Логотип
Күңелеңә җыйма

 «Әни, мин өйләнәм! 2»    

– Улым, кем инде ул Эльвира? Бер дә колагыма чалынган исем түгел. Венераңны да беләм: бик матур, акыллы кыз. Озын аяклы Светлана белән дә таныш. Чуаш кызы Галина турында да ишеткән идем. Ә Эльвира турында бер сүз дә әйтмәдең бит!..

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ni-min-ylnm)

(Тормышта булган хәл)

– Улым, кем инде ул Эльвира? Бер дә колагыма чалынган исем түгел. Венераңны да беләм: бик матур, акыллы кыз. Озын аяклы марҗаң Светлана белән дә таныш. Чуаш кызы Галина турында да ишеткән идем. Ә Эльвира турында бер сүз дә әйтмәдең бит!
Ирем көлеп-елмаеп яшәсә дә, кирәк чакта бик җитди була ала икән. Ике ир-ат арасындагы әңгәмәгә хатын-кызның килеп кысылуы бер дә килешле эш түгел. Мин тынымны да алырга куркып, аяк очларыма басып кына йомшак кәнәфигә барып утырдым. Кысып бәйләгән яулыгымны колак тирәсеннән өскәрәк сыпырып менгердем. Нинди дә булса бик мөһим хәбәрне ишетми калмыйм тагын. Улым әтисе биргән сорауларга җавап бирергә кыенсынып, озак кына  ык-мык килеп торды, дулкынланудан яңак битләре кызарып чыкты. Аннары тын да алмыйча улыбыз сөйләгәннәрне тыңларга туры килде.
 – Әти, дөресен әйткәндә, мин Эльвираны белеп тә бетермим. Бик чибәр кыз. Аның белән паркта таныштым. Бер айлап мәхәббәт куерттык та аерылыштык.  Инде Галя белән очраша башлаган идем, Эльвира шалтырата, очрашып сөйләшергә кирәк, җитди сүзем бар, ди. Кафеда очраштык. Ул... балага узганын әйтте...  Шок хәлендә калдым. Абортка бар димәкче идем... Тик шунда кинәт җитди карарга килдем. Әнинең үгетләре искә төште. Бу дөньяда үзең кылган эшләргә җавап та бирергә кирәк. Бала үтереп, гөнаh аласым килми. Мин бит ир-егет. Уйладым да, өйләнергә булдым. Ләкин сез борчылмагыз, бала тугач, ДНК тест уздырачакбыз, үземнең ата булуымны расларга тиеш...
Ирем дәшмәде. Без аның белән күзгә-күз карашып алдык. Бик кызык килеп чыкты әле.
– Ата-анасы балага узганын беләме соң?– дип төпчендем.
–  Мин бу хакта белмим, Эльвираны  бүген кичке җидегә кунакка чакырдым. Сезнең белән таныштырам. Үзегез сорарсыз, – дигән җавап яңгырады. 
Улым киенде дә, безне шок хәлендә калдырып, урамга  чыгып китте. Йөрәгем кабат чабыш аты сыман сикерә башлады. «Йә Аллаhы Тәгаләм, бу төш кенәдер, хәзер уянам да, барысы да элеккечә булачак»,– дип, авыз эчемнән генә белгән догаларымны укый башладым. Тынычландыру дарулары алып эчтем. 
Улыма үгет-нәсыйхәтләрне гел укып торсам да, атасы кебек үзсүзле, киребеткән булды шул. Менә кызларның башларын әйләндерүе үз нәтиҗәсен бирде. Уеннан уймак чыкты. Хәзер менә бер уйламаган җирдән сюрприз ясады – улыбыз өйләнә. Бер белмәгән, күз күрмәгән кызга. Нинди гаиләдән, ата-анасы кемнәр – бер Аллаhы Тәгалә генә белә. 
«Никахсыз килеш кочакланышырга да, үбешергә дә ярамый, зур гөнаh була», – дип, күпме генә тукысам да, колагына да элмәде шул. Айдарның шушы яшенә җитеп җитди итеп очрашкан кызы булмады. Акыл өйрәтә башласам: «Әни, чын-чынлап гашыйк булсам, өйләнәм», – дип җавап бирә иде.
Бүгенге планнарыбыз чәлпәрәмә килде. Мин ахирәтемә чәйгә чакырулы идем. Ирем балыкка барасы җиреннән бармас булды. Килен килә бит, килен! Бер кәгазьгә аласы продуктлар исемлеген яздым да, иремне базарга чыгарып җибәрдем. Бәйрәм табыны әзерлисе бар. Алъяпкычымны халат өстеннән ябып  куйдым да он или башладым. Килен килгән җиргә бәлеш пешерермен, берничә төрле салат ясармын. Эльвираны үз балам кебек яратырмын. Ходай Тәгалә баланы миңа бер бөртек итеп кенә, көттереп кенә бирде. Ә хәзер, Аллыhының рәхмәте, киленле булам, оныгым туачак!
Күңелемне биләп алган борчулар коелган он бөртекләре кебек таралып юкка да чыкты. Җанымны әйтеп-аңлатып бетермәслек шатлык хисләре биләп алды. «Әби булам бит, әби булам. Кыз туар микән, малай микән? И кем туса да барыбер, бәхете-шатлыгы белән тусын», – дип, үз-үземә кабатладым мин. Әллә кайдан күңелемә әбиемнән ишетеп калган борынгы җырлар килеп төште, мин шуларны үз алдыма көйли-көйли ашарга әзерли башладым. Ул арада идәннәрне дә  «ялт» иттереп  юып чыктым, туалет-ванналарны белизна белән юып агарттым. 
Сумкасына продуктлар тутырган ирем дә өйгә кайтып керде. Шатлыктан җырлый-җырлый җир җимертеп эшләп йөрүемне күргәч, гаҗәпләнүдән хәтта сызгырып җибәрде. 
– Син, хатын, мине шаккаттырасың, башкалар синең урында балага узып кияүгә чыккан кызларны бусагаларыннан да атлатмас иде. Ә син күктән йолдыз менеп алган шикелле куанасың!» – диде.  
Иремнең бу сүзләре бер колагымнан керде – икенчесеннән чыкты, җырлый-җырлый эшемне дәвам иттем. 
Кичке җиде тулыр алдыннан өстәлебез тәмле сый-нигъмәтләр белән тулган иде инде. Бер тапкыр да киеп карамаган озын атлас күлмәгемне шифоньердан тартып чыгардым, башыма ап-ак ефәк яулык урадым. Иремә бәйрәмнәрдә генә кия торган костюм-чалбарын үтүкләдем. Аны алдан ук кисәтеп куйдым: «Аракы дип авыз ачасы булма, килен янында мине хурлыкка калдырма», – дидем. «Ярар, хатын, син әйткәнчә булыр», – диде дә, тыңлаучан малай кебек өстәлнең түр башына килеп утырды.  Менә берзаман, ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Каударлана-каударлана ишек ачарга йөгердек. 
Менә улым янында  кыска итеп киселгән җирән чәчле ябык кына кыз басып тора. Йөзендә курку. Ул безне күргәч югалып та калды бугай: «Здрасте», – диде дә башын аска иде, артка чигенде. Ник килгәненә үкенгән бичара хәлендә иде ул. Улым кызның кулыннан тартып диярлек өйгә керергә ымлады. Кара нинди кыюсыз икән минем киленем! Мин Эльвираны күптән күрмәгән якын туганым шикелле кочаклап алдым. «Балам, бер дә уңайсызланып торма! Безнең өй хәзер – синең өең», – дип, ябык кулларыннан тотып залга алып кердем. Әзерләнгән табынны күреп, кыз бөтенләй каушап калды. Бер мизгелдә күзләрендәге курку шатлык нуры белән алмашынды. Ул мине кочаклап алды да: «Вы такая хорошая», – дип, үксеп елап җибәрде. 
Өстәл янында Эльвира үзе турында сөйләде. Кызның әти-әнисе юк икән, аңа 6 яшь чагында авариядә үлгәннәр. Кыз әтисенең бертуган абыйсы гаиләсендә үскән. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Балага узуын белгәч, туганнарына әйтергә курыккан, аборт ясарга дип, табибка киткән. Врач: «Аборт ясатсаң, башка балага уза алмаячаксың», – дип, уйларга бер-ике көн вакыт биреп, өенә кайтарып җибәргән. Көне-төне буе елап чыккан кыз бар батырлыгын җыеп Айдарга шалтыраткан. 
Шул кичне без улым белән киленгә хәер-фатыйхабызны бирдек. Улым Эльвираны өенә озата китте.
Икенче көнне Айдардан: «Улым, җанкисәгем, үкенмисеңме? Мин сине яратып өйләнерсең дип уйлаган идем. Әллә ничек килеп чыкты әле язмышың...» – дим. Айдар мине көчле куллары белән кочагына алды. «Әни,  гафу ит, синең сүзләргә колак салмадым. Үзең эшләгәннәргә җавап та бирә белергә кирәк. Син бер дә борчылма, Эльвира акыллы кыз, балаларны ярата. Мәхәббәт ул  яши-яши килә. Иң мөhиме –  бала сау-сәламәт тусын», – ди.  
 P. S. Бу вакыйгадан соң ике ел вакыт узып китте. Киленем ике игезәк малай алып кайтты. ДНК да ясап торасы булмады: ике оныгым да  улымның копиясе – кап-кара күзле, кара бөдрә чәчлеләр. Бүгенге көндә без ирем белән дөньядагы иң бәхетле әби белән бабай. Киленебез дә әйбәт, «әни-әти», дип, күзебезгә генә карап тора. Айдар  укуын бетереп эшкә урнашты. Хатыны, балалары өчен «аһ» итеп тора. Хәзер Аллаhка шөкер, кызлар улымны эзләп өйгә килмиләр. Өйләнгәнен, игезәк уллары булганын беләләр булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамын көчкә табып укыдым. Ахыры хәерле булып бетте, сөендем

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик позитив эсэр, 👍👍👍

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йөрәгемә май булып ятты

        • аватар Без имени

          0

          0

          👍👍

          • аватар Без имени

            0

            0

            Булган хел дип яздыгыз.Бик эйбет ана,егет те начар тугел.Ата да молодец.Бик ошады.

            Хәзер укыйлар