Нигезләр дә елый

Әллә үзем исәр, әллә күңелемә генә шулай тоеламы – авылдагы ялгыз йортларның тын гына елаганын ишетәм сыман. Ярсый-ярсый да еламый алар, үксемиләр дә, көзге төнне утырып яуган яңгыр сыман, тын гына елыйлар. Күпне кичергән ак әбиләр шулай елый: бар хәсрәтен эченә йотып, бер аваз чыгармый гына...
Кызганам мин ул йортларны. Авыллар аша узганда күзем гел шуларга төшә. Кеше яшәмәгән йорт, әни назын күрмәгән үксез кебек, әллә каян күренеп тора бит ул. Тәрәзәләре үк мөлдерәп, сагышланып карый аның. Бу йортта кайчандыр тормыш кайнап торгандыр, чыр-чу килеп балалар үскәндер, күпме шатлык хисе кичерелгәндер бит югыйсә. Ник аңа юлны оныттылар икән соң? Туган йортның ишекләрен мәңгегә бикләрлек нинди сәбәп килеп чыккан? 
Күптән түгел генә халкыбызның бик абруйлы бер кешесе белән очрашырга туры килгән иде. Туган йортыннан яшүсмер чагында ук чыгып киткән ул. Бүген алар нигезендә бөтенләй чит кешеләр яшәп ята. «Сагынасыздыр бит? Йортыгызны сатканга үкенәсездер?» – дим. Сагынмыйм, ди... Аптырыйм, балачагың узган иң кадерле урыннарны ничек сагынмый яшәп була? Ярый, аларның нигезләре тузып ятмый, өр-яңа йорт балкый ул урында. Шуңа җаны тынычтыр. 
Авылга кайткан саен, үрелеп, каршыдагы йортның тәрәзәсенә карыйм. Ут янмыймы? Бик күп еллар балкымый шул инде бу тәрәзәләр. Яңа хуҗасы да йорт җанлы кеше булып чыкмады ахрысы, анда-санда бер генә кайтып киткәли. Ятим йорт, сагышлы күзләре белән нәүмизләнеп, боегып утыра. Картлар йортында балаларын көтеп яшәүче әби-бабайларга охшатам мин аны. Алар да шулай күзләрен юлларга төбәп моңаялардыр. 
Югыйсә бу йортта кайчандыр дүрт малай үскән. Дүрт малай ишегалдының яшел чирәмендә тәгәрәп уйнаган. Дүртәү идәнен-сәкесен бер итеп чабышкан. Бу йорт дүртесен дә армиягә озаткан. Дүрт егетнең матураеп, үсеп, чын ир-егеткә әверелеп кайтуын шатланып каршылаган. Бүген кара кайгыга баткан тәрәзәләр әле кайчан гына кызыл яраннары, ак челтәрләре белән бакып, бәхетле елмайган. Бусагасында дүрт киленне ак мендәргә бастырып каршы алган ул.
Узган гасырның 70 нче елларында йортларын колхозга сатып, Казанга киткән алар. Китүләренең сәбәбен белмим, бәлки, авылның мең мәшәкатьле, авыр тормышыннан тәмам ялыккан булганнардыр. Безнең авыл олы юлдан ерак, кайтсаң – кайтып, китсәң китүләре ул заманда үзе мең әҗәл. Без кечерәк вакытта кунакка кайткалыйлар иде. Безгә дә, авылдагы башка туганнарына да сугылалар. Аларның бу дөньяга салган беренче авазларына шаһит йортта инде башка хуҗалар яши иде. Кайталар да, урам уртасына басып, кайчандыр үзләренеке булган йортка төбәләләр. Рөхсәт сорап, ишегалдына узалар, учлары белән өйнең бүрәнәләрен, ишек яңакларын сыпыралар. Ташлап киткән өчен, бәлки, эчтән генә нигезләреннән гафу сораганнардыр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде. Сагыналар иде алар авылны, туган йортны.  Ул чакта әле нигезләре яши, анда тормыш кайный иде. Аны менә хәзер күрсәләр, җаннары ничек сыкрар иде. Йорт бит ул хуҗасының кул җылысын тойса гына озын гомерле. 
Авылларда күп хәзер ташландык йортлар. Алар башта тын гына картаялар, аннары чүгәләр, ахырдан бер якка янтаеп,  кадерсез килеш үләләр. Ул йортларның ыңгырашканын башкалар да ишетәме икән? Яннарыннан узганда, интегүләрен күрмәс өчен, карашымны читкә алам. 
Авылда үзебезнең дә йорт яши. Безне көтеп, ялгызы гына картая. Озаграк кайтмасак, үпкәләве күзләренә – тәрәзәләргә чыга. Әллә миңа гына шулай тоеламы? 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: язмыш

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    11888
    4
    110
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11385
    4
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9263
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8582
    1
    51
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4087
    0
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда