Логотип
Күңелеңә җыйма

Каргалган язмыш

Ана каргышы... Кеше өчен иң зур җәза – газиз анасының рәнҗеш-каргышын алу. Каргыш кешене җиде буынга кадәр озата бара, ә якын кешеләрнең рәнҗеше – гомерлек, диләр. Ана кешене йөрәгеннән өзелеп төшкән җан җимешен – баласын каргарга этәрүче сәбәпләр дә бармы икән соң дөньяда?


Лилия Яруллина 


Ни генә әйтсәң дә, бала – ана өчен иң якын җан иясе, тормышының мәгънәсе, яшәвенең асылы. Беркем дә кичерә алмаслык гөнаһларны гафу итүче дә, бөтен кеше синнән йөз чөергәндә яныңда калып, күңел җылысы белән сине җылытучы, җанын бирергә әзер торучы да – әни. Ана кешенең баласына карата мәхәббәте турында татар халкында борын-борыннан бер риваять яши. Яшь егет бик гүзәл бер кызга гашыйк була. Кызый исә, егеткә, әнисенең баш сөягенә шәраб салып китерергә куша, шунда гына аның сөюенең чын икәнлегенә ышаначагын әйтә. Мәхәббәттән күзе томаланган егет газиз әнисен үтереп баш сөягенә шәраб тутыра да, сөйгәне янына китә. Кыз янына килеп җиттем дигәндә, ашыга-ашыга баскычтан менеп баручы егет абынып егыла. Шул вакытта баш сөяге телгә килә: «Берәр җирең авыртмадымы, балам?»
Диләрә ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Үзенең өч сеңлесе, ике энесен тәрбияләшеп, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсә. Холык-фигыле, чибәрлеге, уңганлыгы белән һәркемгә үрнәк булып торган кызга табигый матурлык, акыл мулдан бирелсә дә, нишләптер, бәхет дигән байлыктан өлеш аз чыга. Унынчы класста укыганда классташ егете белән араларында мәхәббәт куера башлый аларның. Дүрт ел яратышып йөргәч, яшьләр өйләнешергә була. Тик... Бер-берсен өзелеп яраткан бу гүзәл парга әллә ятлар күзе тия, әллә язмыш әлеге никахны күпсенә – иртәгә туй буласы көнне Илдар авариягә очрап һәлак була. Шулай итеп, яшьлек туе гөрләргә тиешле көнне 21 яшьлек лачындай егетне җир куенына иңдерәләр. Яшьлек мәхәббәте белән бергәләп балалар үстереп, бәхетле яшәү турындагы хыялларның хатирәсе булып пар балдаклар һәм бер тапкыр да киелмәгән туй күлмәге генә эленеп кала. Диләрәнең ул көннәрдәге халәтен сүзләр белән генә аңлатып бирүе кыен. Сылу гәүдәсенә сыланып, бәхет күкләренә алып менәргә тиешле булган ап-ак туй күлмәген кочаклап бер ай елады да кызый, шәһәргә китеп эшкә урнашты, читтән торып институт тәмамлады, бөтен барлыгы белән эшкә бирелде.
Беренче мәхәббәте, бергә булган кадерле көннәр турындагы хатирләр онытылмаса да, вакыт яраларны аз булса да дәвалады. Юлында ир-ат заты да очрамады түгел. Араларында япь-яшь егетләр дә, читтә кәеф ачу өчен матур кызлар эзләп йөрүче гаиләле ирләр дә бар иде. Тик Диләрәнең күңеле берәүне дә якын итә алмады. Күрше районнан бер егет белән очрашкалап йөргән иде, аракы белән дус булуы ачыклангач, кыз, озак уйлап тормады, араны өзде. Шулай итеп, гомеренең ик матур чакларын ялгыз үткәрде.
Инде күңеленә ошаган ир-егетне очраттым дигәндә генә, аның өйләнгән булуы, ике бала атасы икәнлеге ачыкланды. Рөстәм белән үзенә җан тынычлыгы тапса да, кеше гаиләсен бозу, башкалар өлешенә керү турында уйлап та карамады Диләрә. Үзенә тиң кешене очратып гаилә кору турында өметләре өзелгәч, бер юаныч булыр дип, бала табарга дигән карарга килде ул. Башта әлеге нияте турында Рөстәмгә әйтергә уйласа да, бу уеннан кире кайтты. Балага узуга, Рөстәм белән арасын өзде. Бала белән Рөстәмне үзенә бәйләп куярга да, аның гаиләсендә проблемалар булуын да теләмәде. Балага узу Диләренең тормышын үзгәртте дә куйды. Карынында типкән җан  иясе аның тормышын ямьгә төрде, яшәвенең бөтен мәгьнәсен туачак сабыенда күрде, аның дөньяга туасын түземсезлек белән көтте ул. Бала көтү шатлыгы белән яшәүче Диләрә үзенең сөенечен әти-әнисенә хәбәр итәргә ашыкмады, сюрприз ясарга уйлады. Декрет ялына чыгу белән, күчтәнәчләрен төяп, сөенечен уртаклашырга әти-әнисе янына, авылга юл тотты.
Ләкин туган йортының бусагасын атлап керү белән, сөенечтән иңнәренә үскән канатлар каерылды да төште.
Кызының инде шактый түгәрәкләнгән корсагын күргәч, әнисе агарынып китте.
– Исәнме, әни, – дип каршына килгән Диләрәне читкә этте дә:
– Әй Аллам! Бу ни хәл?! Корсак үстереп кайткан бит! Бөтен авылга рисвай иттең, адәм хурына калдырдың! Шуның өчен үстердекмени без сине?! – дип, үксеп-үксеп еларга кереште.
– Әни, ни сөйлисең син? Тынычлан әле, әни... – Диләрә әнисе тирәсендә бөтерелде.
– Оятсыз, жирбит! Картлык көнебездә атаң белән мине бар дөньяга хур иттең! Алланың каһәре төшсен, зинадан туган балаңның рәхәтен күрмә! – Карт ана елый-елый такмаклады.
Чарасызлыктан, әрнү-рәнҗүдән тамагына төер тыгылган Дилерә нишләргә дә белмәде.
– Әни, нишләвең бу, әнием?! Аңла мине, зинһар өчен! Миңа бит озакламый 35 яшь тула. Илдар үлгәч, үзем дә үлгән кебек булдым. Күпме вакыт үтсә дә, күңелемә ошаган, үз тиңемне таба алмадым. Гомер буе ялгызым тилмерергә тиешмени мин? Үземә бер юаныч, иптәш кирәк бит инде. Картлык көнемдә ялгызым калыйммыни мин! Сезнең оныгыгыз була бит ул, әни. Бу нинди хурлык булсын, шатлык бит бу, әни!
– Бала табасың килсә, исем өчен генә булса да кияүгә чыгалар аны! Кызыгыз зиначы дип күзебезне ачырмаячаклар бит безнең! Сеңелләреңә, энеләреңә нинди үрнәк күрсәттең син?! Ничекләр түзим бу хурлыкка! Мәңге рәхәт күрмә! Ана, күз яшьләренә буыла-буыла, кызын каргады.
– Никләр генә каргыйсың мине, әни?! Минем язмышым болай да каргалган бит инде... Яшьлегем таңында яраткан кешемне кабергә салдым, гомерем әрнеп ялгызлыкта уза. Ялгызым картаеп барам. Әллә минем җаным юкмы? Болай да яралы бит йөрәгем, нигә генә каргыйсың, әни, – дип иңрәде Диләрә.
– Мин риза-бәхил түгел... Балаңнан котылмыйча,  бу йортка аяк басасы булма, атаң кайтканчы чыгып кит!
Әллә куркыныч төш, әллә аяусыз өн булды бу. Дөнья йөзен кара болытлар каплады. Диләрә бер мизгел эчендә тома ятим калды. Үзәкләрне өзеп ана кешенең әрнүле авазы яңгырады.


(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар