Логотип
Күңелеңә җыйма

Әниемнең дисбесе 2

Өй каршындагы бакчада моңсуланып торган Зөлфиянең башына яңа уй килде: әти-әнисе яшәгән фатирга барып кайтырга булды...

Дәвамы. Башыhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese

Зөлфия уйларына чумып, көзге кояшның җылы нуры астында озак йөрде. Август азагы булуга карамастан, агачларның яфраклары ямь-яшел. Тагын бер-ике атна, агачлар алтын шәлен ябачак. Көз керә, көз... Коелган яфраклар шикелле көн артыннан көн уза. «Иртәгә, берсекөнгә» дигән планнар белән яшисең, каядыр ашкынасың, чабасың. Тик сизми дә каласың, гомер көзе җиткән була... 

Менә яңа гына атна башланган иде, җомга да килеп җиткән. Зөлфиянең әнисе һәр җомга саен сәдака бирә, вафат булган туганнар өчен дога кыла иде. Нәкыя апа намазга баскач, Зөлфия әнисенә намазлык бүләк итте. Иң йомшагын, матурын сайларга тырышты. Әнисе намаз укыганда өйдәгеләр тын алырга да куркып утыра, тынычлык сакларга тырыша. Дәү әнисе белән дәү әтиләре янына кунакка килгән оныклар да сәҗдәгә иелгән әбиләре янына килеп утыра, аның һәр хәрәкәтен күзәтә. 

Нәкыя апа янына куелган яшел дисбесен кулына алып, бармаклары белән гәрәбәләрне күчерә. Аның башы иелгән, иреннәре иллаһи сүзләрне кабатлый: «Сөбханаллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Лә иләһә иллал-лаһ...»... Ул ике кулын бер-берсенә якын китереп, учларын бергә куша да, Аллаһы Тәгаләдән якыннары, балалары, оныклары өчен иман, бәхет, сәламәтлек сорый. 

Ананың балаларына карата кылган догалары кабул була, диләр. Аллага шөкер, бүгенге көндә Зөлфия дә, Айсылу да бик бәхетле: ирләре тормыш алып бара торган, эшчән, акыллы кешеләр булып чыкты. Оныклар да үсеп килә. Бар нәрсә дә бар, тик янәшәдә башны куярга, кочаклап алырга әти-әни генә юк... 

Иң элек Зөлфиянең әтисе якты дөнья белән хушлашты... Бер дә уйламаганда  эчәклегендә онкологик чир таптылар. Ковид зәхмәте ир кешенең организмын көчсезләндерә икән: Маркиз абыйның начар авыруы өскә калкып чыкты. Кызлары, кияүләре шәһәрдәге иң яхшы табибларны кузгаттылар, чит илдән кыйммәтле дарулар кайтардылар. Операция ясагач, авыруны чиратлап тәрбия кылдылар. Ул вакытта әнисе исән иде әле. Ирен аякка бастырырга тырышты: матур, җылы сүзләре белән юатты, төшенкелеккә бирелмәсен өчен кулыннан килгәнен эшләде. Тиздән ире язмышын кабатлаячагын башына да китереп карамагандыр Нәкыя апа...

Өй каршындагы бакчада  моңсуланып торган Зөлфиянең башына яңа уй килде: әти-әнисе яшәгән фатирга барып кайтырга булды. Нәкыя апа үлгәч, өч бүлмәле фатир һаман буш тора бит. Андагы әйберләргә кагылырга йөрәкләре җитми кызларның. Әнисен җирләгәч, Коръән ашы мәҗлесләрен шушы фатирда үткәрделәр. Нәкыя апа белән Маркиз абый якты дөнья белән хушлашсалар да, йорт аларның истәлеген саклый. 

Зөлфиянең ире эштә, улы Кәрим балалар бакчасында. Өй эшләре эшләнгән, тәмле ризыклар пешерелгән. Улын алырга әле берничә сәгать бар. Зөлфия өйгә кереп, өс киемнәрен алыштырды да машинасын кабызып, юлга кузгалды.

9 катлы кызыл кирпечле йорт ерактан ук күренеп тора. Әти-әниләреннән аерым яши башлагач та, фатирга еш килеп килеп йөрде Зөлфия. Кибеттән ризыклар да алып килә, идәннәрне дә юып китә иде. Әнисенең аяклары авыртканга физик эш башкару кыенга туры килә. Дачаларын да сатарга мәҗбүр булдылар.

Зөлфия 5 нче катка күтәрелеп, таныш ишек янында туктап калды. Гадәт буенча, кыңгырау төймәсенә басарга уйлаган иде. Кыңгырау чыңын ишетеп, әнисе ашыкмый гына ишек ачар шикелле тоелды аңа. Нәкыя апа кызын күргәч шатланыр: «И балам, түрдән уз, ашым яңа гына пешеп чыкты, ачыккансыңдыр», – дип, тизрәк өстәл янына утырырга кыстый башлар. Әтисе дә ашыкмыйча гына кызы янына  килеп утырыр, сораулар яудыра башлар... 

Онытылып китеп, Зөлфия ишек кыңгыравына бармагын тидерде. Бер-ике минут тынлык урнашты. Юк, беркем дә килмәде, ишекне ачучы булмады... Сумкасыннан ачкычны алып, тимер ишекне ачарга кереште. 

Өйдә берни дә үзгәрмәгән: бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Диварда эленгән сәгатьнең текелдәгәне генә тынлыкны боза. Зөлфия сумкасын ишек янындагы пуфикка куйды да йомшак башмакларны аягына элеп, бүлмәләрне урап чыкты. Әнисе бүлмәсенә керде. Нәкыя апа яткан ятак каршындагы йомшак кәнәфигә килеп утырды. Бү бүлмә әнисенең рухын үзенә сыендырган. Берни үзгәрмәгән кебек...  Пөхтә итеп җыеп куелган ятак өстендә әнисенең намазлыгы төреп куелган, дисбесе дә шунда. 

Зөлфия сак кына яшел гәрәбәле дисбене алып учына кысты. Шушы минутларда әллә нәрсә булды кебек, кулы аша ток узгандай булды: тәненең һәр күзәнәге аша җылылык йөгерде. Зөлфия күзләрен йомды. Аның кулын әнисе учлап тоткан кебек булды... Янында хәтта әнисенең сулышын тойгандай булды.

– Дисбе... Ул әниемнең кул җылысын саклый. «Лә иләһә иллал-лаһ, мөхәммәде Рәсүлүллаһ...» – дип пышылдады Зөлфия. 

Әнисе урын өстендә ятканда алар узган гомер, әби-бабайларының тормышы турында сөйләшә иделәр. Зөлфия әнисеннән аның балачагы, әти-әнисе, әби-бабалары хакында сорашты. Ул һәр хатирәне, истәлекне күңелендә сеңдереп калырга тырышты. 

Нәкыя апаның әнисе Фатыйма 1903 елда бай гаиләдә туган. Революциядән соң аның әти-әнисен сөргенгә сөргәннәр. Кулак кызы булып яшәү куркыныч булганга, абыйлары Фатыйманы Әхмәтҗан исемле ярлы егеткә кияүгә бирә. Яшь гаилә Алабуга районы Марты авылында гомер кичерә. Фатыйма 15 бала таба, ләкин аларның туган берсе үлеп бара. 1941 елда Әхмәтҗанны Бөек Ватан сугышына алалар. Ире Сугышка киткәндә Фатыйма авырлы булып кала. 

1942 елның җәендә 16 нчы бала булып Нәкыя дөньяга килә. Кыз дөньяга сау-сәламәт булып туа, иртә аякка баса, теле дә иртә ачыла.

(Дәвамы бар.)

Фото: Изображение от freepik">Изображение от freepik

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/aniemnen-disbese

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар