Логотип
Күңелеңә җыйма

Ярты кило помидор

Бер шәһәрдә ике күрше хатын яшәгән. Икесе дә ялгыз, икесе дә пенсионерлар. Икесенең дә балалары бар, ләкин балаларның вакытлары юк.

Хәзер шулай бит – тормыштагы иң мөһим нәрсәләргә вакыт җиткереп булмый. Картайган әти-әнинең килеп хәлен белергә, өен җыештырып, кибеттән ризыгын алып кайтырга... Вакытында табибка күренергә дә күбебезнең вакыты юк. Балалар кечкенә вакытта алар белән уйнарга, рәхәтләнеп сөйләшергә безнең дә вакыт җитеп бетмәде... Нишләтәсең, ахыр заман алдыннан кешеләр вакыт җиткерә алмаслар, дигән түгелме соң? 

Менә шушы ике күршенең дә балалары әниләре янына бик сирәк кенә – бәйрәмнәрдә генә килеп күренгән. Тормыш бит тоташ бәйрәмнән генә тормый. Анда гадәти көннәр күбрәк. Көн  туса, тормыш итәргә кирәк: ризыгын пешерергә, юарга, җыештырырга... Авыр булса да, картайсаң да, аларын инде балалардан көтеп ята алмыйсың, үзең эшлисең. 

Менә бу ике күрше дә, әле йөри алганда балаларга салынып ятмыйбыз, дип, бар эшләрен дә үзләре эшләгән. Яшьрәге олырагына кибеттән сөтен-ипиен алып кайткан. Почтага барып, түләвен түләгән. Яшьрәк күршенең ярдәменә каршы олырагы аның песиен карап, ул бакчага киткәндә песине ашатып-эчертеп торган. 

Яшьрәк күршенең шәһәр читендә генә кечкенә бер бакчасы булган. Ул бакчага балалары күптән инде кул селтәгән. Безгә бакча кирәкми, карый алсаң үзең кара, без анда бара да, сиңа булыша да алмыйбыз, дигәннәр. Булыша алмыйбыз дисәләр дә, яз көне килеп түтәлләрен казып кына биргәннәр инде бирүен. Анысын да эшләмәсәләр, бөтенләй оят булыр иде. Аннары, ул 3 сутый җирне казып чыгуның яшь кешегә нәрсәсе бар. 

Апа шул 3 сутый бакчада берничә төп кенә помидорын, берничә төп кыярын, бер түтәл суганын үстергән. Әллә ни зур уңыш алмаса да, пенсиядәге кеше өчен ярап тора инде, иш янына куш. Яз көне кулъяулык кадәр генә җиргә редискасын, укробын чәчкән. Кабагын төртеп куйган... 

Кечкенә генә бакчада төн кунарлык йорт юк, шуңа да ул бакчасына иртән килеп, кич кайтып йөргән. Бакчадан кайтышлый күршесен дә буш итмәгән. Кечкенә генә кәрзиненә берничә редиска, була башлагач – берничә кыяр, бер-ике помидор салып, аңа да керткән. Түтәлдән яңа гына өзгән яшелчәләргә кем сөенмәс – күчтәнәчкә олы яшьтәге күршесе дә бик сөенгән. 

Менә шулай яшәгәннәр. Иртән яшьрәк күрше кулына кечкенә кәрзинен тотып, бакчасына киткән. Өлкәнрәк яшьтәгесе аның карт песиен карап калган. Кич белән яшьрәк күрше кулындагы кәрзингә күчтәнәч салып, өлкән яшьтәгенең ишеген шакыган... 

Бер көнне кичләтеп кенә күршесенең ишеген шакыйм дисә, эчтә ят тавышлар ишетеп, аптырап калган. Ишекне аңа күршенең улы ачкан. Ачкан да: «Анда сине сорыйлар», – дип, әнисен чакырган. «Кем икән», – дип чыккан хуҗабикә ишек төбендә кулына кечкенә кәрзин тотып торган күршесен күреп, йөзен сытып куйган. Янәсе, синмени әле ул бәйрәмне бүлеп йөрүче кеше. «Бүген балалар килгәннәр иде. Туган көнем бит... – дигән ул күршесенең кулындагы кәрзинне теләр-теләмәс кенә алып. – Әле балалар да бик күп ризыклар алып килгән, аларныкын да урнаштырып бетереп булмады. Нишлим инде мин синең бу ярты кило помидорың белән...»

Үз өенә бик хәтере калып кергән яшьрәк күршенең. «Мин дә инде, кем туган көнгә ярты кило помидор күтәреп керә. Алданрак белгән булсам, берәр банка кайнатма да алган булыр идем...» – дип битәрләгән ул үзен. 

Күз алдына күршесенең шат йөзе, андагы мул табын, тәмле ризыклар килгән. Көне буена бакчада казынып, тамагы ачыкканы исенә төшкән. Югыйсә табынга дәшсәләр дә булыр иде, әнә бит нинди мул табын корганнар. Балалары янына утыртасы килмәсә, кәрзин төбенә берәр пирог кисәге салып бирсә дә ярар иде. Кая бәйрәм көнне аларны уйлап торасың инде. Балалары килгәч, шатлыктан башы әйләнеп киткәндер... Яшьрәк күрше шуларны уйлый-уйлый чәй эчкән. 

Кеше шундый бит ул: авыр вакытта бер помидорга да сөенәсең. Ул да әллә нинди зур бүләк булып тоела. Инде тормышың җайланып китсә, авырлыклар да, шул вакытта ярдәм кулын сузганнар да онытыла. Балалары туган көненә килеп, мул табын әзерләгәч, өлкән күрше дә бер-ике көннән гадәти тормыш башланасын онытып җибәргән, күрәсең... 

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар