Бер вакыт тормышымда кара полоса башланды: эшемдә кыскартуга эләктем, егетемнең якын дустым белән миңа хыянәт иткәнен белдем. Эш эзләргә тотындым: резюмелар язып җибәрдем, тик шалтыратучы булмады. Әти-әнидән ярдәм сорарга кыймадым. Ә кесәмдә – тагын бер ай өчен ипотека түләрлек кенә акча. Нишләп бетәрмен дип аптырап йөргәндә, тормышыма кызыл күлмәк килеп керде.
Өйдә утырып ялыккач, сәүдә үзәгенә киттем. Кием алырлык акчам юк, әмма вакыт уздырып, матур әйберләр булса да карап кайтыйм дип уйладым. Әкрен генә атлап барам шулай. Күзем бер кибет киштәсенә төште. Ә анда – күлмәк! Җиңнәре күпертеп тегелгән, билле, озын итәкле, кызыл тукымага вак чәчәкләр төшкән күлмәк. Шундук аны күз алдыма китердем: мин шул күлмәкне киеп шундый матур, бәхетле идем. Түзмәдем, кибеткә атладым.
«Кая барасың син, юләр?! Киемгә түгел, артык ризык алырга да акчаң санаулы бит!» – дип кычкырды эчке тавышым. Әмма мин аны тыңламадым. «Киеп генә карыйм», – дип уйладым. Киеп карадым һәм шундук гашыйк булдым. Күлмәк миңа бик килешә иде, әйтерсең лә махсус минем өчен тегелгән.
Бәясе дә ут иде шул! Бер ай өчен ипотеканы капларлык акча, тиененә кадәр бу күлмәккә китәчәк. Күлмәкне сала алмыйча, көзгедән карап озак кына тордым. «Бу күлмәкне алмасам, мин бәхетсез булам», дигән уй башымнан китмәде. Ул минеке, ул миңа кирәк иде... «Бүген тормышымда бер генә матур вакыйга да юк. Ә күлмәк алу – матур бер вакыйга булачак, кәефем күтәреләчәк», – дип уйладым. Һәм... соңгы акчама бу күлмәкне сатып алырга булдым. «Бүген бәхетле булам! Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган», – дидем.
Кайтканда күзләремнән яшь ага, күңелдә буран уйный. Әле шатланам, әле борчылам. «Нәрсә эшләдем инде мин? Акчам юк, ә үзем күлмәк алып кайтам...» – дип үкендем дә. Өйгә кайтуга, туфлиләремне алып, күлмәгемне тагын киеп карадым. Хан кызы инде менә! Бар үкенечләрем, шикләрем коелып төште. Үземне бөтенләй башкача хис иттем: көчле, матур, горур, уңышка ирешкән хатын-кыз идем мин! Кич буе күлмәгемне салмый йөрдем. Шулай йоклап та киткәнмен.
Иртән уянгач, телефонымны кулга алдым да аптырап киттем: кемдер минем картама 30 мең сум акча күчергән! Ялгышканнар дип уйлап та бетермәдем, бик күптәннән аралашмаган дустымнан хәбәр килеп төште:
«Син миңа үпкәледер инде. Рәхмәт сиңа! Теге чакта 10 мең бирмәгән булсаң, мин бүген матурлык кабинеты хуҗасы була алмас идем. Сине маникюрга көтәм. Әҗәтемне өч тапкыр арттырып җибәрәм. Бу – сиңа рәхмәтем».
Менә сиңа мә! Ә мин ул әҗәтне күптән оныткан да идем инде. Шул ук көнне кич белән әби шалтырата. Бакчасын саткан да акчасын оныкларына бүлеп бирергә уйлаган икән. «200 мең әзерләп куйдым, килеп ал. Кирәгеңә тотарсың. Сез, яшьләргә, акча күп кирәк бит ул», – ди. Мин инде әбине шәһәрнең икенче башына йөгереп барып кочаклап үбәр дәрәҗәгә җиткән идем. Их, әби, белсәң иде син хәзер акчаның миңа ничек кирәк булганын!
Көнем шатлыкта узды. Шул шатлыктан өйләрне җыештырдым, тәмле итеп кичке аш пешердем. Телефонны кулга алырга да онытканмын. Кичен тотсам, чираттагы шатлыклы хәбәр: мине эшкә чакыралар! Бүлмә буйлап биеп йөрдем. Шул чакта күзем эленеп торган кызыл күлмәгемә төште. Әллә бәхетле күлмәк булды инде?! Кичә соңгы акчама алмаган булсам, бүген шушындый бәхет ишелеп төшәр идеме миңа?!
Бер атнадан инде мин ипотекамны каплаган, элеккедән дә яхшырак эшкә урнашкан бәхетле кеше идем.
Ял көнне дус кызым кунакка чакырды. Күптән күрешмәгән балачак дусларын җыя икән. Ул бәйрәмгә, әлбәттә, мин кызыл күлмәгемне киеп бардым.
Бәйрәмдә барысы да мине күреп сокланды. «Син бигрәк матур бүген!» – диделәр. Миңа шундый рәхәт булды. Үзен бәхетле хис иткән хатын-кызның күзләре яна бит ул.
Шунда яныма бер егет килеп басты:
– Син мине танымадың инде, әйеме? – диде ул серле генә елмаеп.
– Танымадым шул. Сезнең минем балачакта булганыгызны хәтерләмим, – дидем.
– Хәзерге мин түгел идем шул ул чакта. Кечкенә буйлы, күзлекле бер елак малай идем. Без бергә уйный идек. Балалар бакчасыннан да бергә кайта идек, чөнки бер подъездда яшәдек, – дип көлде ул.
– Кәрим???
– Әйе. Шулкадәр үзгәргәнменме? Син менә бер дә үзгәрмәгәнсең, һаман да шундый ук чибәр, – диде ул.
Кәрим белән чынлап та бер подъездда яшәдек. Балалар бакчасына бер төркемгә йөрдек. Аннан соң юллар аерылды: икебез ике мәктәптә укый башладык. Соңрак аны башка шәһәрдәге интернат-мәктәпкә укырга җибәрделәр.
Без кич буе сөйләштек. Ул бик озак чит илдә яшәгән булган, ә күптән түгел генә кайткан. «Шәһәр инде үзгәреп беткән, әйдә, мине яңадан таныштыр әле шәһәр белән», – диде. Мин риза булдым.
Аңлагансыздыр инде: Кәрим булачак ирем булып чыкты. Ә мин үземә һаман бер үк сорау бирәм: «Әгәр ул кызыл күлмәкне алмаган булсам, тормышым шулай үзгәрер идеме икән?»
Хәзер ул күлмәк шкафымда саклана. Мин аны бик сирәк киям, әмма һәрвакыт кадерләп тотам, чөнки ул миңа бәхет алып килгән күлмәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Срочно бэхетле кулмэк алырга !
0
0