Логотип
Күңелеңә җыйма

Әнием кебек әни буласым килә!

Язмамны, балаларча ихласлык белән, минем әнием иң матуры, иң әйбәте дип башласам, меңнәрчә җаннар, офыкларга тәгәрәгән кайтаваз кебек, «минеке дә» дип кабатлар. Һәркемнең әнисе берәү генә, һәркемнеке иң чибәре, иң ягымлысы. Шулай булырга тиеш тә. Әни бит ул!

Мин үземнең якты дөньяда яшәвем, исән булуым өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм әти-әниемә бурычлымын. Әнием – мине дөньяга тудыручы да, үлем тырнагыннан йолып калучы да. Шушы җир йөзенә килеп, әле бер ел гомер дә яшәмәгән мин сабыйга табиблар коточкыч диагноз куеп, өметне өзәргә кушканда да ышанычын җуймаган, айлар буе хастаханә урындыгында йоклап, баштан-аяк гипска, бинтка чорналган нарасыена үз җанын өзеп бирергә әзер булып, яшәү сулышы өргән, әнә шулай миңа икенче тапкыр гомер бүләк иткән кеше ул. Әнинең ул вакыттагы фидакарьлеген, батырлыгын мин еллар үтеп, үзем өч бала әнисе булгач кына бөтен тирәнлеге белән аңладым кебек...



Соңгы вакытларда модага кереп киткән гаилә психологиясе, бала тәрбияләү ысулларын укыйм да, каршылыклы уйлар кичерәм. Көне буена балаңа мең тапкыр «яратам» дип әйтергә, мең тапкыр кочып-үбәргә тәкъдим ителә анда. Әни безне үскәндә алдына утыртып, сөеп, кочаклап-үбеп кенә утырмады кебек. Кирәк вакытта таләпчән дә була белде, әти-әни хакын, кеше хакын хакларга өйрәтте. «Ярдәмгә мохтаҗ беркемгә дә караңгы чырай күрсәтмәгез, кулыгыздан килгәнчә булышыгыз», – дип, әле дә әйтә. Дөресен әйтим, кешегә яхшылык эшлибез дип, үзебезгә зыян салган чаклар да була. Нишлисең, тәрбия шундый – әти белән әни безне битараф булмаска өйрәтте.


Бала яратуны төчеләнү дип түгел, ә гомереңнең һәр мизгелендә гаилә, балалар өчен яшәү дип аңлаган әни мең кат хаклы булган бит! Үзе белән хәзер инде елмаеп искә ала торган хатирәбез бар: институтка укырга кергәч, шәһәргә бик авыр ияләштем. Атна саен кайтам, кайткан саен елыйм. Китәсем килми... Әни мине: «Оялмыйча елап утыра», – дип орышып, оялтып, кабат Казанга озата... Әнә шул вакытта, мин һәр атнаны көткән: «Әйдә, ярар, кызым, кайт, укымасаң укыма», – дигән сүзне әйткән булса, белмим, мин бүген кайда һәм кем булыр идем икән? Шулчактагы кырыслыгы өчен хәзер рәхмәт укыйм мин аңа. 



Бүгенге көндә Әтнә районы Түбән Шашы авылында төп нигезебездә әти белән бер җан, бер тән булып гомер итүче әнием Фагыйлә, беренче карашка, гап-гади татар хатын-кызы. Ир хатыны, килен, дүрт бала анасы, оныклар әбисе. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Гаилә ыгы-зыгысында, йорт-хуҗалык мәшәкатьләрендә кайнашу әнигә дөнья гаменнән хәбәрдар булырга да, әдәбият-сәнгать яңалыклары белән танышып барырга да комачауламый. Хатын-кыз зирәклегенә, сизгерлегенә, игелек тулы җанына сокланып туя алмыйм мин аның. Үз балаларыма да әнием кебек әни буласым килә.



P.S. Язганнарымны кабат күздән кичердем дә, әни кадәр әни турында бигрәк коры, көндәлек җөмләләр тезгәнмен икән дип, нәүмизләнеп калдым. Шул хисләрдән бәгырьдә яңа шигырь сулкылдады...

    Рәхмәтсез дә түгел кебек үзем –
    Синең хакта булсам язарга
    Телем көрмәкләнә, каләм – тутык,
    Язганнарым – бар да ясалма.

    Бер мәгънәсез әллә, әни, кызың –
    Көн тудымы, әзер шигыре.
    Тик берсе дә синең хакта түгел,
    Дөнья гаме баскан шикелле.

    Ә чынлыкта... бар да башкачарак –
    Сабый кебек сине сагынам.
    Күңелемнән көнгә ничә кабат
    Муеныңа килеп сарылам.

    Кабатлыймын күбрәк эчтән генә
    Сиңа әйтер тансык сүзләрне.
    Тыным белән тышаулыйсым килә
    Син атлаган алтын көзләрне.

    Менә тагын күпме гадәти сүз
    Төссез генә тамды каләмнән...
    Сине яратуны шәрехләрдәй
    Ничә кояш табыйм галәмнән?!

    Рәхмәтсез дә түгел кебекмен дә...
    Тугаралмыйм тәмам үземне...
    Беләм, әни, барыбер яратасың
    Утыз яшьлек нәни кызыңны.
    (...«Яратам!» дип әйтеләсе бер сүз
    Ничә юлга тагын сузылды...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сине яратуны шәрехләрдәй Ничә кояш табыйм галәмнән?! Бигрәк матур әйтелгән. Әниең озын гомерле булсын, Гөлүсә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Үзеңә дә, яраткан әниеңә лә сәламәтлек, озын гомер телим! Яратуың, хөрмәтең һәр юлыңда сизелә)). Бик җылы, матур язма!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер сузедә артык та ,ким дә тугел. Искиткеч мәгънәле язылган.Иҗатың дәвамлы булсын.МОЛОДЕЦ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әниләр хакында ярату һәм хөрмәт тулы никадәр мәкаләләр, шигырьләр укыган бар, ә монда Гөлүсәгә генә хас тирән фикер салынган. Барлык әниләргә мәдхия бу. Шундый талантлы кыз тәрбияләп үстергән Ана алдында баш иям...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем шуны гына эйтэсем килэ Голусэгэ: эниегез бэхетле шундый кызы булу белэн, э син бик бэхетле эниен янэшэдэ булып ана узеннен яратуынны, хормэт итенне эйтэ алуын белэн, исэн-сау яшэгез!

            Хәзер укыйлар