Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемнең дисбесе 3...

Көннәрдән бер көнне Фатыйманы урамда мәктәп укытучы туктата, кызының укырга йөрми башлавының сәбәбен сорый...

Дәвамы. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese

                           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-2

Яшәргә туган бала икәне сизелеп тора Нәкыянең: бик хәрәкәтчән, зиһенле була. Йөз-кыяфәте белән әтисенә тартым. 15 бала тудырып, җир куенына тапшырган Фатыйма соңгы баласына Аллаһы Тәгаләдән исәнлек, бәрәкәтле гомер теләп ялвара. Ире Сугышта кан койган хатын өчен Нәкыя бердәнбер күңел юанычына әверелә: Колхоз эшеннән бушаган арада кызын кочагына алып, моңлы көйләр суза. 

Фатыйма иренә язган хатларында кызы турында сөйли. Их, Әхмәтҗан кызын күрсә, горурланыр, шатлыгыннан башы күккә тияр иде. Бердәнбер баласын көчле кулларына алыр, бишектә тирбәтер иде... Ләкин ул сугышта, каһарманнарча фашистларга каршы көрәшә. Фатыймага иреннән килгән хатларны укып кына юанырга кала. Хатын сугышка язган хатларында Әхмәтҗанга гаилә, авыл яңалыкларын җиткерә, сагынуын шигырь юллары аша тасвирлый. 

Кызганыч, Әхмәтҗанга туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый... 1944 елның мартында Фатыйма иренең соңгы хатын ала. 

Шомлы кичләрнең берсендә йорт капкасын кагалар. Ул вакытта Фатыйма өйдә була, капкага каккан тавышны ишеткәч, өстенә бишмәтен киеп, тышка йөгереп чыга. Кечкенә кызы ятакта йоклап кала. Капка каккан кеше авыл почтальоны булып чыга. Сугыш елларында авылда бу хезмәтне башкару җиңел булмый. Почтальоннарны көтәләр дә, аңардан куркалар да. Чөнки алар сугыштан сәлам хатлары китерү белән беррәттән, «кара кәгазь»ләр дә китерәләр. Улын, ирен көткән хатын-кызларга бәхетсезлек хәбәрен кемнең алып киләсе килсен?

Почтальон Фатыймага бөгәрләнгән кәгазъ суза. Өчпочмаклы хат түгел, печать куелган соры төстәге кәгазь... Хатын калтыранган куллары белән язуны алгач, башы иелгән почтальон дәшмичә генә килгән юлыннан борылып китеп бара. Аның әле тагын берничә йортка керәсе, кара кәгазь тапшырасы бар... 

Язу Әхмәтҗанның хәбәрсез югалуын хәбәр иткәнен белдергән кәгазь булып чыга... Фатыйма хәбәрне укыгач, хәлсезләнеп, капка баганасына сөялә, күзләреннән эре-эре яшь тамчылары атылып чыгып, алсу битләре буенча аска тәгәри. Тавышсыз гына елый ул... 

Көн артыннан көннәр уза... Фатыйманың күңелендә өмет чаткысы сүнми әле. «Кайтыр, хаты килер», дип үз-үзен юата... Аллаһы Тәгаләдән Әхмәтҗанның исән-имин әйләнеп кайтуын сорый. 

Язмыш Фатыймага сынауларның авырын әзерләгән: көн узган саен, тормыш итү авырлаша. Кияргә кием, ашарга ризык булмый. Хатын колхоз эшендә бил бөгә, тамак хакына кер юу эшенә алына. Аның куллары селтеле судан зәңгәрләнеп чыга, тиресен сала башлый. Ләкин яшь хатын эштән туктамый. Ачтан үлмәс өчен кыр-басуларга чыгып алабута җыя, кара төстәге орлыгын төеп, онга әверелдерә, шуннан мичтә көлчә пешерә. «Бу ризыкны авызга алырлык түгел, ачы... Ләкин шушы ризык ачтан үләргә ирек бирмәде», – дип сөйләде әнисе Зөлфиягә.

Нәкыя үсеп җиткәч тә хәбәрсез югалган әтисен эзләтә, архивларга яза... Әтисенең хатларын кадерләп саклый... Бүгенге көндә Тәҗетдинов Әхмәтҗанның исеме Хәтер китабында урын алган. Фронтовикның оныклары һәр елның 9 Май көнендә бабаларының портретын тотып «Үлемсез полк»ына кушылалар... Зөлфиянең икенче бабасы – Закиров Хәсән дә сугышта катнашкан.

1945 елның язы. 9 май. Ил халкы зурлап Бөек Җиңүне бәйрәм итә. Авылга берән-сәрән исән калган солдатлар кайта башлый: кем аксак, кем кулсыз. Әкрен генә тормышлар җайга салынган кебек була. 

Нәкыянең мәктәпкә укырга керү тарихы да кызык. Кызының мәктәпкә йөри башлавын Фатыйма белми кала. Кыз 6 яшендә күрше кызына ияреп мәктәпкә укырга йөри башлый. Аңа мәктәптә уку бик ошый – ярты ел буе һәр көнне дәресләргә барып утыра. Фатыйма эштән кайтып керми, кызының мәктәпкә йөргәнен башына да китерми.

Көннәрдән бер көнне Фатыйманы урамда мәктәп укытучы туктата, кызының укырга йөрми башлавының сәбәбен сорый. Ана кеше аптырап кала: «Ничек инде укырга йөрми? Аңа әле 6 гына яшь! Мәктәпкә киләсе елга гына барасы», – дип җавап бирә. Укытучы Нәкыянең мәктәпкә сентябрьдән ук йөрүен, бик тырышып хәрефләр үзләштерүен сөйли. 

Шулай итеп, кечкенә Нәкыя мәктәптә укуын дәвам иткән.

Берьялгызы тормыш алып барган Фатыймага җиңел булмый. Йорт искерә, агач коймалар җил-яңгырдан череп, ава башлый. Ялгыз хатынга тормыш алып барырга кыенлаша бара. Җитмәсә, зәмһәрир суык кыш якынлаша. Пичкә ягарга утын әзерләргә кирәк. 

1955 ел. Нәкыягә 12 яшь булганда авылда Сәмигулла исемле ирнең хатыны вафат була. Аның дүрт баласы кала: өч малай һәм бер кыз. Төп йортта Сәмигулланың улы Мотыйгулла да хатыны, биш баласы белән гомер итә. Сәмигулла Фатыйманы кияүгә чыгарга кыстый: «Чык миңа кияүгә! Бергә-бергә яшәү җиңелрәк булыр, кызың да ялгыз булмас. Тормышта бер-береңә терәк булырлык туганнар кирәк...»  

Ялгызлыктан арыган Фатыйма озак уйлагач, Аллага тапшырып, Сәмигуллага кияүгә чыгарга ризалык бирә. Төенчеген күтәреп, кызын җитәкләп ул Сәмигулла торган өйнең ишеген ачып кергәч, өй тулы бала-чага: «Әни килде, әни», – дип, Фатыйманы кочаклап алалар.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese-4)

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар