Логотип
Күңелеңә җыйма

«Әни, мин өйләнәм!»

Кичә улым Айдар: «Әни, өйләнәм!» – дип әйтте.  Бу сүзне күңелем белән көтсәм дә, шок халәте кичердем...

  Кичә улым Айдар: «Әни, өйләнәм!» – дип әйтте.  Бу сүзне күңелем белән көтсәм дә, шок халәте кичердем. Кухняда ашка токмач кискән җирдән кисәктән башым әйләнеп китте, йөрәгем читлектәге кош шикелле томырылып тибә башлады. Минем хәлне күреп торган улым бер мизгелдә  ике иңемнән дә  кочаклап алды да, акрын гына  кәнәфигә китереп  утыртты. Ирем Гомәр исә  дарулар салган тартманы тартып чыгарды, озак кына эзләнгәч, йөрәк даруын табып учыма салды, стаканлы суны миңа сузды. Мин аптырап калсам, иремнең реакциясе икенче төрле булды: мыек астыннан гына елмаеп,  яшергән җиреннән  коньяк шешәсен табып алды да,  өстәл уртасына «шап» итеп  чыгарып та утыртты. Мин үзем мәчеткә йөрүче, намаз укучы хатын. Ничек кенә тырышсам да, үгетләсәм дә, иремне иманга китерә алмыйм.  Ирем Гомәр – дөнья рәхәте өчен яшәүче кеше: җәй дими, кыш дими, эштән бушаган арада дуслары белән балыкка йөри, домино уйный. Мәҗлесләрне бик ярата. Гармунда уйнап-җырлап, җыелган халыкны үзенә каратып тота. Бәйрәм саен ирем өйгә кунаклар чакыра, минем сүзләрем аның бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга гына. Менә шулай  кичләрен гармун тартып кычкырып җырлап утыруына түзеп яшәргә мәҗбүрмен.  
Минем белән мәчеткә йөрүче бер хатын: «Аракы эчүче ир белән торуның ахыры хәерле булыр микән? Йә иманга китер, йә аерыл инде», – дип әйткән иде. Ахирәт дустымны да аңлыйм. Ләкин гомер буе бер кашыктан ашап, 30 ел бергә гомер кичергән  иреңне ташлап кая барасың? Алда картлык көтә. Авырып, урын өстенә калса, кемгә кирәк соң ул? Әле хәзер түшен киереп йөргән була, алдагысын бер Аллаh белә. Яшибез инде шулай. Иртәнге намаз саен тормыш иптәшемнең акылга килүен, иманга кайтуын сорап дога кылам, тик  нигәдер догаларым гына кабул булмый. «Әллә үзем дә бик чиста күңелле кеше түгел микән соң, иманым сай, ахры», – дип, үз-үземне әрләп тә куям кайвакыт.

Бердәнбер улыбыз үсеп егет булды. Институтның дүртенче курсында укый, аны эшкә урнаштырып, торак мәсьәләләрен хәл итеп куясы бар. Буй җиткән егет, әти-әнисе белән ике бүлмәле фатирда гомер итәсе килмәс. Ипотека алып, кредит түләүгә мин каршы. Кара көнгә дип җыйган акчабыз ба -барын. Бигрәк кыйммәт бит хәзер квартирлары да. Бер бүлмәле фатир өчен 5-6 миллион сум акчаны чыгарып саласы! Гомер буе бер зарплатага яшәгән гади кеше өчен күктән йолдыз алу белән бер ул милек мәсьәләсе. Шуңа халык кредитка батты да инде. Ай саен 40–50 меңне банкка түләп баручы танышларым бар. Дин кешесе өчен кредит алу зур гөнаh, диләр. Ярар, Аллаhы Тәгалә берәр юлын күрсәтми калмас әле. Әти-әниемнең гомерләре озын булсын, фатирны оныгыбызга калдырабыз, дип торалар. Алар бит  Айдар өчен «аһ» итеп тора. Әни пенсиясен дә, иреннән яшереп, Айдарга биреп бара. «Студентка акча бирү бик зур савап, белем алу – энә белән кое казу бит ул», – ди әнием.

Улымның әбисе биргән пенсия акчасын нәрсәгә тотып бетергәнен белсәләр икән алар! Әлбәттә инде, кызлар күңелен күрергә китә ул акчалар. Өйдә утырырга яратмый ул, дуслары белән клубка китеп бара, ресторан, кафеларда да еш була. Ярар, нишләсә дә, үз балабыз. Иң мөһиме – азып-тузып йөрми, «әнием-матурымка», дип, маңгаемнан үбеп кенә тора. И-и, ана күңеле газиз баласының бер җылы сүзеннән эри дә китә инде!  Улым Айдар – безнең бердәнберебез, көтеп алган күз нурыбыз бит. Үзем 25 яшьтә кияүгә чыктым, 7 ел балабыз булмады. Йөрмәгән врач калмады. Хәтта Мәскәүдәге профессорга кадәр барып җиттек. Мин кечкенә чакта салкын тидергәнмен, вакытында тиешле дәвалану алмагач, организмымда үзгәрешләр булган. Шуңа да табиблар балага уза алуыма шик белдерделәр. Халыкта «өметсез – шайтан» дигән әйтем бар, ничек кенә авыр булмасын, төшенкелеккә бирелмәдем, врачлар  язган курсларга йөрдем, кыйммәтле даруларга акча жәлләмәдек. Дөресен әйтим, еллар узган саен, балага уза алуыма ышанычым кимеде, дәвалануга  кул селтәдем, «күрәчәгем шулдыр», – дип, язмышым белән килештем.

Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк,  көннәрдән бер көнне балага узганымны белдем. И-ишатланганнарым! Миннән битәр, әти-әнием бик куанды. Үзем дә гаиләдә бердәнбер бала, иркә кыз булып үстем. Әтиләргә барган саен: «Миңа бабай булырга язмаган икән», – дип, җан ярама тоз салып кайтара иде. Бүген дә Аллаhы Тәгаләгә шөкрана кылып туялмыйм. Улымны бик иркәләп үстердек. Теләгән әйберен алдык, үзебез белән ел саен диңгезгә алып бардык. Кесә телефоны да кыйммәтле, кигән киемнәре дә фирменный кибетләрдән.

Характеры белән иремә охшап, үтә дә шук булып үсте улым. Озын буйлы, кап-кара бөдрә чәчле, дуслары да күп. 18 яшьләрдә  Дон Жуанга әйләнде дә куйды.  Әле бер кыз белән очраша бу, берничә көн узуга, икенче кыз белән мәхәббәт хатлары языша башлый. Хәзерге заман кызларын әйтер идем инде – бик әрсезләр, чибәр егетләрнең муеннарына асылынырга гына торалар. Без яшь вакытта егетләрнең күзләренә карарга ояла идек. Хәзер туташлар хәбәр дә салып тормый, егет яшәгән өйгә килеп җитәләр. Әле бер атна элек кенә звонок тавышына барып ишекне ачкан идем. Карасам, күргәнемә ышанмый тордым: каршымда озын буйлы, йомры күкрәкләренә сыланып торган кофта, кыска итәк кигән чибәр генә яшь кыз басып тора. Үзе бизәнгән-ясанган, колакларына чылбыр алкалар таккан. «Здравствуйте, тетя Галя, Айдар дома? Целый день звоню, трубку не берет!» – ди бу. Мин – яулыклы мөселман хатыны, нинди тетя Галя булыйм инде? Миңа мәчеттә: «Әссәламегаләйкем, Галия абыстай», – дип, бик хөрмәтләп эндәшәләр.  Урысча да рәтләп сөйләшә белмим бит мин. Гомерем буе Казанда руслар арасында кайнап, тәки телләрен өйрәнә алмадым. Анысы өчен бер дә борчылмыйм.

 И-и дөньясы, кая тәгәри диген, ә...  «Ахыр заман якынлашканда хатын-кызлар үзләре егетләр артыннан йөрер», – дип әйтә иде күрше әби.  Миңа өлкәннәр юраган галәмәтләрне күрергә язган, ахрысы! Улым да бездән оялып тормый. Аңа ачуланып та булмый, бердәнбер улыбыз бит. Авыр сүз әйтеп хәтерен калдырсаң, кычкыра башласаң, безне ташлап чыгып китәргә дә күп сорамас. Күршедәге Мария Петровнаның кызы 18 яше тулмас борын әти-әнисен калдырып чыгып китте. Әнисе белән гел талашып торганнар. Хәзер үзеннән 10 яшькә олы бер ирнең фатирында яшәп ята икән, әнисе янына килеп тә карамый ди. Тәүбә-әстәгъфирулла, гайбәт түгел, гыйбрәт булсын. Ходай күрсәтмәсен инде. Яшьләр бит хәзер башка...

Улым кызлар белән бездән качырып очрашмый, чәй эчәргә дип, кызларны өйгә чакырып кына тора. Бер көнне Настяны алып кайткан иде, икенче көнне Венера исемлесе белән килеп керде. Пәрәмәчләрем белән кыстый-кыстый чәй эчерәм яшьләрне. «Айдарик, твоя мама такая хорошая, спасибо Вам», – дип, рәхмәтләрен әйтеп китәләр.  Пакетка берничә пәрәмәч салып, сумкаларына да тыгып җибәрәм. Ашасыннар балакайлар. Институтта укулары бер дә җиңел түгел, кайберләре тулай торакта ач ята. Буйлары да талдан нечкә бит аларның, ашказаннары җылы ризыкка туймый инде. Кайвакыт жәлләп елыйсыларым килеп китә. Улым шаярта: «Әни, килен күрсәтеп йөрим, кайсы ошый, кайсысына өйләним?» – дип сорый. И-и Ходаем, улыма хатын булып киләсе кыз ниндирәк гаиләдән булыр икән? Ана кешенең теләге бер инде – татар булсын да дине ислам булсын. Без үлгәннән соң сәдака өләшеп, дога укытырлык хәерле оныклар дөньяга тусын... Әби-бабайларыбыздан килгән гадәт буенча барлык шартларына туры китереп, матур итеп никах та укытасы килә бит! Кода-кодагыйлар үзебез кебек татар милләтеннән булсалар нинди күңелле. Чөкердәшә-чөкердәшә тәмле өчпочмаклар пешереп, җимешле чәйләр эчү үзе ни тора! 

Даруымны йотып куйгач, бераз хәл керде кебек. Мин улыма: «Тукта әле, Айдар, институтны  бетерергә тагын бер ел бар бит әле. Эшкә дә урнашмаган, торыр җирегез дә юк», – дидем.  Улым бу сорауны көткән иде, ахры, җавабын чатнатып әйтеп куйды! «Соң әни, көтәсе калмаган инде, Эльвира бала көтә!» – ди бу.   Нәрсәәәәә? Минем бу сүздән соң күз алларым караңгыланып китте, телем аңкауга ябышты. Иремнең күзләре май ашаган мәченеке шикелле ялтырап китте, миңа: «Хатын, давай борчылма әле син, бер рюмкадан иманың качмас, стрессны баса», – дип, коньяк салынган рюмка суза. Миңа, намаздагы хатынга шул гына кирәк, иремнең кулын этеп җибәрдем. Рюмка идәнгә тәгәрәде, коньяк озын күлмәгемнең сатин тукымасы аша ботыма акты. Аh, гөнаh шомлыгы, намазым бозылды, иманым качты, ботыма спирт түгелде!  Каударланып, ванна бүлмәсенә йөгердем. Тизрәк киемемне салып, сасы спирт исе аңкыган күлмәгемне кәрзингә ташладым. Белгән догаларымны укып, краннан су агызып җибәрдем. Кайнар душ астында аңыма киләлмичә бер 10 минут басып торганмындыр. «Тукта әле, Галия, бик борчылма. Ходайдан узмас эш булмас, шатланырга кирәк, тиздән әби булачаксың», – дип кабатлап, үз-үземне тынычландырырга тырыштым.
  Башыма яулыгымны бәйләп кухняга чыкканда ирем улымнан сорау алып утыра иде.
Дәвамы:http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ni-min-ylnm-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Бигрэк кызык язасыз) дәвамы кайчан

    • аватар Без имени

      1

      0

      Фәгыйлә, сез бик актуаль тема күтәргәнсез. "Ана кешенең теләге бер инде – татар булсын да дине ислам булсын".

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бу бик узенчэлекле хикэя, чын тормыштан алынган, бик зур рэхмэт сезгэ Фэгыйлэ, азагын котеп калам! 😘🤗🙏👍

        • аватар Без имени

          1

          0

          Чын тормышнын узен язасыз,Фагыйлэ ханым

          • аватар Без имени

            1

            0

            Хикэянен шушы олешендэ гена дэ бугенге кондэ актуаль булган купме проблема кутэрелгэн. Бу образлар артында кемнэрдер узлэрен кургэндер, могаен.Ижатыгызны яратабыз. Дэвамын котэбез.

            Хәзер укыйлар