Хисләремне ничек йөгәнлим? 

 Бу хакта язганнан соң, мине ачуланучылар, гаепләүчеләр күп буласын беләм. Ләкин миңа кемнеңдер киңәше, берәр акыллы сүзе кирәк. Шуның өчен язам да. 

Минем язмышым башкаларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормыйдыр ул. Миллионнарча хатын-кыз минеке шикелле тормышта яшидер дип беләм. Ирем бар, балаларым, эшем... Икебезнең дә әти-әниләребез исән. Бар да бар шикелле, Аллага шөкер, тамагыбыз тук, иртәгә ни ашарбыз дип ут йотмыйбыз. Ипотекага алынган фатирыбыз бар, әкренләп түлибез, кайчан куып чыгарырлар дип хафаланып яшәмибез. Балаларыбыз исән-саулар, тәгәрәп үсеп киләләр. Берсе – башлангычта, икенчесе алтынчы класста укый. Әйе, барысы да бар кебек, ләкин... иң кирәге юктыр шикелле. Моңа кадәр мин бу хакта, гомумән, уйламый идем. Яшибезме – яшибез, башкалар да нәкъ шулай ук яши. Сүзем – ярату хакында минем. 

Яшь чакта бер-беребезне аз гына булса да яратканбыздыр инде, яратмасак, өйләнешмәгән булыр идек... дим дә, күңелемдә башка уй уяна. «Яратмадың бит, кирәк булганга гына чыктың...» – дип битәрли эчтәге «җенем». Дөресе шул: артык хисләргә бирелеп яратмадым мин иремне. Ул тәкъдим ясагач, яхшы кеше, тырыш, сәламәт, дип риза булдым. Тора-бара яратырмын әле, дидем. Ә үзем мәхәббәт романнары укып, үксеп елый идем. Шул романнардагы кебек мәхәббәт булса иде ул, дип хыялландым. Ләкин андый мәхәббәтне очратмадым. Ирем дә мине шашып яраткандыр ,димим. Ул яктан бик басынкы кеше ул. Хисләрен белдерми, матур сүзләр әйтми. Бүләкләр дә бирешмибез... Акчасын эшли, гаиләне карый, читкә йөрми – шуңа канәгать булып яшәп ята идек. 

Быел миңа утыз биш тулды. Үзенә күрә кечкенә генә бу юбилейны бүлектә бергә эшләүче кызлар белән билгеләп үтәргә булдык. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне шулай бергәләп уздыра торган гадәт бар безнең. Өйдән тәм-томнар алып килеп, табын кордым. Тотып куярга теләсәләр дип, берәр шешә шәраб та алдым. Андый гына була инде, берәү дә исергәнче эчеп утырмый үзе. 
Җиләк-җимешләрне бер табакка тутырып, коридорның теге башындагы кранга дип бара идем, үзенең эш бүлмәсеннән мөдир урынбасары чыкты да, кая, булышам дип, кулымнан табагымны алды. Уңайсызлансам да, минем ай-вайга карамый, алма-мандариннарны юышып, кире бүлмәбезгә кадәр күтәреп алып кайтты. Моңарчы андый аулак табынга җитәкчеләрне дәшкән юк иде, бу юлы чакырмасам җайсыз шикелле тоелды. «Төшке аш вакытында тәмле әйберләр белән чәй эчәбез, керегез», – дидем. Чынлап  әйтәм, кермәс, дигән идем. Ә ул керде. Әле җитмәсә матур гына бер букет та күтәргән. Туган көнем белән котлап, шул букетны миңа бүләк итте. Әллә нишләп күңелем тулды. Чит ир кешедән беренче тапкыр чәчәкләр алуым иде бу. Дөресен әйткәндә, үз иремнән дә күптән чәчәкләр алганым юк. 
Матур гына итеп сыйланып утырдык. Урынбасар теге шәрабны ачып, барыбызның да бокалларына салып чыкты. Кызлар минем турында матур-матур сүзләр әйттеләр, котладылар. Төшке аш вакыты төгәлләнгәч, кабат үз эшләребезгә чумдык. 

Шул көннән соң урынбасарның миңа булган игътибары, ничектер, артып китте шикелле. Без кызлар белән ашханәгә кузгалуга, ул да ишеген бикләп, артыбыздан иярә. Анда баргач, билгеле, барыбыз да бер өстәлгә утырышабыз. Сүзгә дә оста булып чыкты ул, аның белән бик күңелле икән. Тора-бара ничектер күңелгә якынаеп китте бит бу урынбасар. Инде үзем дә коридорда аның белән очрашуны көтеп кенә йөри башладым. Аны күрсәм, эчтә ниндидер бер дулкынлану башлана. Әйтерсең яшүсмер кыз гашыйк булып йөргән егетен очраткан! Мондый хисләрдән үзем оялам да. Беләм, беләм, ирем, балаларым бар... Аның да гаиләсе бар... Ләкин аңа булган мәхәббәтем көннән көн арта гына бара. Гел аны гына күрәсем, гел аның гына тавышын ишетәсем килә. Төшке ашка ул безнең белән бармаган көннәрдә үземне кая куярга белмим. 

Аңа булган хисләремне ул да сизә. Ул да миңа тартыла. Зинһар, азгынлыкта гаепләмәгез. Безнең арада берни дә юк. Тик ул чакырса, мин баш тарта алырмын микән дип куркам. Кайчандыр романнардан гына укып белгән мәхәббәтнең көчен менә хәзер татыйм. Чынлыкта мине бу хисләрем куркыта да... Ләкин үземне берни дә эшләтә алмыйм. Бергә эшләгәндә, аны көн дә күргәндә, хисләрем көчәячәк кенә. Әллә эштән китимме дип тә уйлыйм. Чөнки кияүдәге хатынга чит ир-атка гашыйк булуның гөнаһ булуын аңлыйм. 
Алга таба нишләргә миңа? Берәр киңәш бирегезче? 

фото: https://pixabay.com/ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (10)
Cимвол калды:
  • 7 апрель 2021 - 09:44
    Без имени
    Хисең белән идарә итә талмыйсың икән, эшеңнән кит, Балаларың, ирең турында уйла. Ирең - родной человек, ә теге ир - чит-ят кеше. Чын әйтәм.
  • 6 апрель 2021 - 18:40
    Без имени
    Мин хэзер без яшь чакта куп романтик китаплар укыганбыз дип уйлый.Реаль тормышта бик комачаулый ул.Андый мэхэббэт шул китапларда гына инде.Яратышып,матур яшилэр дигэн гаилэнен эченэ кереп карасан,ул синнэн купкэ начар яши,куршенен тавыгы куркэ кадэр дигэн кебек.Ромео бн Джульетта,Тахир бн Зохрэлэр тормыш корып яшэсэлэр,калыр иде микэн аларнын мэхэббэте?Булганына шокер кылып гаилэ бэхетенэ,балалар бэхетенэ куанып яшэргэ ойрэнергэ кирэк.Чит Ир беркайчан да эти була алмый сезнен балаларга.Эле башкалар сезнен тормышка конлэшеп карыйлардыр.Акылыгызны югалтмагыз!
  • 6 апрель 2021 - 16:55
    Без имени
    Ыштанын,ны тошереп кутен,не кычыткан белэн кыйнарга синен,!!!!
  • 5 апрель 2021 - 22:19
    Без имени
    Мин дә яшь чакта, юк, мәктәп елларында ук, мәхәббәт турында бик күп укыдым. Гомерем буена китаплардагы, кинолардагы мәхәббәт булсын иде, дип хыялландым! Ә андый мәхәббәт юк бит ул. Булса да, меңгә бер, ә, бәлки, тагын да азрактыр... Аннары ирләр мәхәббәт турында китап укымый. Хатыннарга нинди мәхәббәт кирәк икәнен күз алдына да китерми. Семья, балаларың булу бик зур бәхет бит! Ә теге урынбасарның уйларында нәрсә икәнен кем белә... Ике семьяны бозарга киңәш итмәс идем мин.
  • 5 апрель 2021 - 20:07
    Без имени
    Упкэлэсэн эйдэ упкэлэ хыяллар була ну йогэн кулда ярату ул яшь чакта балалар булгач Ирен эшлэгэч Сина ни житми хавадагы Торна Сина тугел каргыш кына Сина балаларга ни калдырабыз Табаклы Аш узенэ эйлэнеп кайта
  • 5 апрель 2021 - 20:06
    Без имени
    Кайгыгыз булмаганда,уз башыгызга хесрет эзлемегез,ирегез балчыкта буялып эчеп кайтса, еле кайтып тагы сугенсе,Мажара эзлемес идегез,тыныч башыгызны,тынычсыз итмегез.
  • 5 апрель 2021 - 19:47
    Без имени
    минем бер танышым да 35 яшьендэ шулай мэхэбэт бит бу дип хислэнеп йоргэн иде, эле дэ теге ир эштэн китте! Таныш хатын инде 20 ел элек булган илэслеген колеп искэ ала!
  • 5 апрель 2021 - 19:22
    Без имени
    Мәхәббәт түгел бу, азгынлык хисләре. Чөнки сездә аңа карта хисләр үзе игътибар күрсәтә башлагач кына уянган.Нурания Җамалый төшергән" Ерактагы йолдызым" фильмын карагыз, бик гыйбрәтле. Чулпан хәлендә кала күрмәгез.
  • 5 апрель 2021 - 18:38
    Без имени
    Гаиләгез турында уйлагыз,1мизгел өчен бөтен тормыш юлын,балаларыгыз бәхетен җимерергә ярамый.Гаиләнең иминлеге хатын-кыз кулында!
  • 5 апрель 2021 - 18:35
    Без имени
    Без дә сезнең кебек зур мәхәббәт белән өйләнешмәдек. Яшь ул заман өчен шактый иде. Ләкин яратышып яшәдек. Мәхәббәт телим дип йөрсәң, килеп чыга инде ул бер. Ләкин Андый хис тә узачак бит. Тагын яңаны эзлзрсезме? Юләрләнмәгез. Не нужно пестовать в себе это чувство.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»