Логотип
Күңелеңә җыйма

​Аерылу – канатың каерылу

Читтән караганда, бәлки, минем иремнән аерылып кайтуым кемгәдер җиңел генә булып та күренгәндер. Кайттым, яши башладым, кайгымнан сыгылып төшмәдем... Кеше саен җаныңны ярып күрсәтеп йөрмисең лә!
Ни генә булмасын, гаилә таркалу, аерылышу бик авыр кичерелә. Бу адымга инде бергә яшәүнең бер тәме, яме калмагач, киләчәккә өмет тәмам сүнгәч кенә барсам да, аерылу тормышымдагы авыр бер вакыйга булып, әле дә күңелне тырнап тора. үтте, оныттым дисәң дә, барысы да йөрәктә, кагылмасаң гына яралар җөйләнгән кебек, ә кагылсаң... Шуңадыр, ул көннәрне бик искә төшерәсе дә килми. 
 
Гаиләне ике кеше – ир белән хатын кора, берең генә тырышып аны саклап калып булмый. 

Ирем белән аерылышу уе күңелемә кергәннән соң да, берничә еллар буе кискен бер карарга килә алмыйча йөрдем. Инде бергә тору бик авырлашса да, аңардан китсәм, балаларымның тамагын туйдыра алырмынмы, өс-башларына җиткерә алырмынмы дип борчылдым. Ашату, киендерү кебек беренчел ихтыяҗларны үтәүдән тыш, яхшы тәрбия, төпле белем бирү дә бик мөһим бит әле. Ул бурычларны ничек үтәргә? Боларның барысын да ерып чыга алырмынмы? Балаларым кеше арасында ким-хур булып үсмәсләрме?

Мин бары үземә, үземнең көчемә генә таянырга туры килер дип уйлаган идем. ә ул көннәрдә миңа ярдәмгә килүчеләр шундый күп булып чыкты, уйласам, хәзер дә шаккатам. Ул якын кешеләремә мин мәңге рәхмәтле, һәрберсенең исеме күңелем түрендә. 

Ул чакта ике ягымда да упкын төсле иде: калсам да вай, китсәм дә вай. Балалар белән бу темага күп сөй­ләштек, мин аларга барысын да аңлашылырлык итеп төшендерергә тырыштым. Олысы: «Тизрәк аерылыгыз инде, сезнең бит характерларыгыз бер дә туры килми», – диде. Кечесе дә, яше зур булмаса да, үз сүзен кистереп әйтте: «Мин әтине яратам!» Тик күченеп китәргә икесе дә риза булдылар.

Аерылышуга ук иремне алиментка бирергә читенсендем. Ике олы кеше үзара сөйләшеп килешербез дип уйладым, иремне эшендә алимент түләүче итеп күрсәтәсем килмәде. Балаларга тиешле акчаны ирем башта үзе җибәргәләде, аннан сорап аласы була башлады. Ә аннан соң сорагач та, төрле сәбәпләр табып, «хәзергә акчам юк әле», «хатын кушмый» (ул без китеп бер ел узгач өйләнде), «минем хәзер үз гаиләм» дип кире борулар китте. Гарьләнү, хурлану, кимсенүләремнең очы-кырые булмады. 

Алиментка бирүем иремне чыгырдан чыгарды гына дисәм аз булыр – ул миннән андый тәвәккәллек көтмәгән иде, күрәсең. Тик соңыннан хәлләр үзгәрде. Элегрәк тиешлесен дә ялынып кына ала идек, хәзер алимент та килә, аңа өстәп бүләк тә җибәргәли, булышкалый да башлады. Хәер, анысы инде соңрак, балалар үсеп җитеп, үзләре сорап ала башлагач булды. 

Мин үзем балалар аркылы аңардан берни дә сорамадым – балаларны иргә басым ясауда корал итеп куллануны өнәмим мин. Иң беренче чиратта балаларның әтиләре белән элемтәләрен саклап каласым килде. Дөнья хәлен белеп булмый, аларның бер-берсе белән аралашуы, бәлки, киләчәктә тормышларында зур роль уйнар?! 
Тик бу эш мин күзаллаганча җиңел, җайлы гына бармады. Аны миңа һәм балаларына каршы котыртучылар, балаларга әтиләрен начар итеп күрсәтергә теләү­челәр нигәдер шактый күп булып чыкты. 

Минем турыда да балаларыма начар итеп сөйләүчеләр булды. Балалар үземә бу хакта турыдан-туры әйтмәсәләр дә, барыбер сизә идем. Аларның мине яклап, каршы торырга эчтән генә әзерләнүләре, яшерергә тырышсалар да, күренә иде. Әйе, аерылу мактанырдай, үрнәк булырдай адым түгел, тик моңа барган өчен әти-әнисен начар итеп күрсәтү баланың хәлен җиңе­ләйтми. Ул чакта балаларның миңа да, әтиләренә дә тугрылыклы калуларына үзем дә бик гаҗәпләнгән идем. Безнең турыда начар сүз әйткән кешеләр белән алар аралашмый башладылар. Кечесе берничә ел дәү әтиләренә бармады: со­ңыннан гына белдем – дәү әнисе минем турында ниндидер кыек сүз әйткән булган. Кечкенә баланың әнисен яклап шундый адымга баруы хәйран калдырырлык иде.

Аптырарлык, уйландырырлык вакыйгалар күп булды ул чакта. Мин үземне кечкенәдән тыныч холыклыга саныйм. Яңа коллективка күнегү беркайчан да авырлык тудырмады, берәү белән дә сүзгә килеп йөргәнем булмады. Дусларым күп, алар белән озак еллар буе әйбәт мөнәсәбәт саклыйм. Яңа танышларны да тиз табам, кешеләр белән конфликтка керү миңа, гомумән, ят нәрсә дип белә идем. Каян керде безнең гаиләгә бу низаг? Ул турыда мин бик озак уйландым. Мондый хәлләргә башка юлыкмас өчен, үземә кайбер нәтиҗәләр ясау кирәк иде миңа.

Туксанынчы еллар дәүләттә, җәмгыятьтә шактый авыр, катлаулы еллар булды. Забастовкалар, милләтләр арасында бәрелешләр, хезмәт хакы ала алмыйча интек­кән, кибеттә киштәләр бушап калган чаклар. Әллә дәүләттәге, илдәге тавыш, конфликт килеп кердеме безнең арага? Ирем органнарда эшли иде. Чечня сугышы ул чакта ук үзенең мәгънәсезлеге, кирәкмәгәнлеге, аңла­шылмавы белән күпләрнең эчке нәфрәтен арттырды, кешеләрдә агрессия тудырды. Андагы сугыш хәрә­кәт­­ләрендә катнашучылардан күпләренең гаиләләре җимерелде, кемдер шәхес буларак юкка чыкты. Бөтен гаепне сугышка гына сылтап калдырасым килми, анда катнашу яки катнашмауны инде сайлый алырлык яшьтә иде ирем. Тик илең белән шундый мәхшәр эчендә яшәгәндә, кемнең дөрес, кемнең ялгыш юлда икәнен тиз генә аерып буламыни ул?!. Кыйбланың кай тарафта икәнен чамалап кына тойган еллар иде әле ул.

Аерылышу китергән шаукымнар да сугыш афәтеннән ким булмады. Башта төрле көтелмәгән чирләр белән бер-бер артлы балаларым авырды. Аларны һәрьяклап тикшертеп, дәвалап, аякка бастырганнан соң үзем сыгылып төштем. Сынарга хакым булмаса да... Алты тапкыр төрле клиникаларда яттым, Ходай саклады, дуслар булышты – савыктым. Шул вакытта уйладым да инде: миңа бер-бер хәл булса, әтиләре бик тә кирәк булачак икән балаларыма. Мин больницада ятканда хәлемне белергә килүчеләр күп булса да, балалар өйдә үзләре генә торган булып чыкты. Операциядән чыккач, кухня өстәле тартмасын ачтым да, аптырап калдым – супермаркет пакетлары белән туп-тулы. «Каян болар?» – дим балаларга. «Анда күмәчләр тәмле», – дип җавап бир­деләр. Мин югында ашарга пешерүче булмагач, гел күмәч ашап торганнар болар. җан асрау өчен күмәч ашау да җитә, билгеле. Тик бала өчен иң авыры – ялгызлык. Кечесенең шул вакытта әйткәне хәтеремдә: «Мин теләсә кем белән күрешмичә, сөйләшмичә, хәтта әрләшкән көе дә тора алам, тик әни ачуланса, йә авырса үземне бөтен дөньяда япа-ялгыз хис итәм».

Балалар алдында мин аларның әтиләрен кимсет­мәдем. Аның кечкенә генә уңышларына да балалар белән бергә куандым. Иремә дә рәхмәт, ул аларга гел: «әниегезгә булышыгыз», – дип әйтеп торды. Каникулда әтиләре янына баруларын да хуплый идем. Елына бер булса да балалар янына ул үзе дә килеп китә иде. Интернет юк заманнар иде әле – балалар әтиләренә гел хат язып тордылар. Әтиләреннән килгән хатларны әле дә саклыйбыз. 

Иремнең туганнары, аның әти-әнисе – кайнатам-кайнанам белән дә араларны бозмадым. Тормыш бик кызык бит ул – икенче киленнән дә уңмадылар. ә миңа карата мөнәсәбәт тора-бара җылынды гына. «Үлгән сыер сөтле иде, калган сыер бетле булды», ди халык мондый очракта. Минем холкымны моңарчы начар дип кенә белүчеләр яхшы сыйфатларыма да игътибар итә башладылар. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр килә башлады.

Инде хәзер, балалар үсеп җиткәч, зур канәгатьлек белән әйтә алам: әтиләре белән һәрвакыт турыдан-туры элемтәдә алар, сөйләшеп, аралашып яшиләр. Гаилә – кешеләр бергә яшәү өчен уйлап тапкан чара дип уйлыйм мин үзем. Тик кеше бөтен гомерен, язмышын гаиләгә генә багышлый алмый, багышларга тиеш тә түгел. Миңа гаилә бала табу һәм үстерү өчен кирәк булган, күрәсең, башка кияүгә чыкмадым... Әмма мин, үзем дә сизмичә, гомерем буе иремә охшаган кеше­ләргә тартылганмын, ахрысы. Эшемдәге түрәмнең, автомеха-ни­гымның һәм адвокатымның – барысының да әтиләренә охшаган булуын балалар да абайламый калмады.

Безнең язмыш шундый булгандыр инде – араларда меңләгән чакрымнар ята – дүртебез дүрт җирдә, дүрт континентта яшибез. Барыбыз да үз тормышыннан канәгать, яңа үрләр яулыйбыз, яңа уңышларга юл тотабыз һәм... бер-беребезне бик сагынабыз, юксынабыз.

Минем туган көнем, менә-менә кунаклар килергә тиеш. Балаларның әтисе – элекке иремнән смс-хәбәр килеп төшә, бәйрәмем белән котлаган. Җавап бирергә вакытым юк, мичтә бәлеш пешә, табын әзерлисем бар. Ун-унбиш минут та үтми, кызым шылтырата: «Әти борчылып хәбәр итте, нишләп син аңа җавап бирмисең?» – ди...

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    гайлэсен саклап калган булса яхшырак булган булыр иде, ни кызганыч, татарнын акылы тоштэн сон дилэр бит, халык эйтсэ хак эйтэ....

    Хәзер укыйлар