берсе. Анда дөньяның һәм илебезнең барлык почмакларыннан җыелганнар иде. Сыйныфташларыбыз белән очраштык, кочаклаштык, елаштык. Үзеңә булган игътибарны күрү, тою – нинди зур бәхет бит ул!
ТАССРның 50 еллык юбилее уңаеннан куелган «Сабантуй» циркына очраклы рәвештә килеп эләктем. Беркемне дә тыңламаган Атом кушаматлы атны иярләдем. Башкарган эшеңне яратырга гына кирәк. Шул очракта аның бер авырлыгы да калмый.
Сара Садыйкованың бик күп җырланмаган җырлары калды. Булдыра алганча, аларны җырчыларга биреп калдырырга тырышам. Әнием башка чорда яшәгән, шуңа күрә җырларын да тарихның аерылгысыз бер өлеше итеп карарга кирәк. Югыйсә алар бүген дә бик заманча яңгырый. Хыялым: Сара Садыйкованың һәр җыры бер генә тапкыр булса да башкарылып, яздырылып калсын иде.
Әнинең архивын актарып утырганда, әтинең аңа язган хатларын елый-елый укыдым. «Ник елап утырам соң әле мин?» – дип ачуландым үземне шулчак исемнәрен мәңгеләштерү белән мин шөгыльләнергә тиеш дип уйладым. Һәм бу эштә мин бары тик үземә генә таяна алганымны аңладым. Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарский исемнәре киләчәктә дә онытылмаска тиеш. Алар мәңге яшәсен иде...
Миңа күреп истә калдыру хәтере бик яхшы бирелгән. Шуңа күрә рус телен дә тиз өйрәндем, китаплар да күп укыдым. Хәзер генә ул китап укымыйлар. Бию хәрәкәтләрен дә бик җиңел истә калдыра идем. Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгәндә балетмейстер Гай Таһиров Мәскәүнең зур театрына бию карап кайтырга җибәрде. Рейнгольд Глиэрның «Красный мак» балетын карадым да Казанга кайтып биедем.
Әни Татарстан урамында яшәгән чорда янына кунакка килгәч: «Ник иренеңне буямадың?» – дип ачулана иде. «Әни, мин бит инде пенсиядә», – дигән сүзләремә җавап итеп: «Беркайчан да онытма! Беренче чиратта, син – артист. Һәрвакыт кеше күз алдында йөрисең!» – дия иде. Хәзер дә чәчтарашханәгә йөрим, маникюр ясатам.
Беркайчан да кемгә дә булса ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәячәкмен, чөнки мин пенсия алам. Шул пенсиядән артистларга түлим, афишаларны бастырып чыгарам. Холкым шундый: беркайчан беркемнән берни сорамыйм, барысын да үзем булдыра алганча эшлим. Моның өчен вакыт бик күп кирәк, күп укырга, эзләнергә туры килә. Тәрҗемә дә – чыгымлы эш. Татар теленнән – рус теленә, рус теленнән татар теленә үзем тәрҗемә итәм.
Шәхси тормышта да мин бик бәхетле булдым, иремнән уңдым. Кызганыч, барысыннан да озаграк яшим. Әтине, әнине, иремне, бердәнбер улымны югалттым. Шуңа күрә кайвакыт үземне ялгыз тоям. Ләкин ул кайвакыт кына, гел түгел! Чөнки исән чагымда эшлисе эшләрем күп.
Килә бер көн: син сәхнәдән китәргә тиеш. Вакыт җиткән... Кечкенәдән үк аннан башка тормышны күз алдына китерә алмаганнар өчен бу бик авыр. Сәхнә белән хушлашу зур батырлык сорый. Көч-дәрт бар кебек, ләкин ул заман ритмы өчен җитми. Тормыш синнән башка да дәвам итә, вакытында китә белергә кирәк. Тамашачы синең бер урында таптануыңны да, түбәнгә тәгәрәвеңне дә күрергә тиеш түгел.
Безнең буын, авырлыклар күп булуга карамастан, бәхетлерәк яшәде кебек. Без дан казанган хореографлар белән бер бөтен булып яшәдек, эшләдек. Ә хәзер ул чылбыр өзелде. Чын бию осталарына игътибар да, ихтирам да җитми. Балетның үзенә дә, татар балетына мөнәсәбәт нык үзгәрде. Ярый әле бу заман кешесе түгелмен...
Динара ӘХМӘТ әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк