Логотип
Күңелеңә җыйма

Каргалган язмыш 2

Күкрәгеннән ургылып чыккан әрнү хисләре Диләрәнең яңакларыннан кайнар яшь тамчысы булып тәгәрәде...

Лилия Яруллина

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kargalgan-iazmys

– Мин риза-бәхил түгел! Балаңнан котылмыйча, бу йортка аяк басасы булма, атаң кайтканчы чыгып кит!

Әллә куркыныч төш, әллә аяусыз өн булды бу. Дөнья йөзен кара болытлар каплады. Диләрә бер мизгел эчендә шыр ятим калды. Үзәкләрне өзеп ана кешенең әрнүле авазы яңгырады:
– Бәхил түгел, бәхил түгел, бәхил түгел…

Диләрә ярымтере, ярымүле кеше кебек өйдән чыгып китте. «Хуш, туган йорт! Һәрбер почмагыңда ваемсыз балачагым хатирәләре сакланган туган нигезем, өй каршындагы пар алмагач, чирәмдә тәгәрәшкән сары йомгак чебиләр, хушыгыз! Хуш, газиз әнием...» Күкрәгеннән ургылып чыккан әрнү хисләре Диләрәнең яңакларыннан кайнар яшь тамчысы булып тәгәрәде.

Әй язмыш! Йөрәк астында яткан сабыен дөнья явызлыгыннан, каргыш-ачудан сакларга теләгәндәй, корсагын куллары белән кочаклап, басу капкасыннан чыгып килүче яшь хатын кайчандыр бу дөньяга бәхетле булырга дип килгән иде. Әнисен, туганнарын, авылдашларын – бар дөньяны өзелеп яратты. Кеше рәнҗетүдән уттан курыккандай курыкты, таш белән атканга аш белән атарга тырышты. Байлык, мал турында түгел, гади генә хатын-кыз бәхете, ана булу бәхете турында хыялланды. Беренче мәхәббәтен салкын гүргә иңдергәч тә үзендә яшәү көче тапты. Яшьтәш кызлары ир канаты астында көн күргәндә, гөрләшеп балалар үстергәндә бу чибәр, булган хатын салкын мендәр кочаклап яшь түкте, тормышның бөтен авырлыгын ялгыз иңнәрендә күтәрде. Аның да бит бәхетле булырга хакы бар иде! Инде ана булу бәхетенә ирештем дигәндә генә, нигә иң авыр газапка дучар иттең бичараны? Әй язмыш! Кырыс син. Аяусыз син. 

...Ике айдан Диләрә ир бала тапты. Бәгыреннән өзелеп төшкән газизен кулына алып күкрәгенә кыскан саен чиксез шатлык хисләре кичерү белән бергә, әнисенең каргаганын исенә төшеп йөрәген телгәләде.

«Зинадан туган балаңның рәхәтен күрмә... рәхәтен күрмә...»

...Улы тууы турында әти-әнисенә телеграмма җибәрсә дә, авылдан хәбәр булмады.

Көн артыннан көн үтте. Бала тууга бер ел вакыт үтеп китте, тик малай тәпи йөрергә дә, беренче сүзләрен әйтеп әнисен шатландырырга да ашыкмады, һаман бер айлык бала кебек ята бирде. Табибларга йөри торгач, баланың дәвалап булмый торган авыру икәнлеге ачыкланды. Диләрә өчен кайгылы көннәр башланды. Больницаларга йөртү дә, имче карчыкларның дәвасы да файда бирмәде. Телсез, хәрәкәтсез диярлек яткан баласына күз салган саен, җаны өзгәләнде яшь ананың: «Әллә соң әнисенең каргышы шушы бала аша газапларга килдеме аны?» «Юк, юк, син миңа газап түгел, никадәрле авыр булса да, мин түзәм, терел генә балакаем, газизем, яшә генә!» Диләрә баласына гомер сорап, Ходайга күпме генә ялварса да, күкләрдә икенче төрле хәл иттеләр – өч яше тулырга бер ай дигәндә, бала җан бирде. Нарасыеның җансыз гәүдәсен кочаклап үкереп елады Диләрә. Хәсрәтеннән жаны теткәләнсә дә, әти-әнисенә хәбәр итәргә үзендә көч тапты. Шул ук көнне кич белән авылдан әтисе килеп төште.

– Шатлыгыңны уртаклашырга килә алмадым, кайгыңны бүлешергә килдем, кызым, – дип, кызын кочагына алды ата.

– Әй, әти, аңламыйсың хәлләремне! Җаным тоташ утта яна бит! Тереләй тәмугка кердем бит! Тәмуг газаплары да җиңелрәктер минем хәсрәтем янында!.. 

Әллә әнинең каргышлары төштеме икән?!

– Балам, ничекләр генә ярдәм итим соң үзеңә?.. Рәнҗемә син әниеңә, кызым, рәнҗемә... Бик нык авырып китте әле әниең…

Улын җирләгәннең өченче көнендә Диләрә әтисе белән авылга кайтып китте.

...Эх! Туган җир диләр аны! Туган нигез диләр! Җаныбыз шунда яралганга якын микән син туган туфрак? Туган җиреннән читтә яшәп, күкрәк тутырып авылының һавасын суларга жирсегән кеше генә белә аның тәмен.

Диләрәнең дә туган йортын сагынуына чик-чама юк иде. Ата-ана йорты бусагасын атлап керүгә, урын өстендә яткан хәлсез әнисенә күзе төште.

– Балаңнан котылмыйча бу йортка аяк басасы булма, дигән идең, әни. Бәгырь кисәгем салкын гүрләрдә ята. Ул монда кайталмый. Ә мин кайттым, әни.

Диләрә күзләрен яшь пәрдәсе томалаган әнисенең каршына тезләнде дә тезләренә башын куйды.

– Кичер, балам, зинһар, булдыралсаң, кичерә күр... Синең бәхиллегеңне алырга гына көттем... 

Әни кешенең калтыраулы тавышында ачыну, сагыш, үкенү, сагыну, ярату – тагын әллә нинди хисләр чагылыш тапты. Диләрә аңлады – әнисенең гәүдәсе генә алар янында, жаны күкләргә ашкына иде (бәлки, бер тапкыр да кулына алып сөеп карамаган оныгы янынадыр?)

– Бәхил, әни, бәхил. Үзең дә бәхиллә мине…

Карт ана ризалык белдергәндәй, баш какты да кызы кулында соңгы сулышларын алып жан бирде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар