Логотип
Милләттәш

Бухгалтер шулай уйлый...

Яңа Зеландияме, әллә Кипрмы? Бәлки, Австралиядер?

Әңгәмәдәшемнең бу сорауга җавап тапканын инде беләм. Үлчәү тәлинкәсенә барысын-барысын (яшәү хакын, фатир чыгымнарын, өйгә, дөньяның башка почмакларына очу өчен билет бәясен) салып караганнан соң, ул әлегә кабат Кипрны сайлаган. Әлегә дим, чөнки аның хәзер теләсә кайсы илдә эшләү мөмкинлеге бар.

Теләче кызы Алисә ГАЛИУЛЛИНА – АСА квалификациясенә ия булган белгечләрнең берсе. Финансистларга аттестация уздыру белән шөгыльләнүче бу Халыкара оешмага Бөекбританиядә 1904 елны ук нигез салынган. Дөньядагы иң дәрәҗәле квалификация дип санала ул. АСА лицензиясен алу өчен берсеннән-берсе катлаулы 15 имтихан тапшырырга кирәк. Әлбәттә, инглиз телендә. Мондый дипломы булган белгечкә «Кайда укыдыгыз, нинди программаларны беләсез?» дигән сорауларны инде бирмиләр...

Алисә – аудитор. Катлаулы, авыр һәм шул ук вакытта кызыклы һөнәр бу. Һәр компания ел саен финанс отчеты бастыра – үзе турындагы финанс мәгълүматларын ача. Һәм алар бу саннарны аудитлар аша раслатырга тиешләр. Әлеге отчетның дөреслеккә туры килүе беренче чиратта акционерлар өчен мөһим. Аудиторны бәйсез ревизор – тикшерүче дисәң дә була, ул белемле генә түгел, гадел дә булырга тиеш.

Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, Алисә Казанда, аудит һәм консалтинг белән шөгыльләнүче PwC Халыкара компаниясендә эшли. Аудитор компанияләренең «зур дүртлеге»нә керә ул. Өч ел элек Алисә Галиуллина зур бәйгедә катнашып җиңеп чыга һәм элеге компаниянең Кипрдагы офисы белән контракт төзи. Кипрда руслар шактый, Россиядә акцияләр тотучы идарәче компанияләр дә байтак – алар белән эшләү өчен рус телле белгечләр кирәк. Контракттагы шартлар буенча, компания аны укыту чыгымнарын да үзе күтәргән.

Без Алисә белән ул кабат Кипрның башкаласы Никосия шәһәренә китәр алдыннан очраштык. Чит илдә уку, эшләү, андагы кешеләр белән аралашу аны ничек үзгәрткән – күбрәк шулар турында сөйләштек.

***

Табиб, галим кебек башкаларның тормышын үзгәртә, аңа ниндидер кыйммәтләр өсти торган һөнәрләр бар. Кешелеккә файда китерү, аны яхшырту өчен алар сыман баш күтәрмичә хезмәт итсәң дә дөрестер... Кипрда эшли башлагач, мине дүрт айга Мәскәүгә командировкага җибәрделәр. Офиста барысы да минем кебек яшь егетләр-кызлар. Иртәнге тугызда килеп утырабыз, кичке унга кадәр башны күтәрмибез. Сак хезмәте офистан куып диярлек чыгара. Ашханә белән тренажер залы тәүлек әйләнәсе эшләсә, офиста яшәргә дә була, дип көлә идек. «Бу бик мөһим, кирәк эш, сез – команда», – дип үсендереп торсалар, мондый режимга түзәсең. Әмма билгеле бер вакытка, йә сәламәтлегеңне югалтканчыга кадәр генә. Болай эшләргә ярамаганын мин Кипрга баргач кына аңладым. Алар өчен гаилә беренче урында. Балалары белән аралашалар, әти-әниләр янында булырга тырышалар... Ашыгыч эш килеп чыкканда, офиста көне-төне ята аласың, әмма башка чакта ял көне – ул синең көнең. Һәм бу дөрес!



***

Кипрдагы офиста минем белән бер елны эшли башлаган унбиш кешенең икесе генә Россиядә укыган. Мин һәм тагын бер кыз. Калганнар читтә белем алган: Англиядә, Норвегиядә, Германиядә... Аларның инде тормышка карашларына кадәр бүтән. Башта аларга карап гаҗәпләнә идем: ничек инде ике ял көнен каядыр үткәрергә була дип. Тауларга барырга яки Төркиягә очарга... Аннары үзем дә шулай эшләп карадым. Бер тапкыр, ике... Ошады! Ике ял көне бик озын да була ала икән ул!

Кипрлар үзләре дә башка кыйммәтләргә өстенлек бирә. Алар озак итеп гапләшеп, сөйләшеп утырырга яраталар, ашыкмыйлар. Шуңа күрә, бәлки, гомерләре дә озынрактыр – 100 яшьне узучылар байтак. Сирәк авырыйлар.

***

Әти-әнием, якыннарым читкә китүемә риза булдылар дия алмыйм. Алар еракта яшәвем белән әле дә килешеп бетә алмыйлар. Ә дусларым өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булмады. Моңа кадәр дә илләрне күп гиздем. Юлга үзем генә дә чыгып китә алам. Башта тирә-юньдәгеләр шакката иде, аннан ияләштеләр. Европа белән танышуны Финляндиядән башлаган идем. Америка җырчысы Бейонсе концертына Германиягә бардым... III курстан соң «Work and Travel» программасы буенча Америкага эшкә исә дус кызым белән чыгып киттем, анда да очраклы рәвештә генә икәү туры килдек. Кипрда менә күбрәк дуслар белән сәяхәт итәм. Бергә күңеллерәк! Ял көннәрендә генә каядыр барып кайту мөмкинлеге бар анда – моның өчен күп акча кирәкми. Барасың, карыйсың, ошый икән, ул җирләргә кабат әйләнеп кайтасың... Нидер күрүдән бигрәк, мохитне алыштыру, башка телләр даирәсендә, башта мәдәнияттә, климатта яшәп алу өчен баралар анда.



***

Самолетта урыныбыз бер абзый белән янәшә туры килде. Сөйләшеп киттек. Сербиядән булып чыкты ул. Ләкин инде күптән Америкада яши икән. Галим кеше, энергиянең альтернатив чыганакларын өйрәнү белән шөгыльләнә. Ниндидер документлар артыннан туган ягына очуы. «Сагынасызмы?» – дип сорадым. «Беләсеңме, мин ташларны сагынмыйм, бары тик кешеләрне генә юксынам, – диде ул. – Ә якыннарым – гаиләм үзем белән бергә Америкада минем...»

Иң якын, иң кадерле кешеләрем – әтием, әнием, сеңлемнең янымда булуларын теләгән чаклар еш була. Бигрәк тә үзем күргәннәрне аларга күрсәтә алмаган мизгелләрдә. Парижда, үзәгем өзелеп, шушы тойгыны кичергән идем. Сена елгасы аша Эйфель манарасына карап торам. Матур! Әмма миңа рәхәт түгел – шушы матурлыкны карарга янымда алар юк... Яңа Зеландиядән дә, әйткәнемчә, шуңа баш тарттым, артык ерак: аларга килергә дә, миңа кайтырга да. Андагы ул тауларга, вулканнарга үзең генә караудан ни кызык?



***

Литвада туып-үскән бер танышым бар. Әллә ничә кан кушылган аңарда. «Мин Литвада яшим, әмма үземне литвалы дип саный алмыйм, – дип сөйләде ул. – Без шәһәрнең русча сөйләшкән өлешендә торабыз – җирле халык өчен без ят. Польшада да мине үзләренеке дип санамыйлар, чөнки полякча белмим. Россиядә дә мин чит: русча сөйләшсәм дә, мәктәптә укымадым – рус мәдәниятеннән еракмын». Мин ул кызны кызгандым. Үзеңне бер мәдәнияткә, бер халыкка да кертә алмау – фаҗигадер ул. Дөньяның нинди генә почмагында яшәсә дә, үзен космополит – галәм кешесе дип санаса да, кешенең җаны бары тик бер телгә, шул телдәге көй-моңнарга «җавап бирергә» тиештер. Тамырларыңны, туган телеңнең нинди тел икәнен белү бик мөһим, минемчә.



Минем үземә татар җыр-моңнары бик нык тәэсир итә. Хәер, театр да... Сеңлем пианинода уйный, һәр кайтышыма ул татар композиторларының яңа әсәрләрен өйрәнеп куя. Ә әни мине янына утырта да, без икәү Рөстәм Яхинны тыңлыйбыз: «Син кайда идең», «Дулкыннар», «Серле күзләр»... Мин нигәдер гел елыйм... Әни моны: «Терапия», – дип атый.

***

Кешеләр – агачлар түгел, тамырлары белән җиргә берекмәгән, алар күчеп йөри ала. Танышларым арасында инде унга (!) якын илдә яшәп караганнар бар. Илләр алыштырудан курыкмаска кирәк. Мөмкинлегең булса, әлбәттә. (Һәркемгә андый мөмкинлек чыгып та тормый.) Аннан соң, моны бөтен кеше теләми дә. (Бу да табигый!) Яшермим, катлаулы. Беренче адым бигрәк тә авыр. Бер дус кызым гел Лондонны күрү турында хыялланды. Аннан, ниһаять, тәвәккәлләде. Юлга берүзе чыгып китте! «Самолетта очканда да күңелемдә коточкыч курку хисе иде әле», – дип сөйләде ул соңыннан. Әмма шундый канәгать иде кайтканда! Югалмаган, адашмаган, нәрсә күрергә теләгән – барсына да өлгергән... Кипрга киткәндә мин дә борчылдым. Социаль челтәрдәге фотосурәтләрдә елмайган йөзеңне күреп, бар да яхшы икән дип уйларга мөмкин. Чынлыкта, башка мәдәнияткә барып керү бик җиңел була алмый. Монда үз самоварың белән килә алмыйсың – аларча яшәргә тиешсең. Миңа яңа дөнья ачу һәрвакыт кызык – авырлыкларны шуңа җиңәмдер.

***
Американың элеккеге президенты Барак Обаманың хатыны Мишельдән бер интервьюда: «Хатын-кыз барысына да ирешә аламы: матур гаилә корырга да, карьера төзергә дә?» – дип сорадылар. «Әйе, ләкин берьюлы түгел», – дип җавап бирде ул. Бездә күпләр стандарт буенча яши: укый, кияүгә чыга, бала таба... Һәм бу тәртипне бозсаң, нигәдер сине гаепли башлыйлар. Югыйсә, хатын-кыз бу мәсьәләдә бер-берсен ныграк та аңларга тиеш кебек. Һәркемнең үз сукмагы бит. Группадашларым арасында укуны тәмамлауга, кияүгә чыгып, әни булучылар да бар. Диплом алуга, Тибетка китеп, медитация белән шөгыльләнүчеләр, аннары гына эшкә урнашучылар да. Минем кебек, әлегә беренче урынга эшне куючылар да...

***

Әни Кипрда чак. Аның белән икәү диңгездә яхтада йөзәргә чыктык. Яныбызга Мәскәүдән ялга килгән бер ханым утырды. Шактый кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Бер фикере күңелемә кереп калды. «Ни өчен Россиядә хатын-кызлар «янган йорт эченә дә керәләр, чабып барган атны» да иярлиләр? – диде ул. – Ирләргә тел-теш тидермиләр, ни булса да түзәләр. Сәбәбе бик гади: без – сугыш чоры балалары, әтисез үстек, шуңа күрә бөтен йөкне үз өстебезгә алырга күнектек. Һәр ир-атны Аллаһы Тәгалә урынына күрдек. Кызганыч, кызларыбызны да шуңа өйрәттек». Татар хатын-кызының үзе хакында иң соңыннан гына уйлавының да бер сәбәбе шушы түгелме?

***

Бездә ата-аналар белән балалар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Хәтта артык нык бугай... Янәшәмдә эшләүче хезмәттәшләрем төрлесе-төрле илдән. Күзәтәм: аларның – үз тормышы, әти-әниләренең – үзенеке. Балаларын үстереп озаткач, аларны сагынып кына утырмыйлар: эшлиләр, ниндидер хоббилары бар. Парлап кафеларга йөриләр... Әти белән әни генә түгел, ир белән хатын да бит әле алар. Ә бездә гел бала дип кенә яшиләр, үзләренең бердәнбер тормышлары узып киткәнен сизми дә калалар. Шуңа да әниемнең сәяхәт итүен телим. Ахирәтләре белән очрашуын. Ниндидер социаль проектлар белән шөгыльләнүен. Китаплар укуын... Балалары аякка басканнан соң, ниндидер планнар төзеп, максатлар куеп тагын бер тормыш яшәүчеләр – иң кызык кешеләр...

***


Кипрга киткәч кенә кешенең хоббие – күңеленә якын бер мавыгуы булу аның өчен никадәр кирәк икәнен аңладым. Хезмәттәшләреннән башка да дуслары булсын аның, эштән соң буш вакыты да калсын... Бу яктан Кипр халкы безгә үрнәк. Анда, гомумән, тормыш бер җайга ага – бездәге кебек кризислар юк, кешеләре дә шуңа тынычтыр. Аларның бик кызык ике гыйбарәсе бар: «сега-сега» һәм «дакси», диләр. Хәлең ничек дигәч, «сега-сега», ягъни, «әкрен генә» дип җавап бирергә мөмкиннәр. «Дакси» – «ярар ла» дигәнне аңлата. Сөйләмдәге бу сүзләр күп нәрсә турында сөйли.

***

Инглиз телен инде беләм, дип аңлаган мизгелдән күңелдә бушлык туды: ә хәзер нишләргә? Тоттым да... француз теле өйрәнергә киттем. Кипрга барып, ел ярым үткәч булды бу. Әйткәнемчә, эш белән генә яшәмәскә кирәген аңлаган идем инде. Франция турында бик күп укыдым: тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, хатын-кызлары. Егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаиләгә карашлары... Ике тапкыр бу илдә булырга өлгердем. Әни белән боларның барысы хакында сөйләшеп утырганым булды. «Күрәсеңме, алар бөтенләй башка төрле, – дим. – Әмма кайбер нәрсәләрне алардан без дә үзебезнең тормышка күчерә алабыз». Күпләр француз хатын-кызларының нәфислегенә, зифалыгына шакката. Алларында һәрвакыт десерт, ә алар барыбер тазармый. Моның бер сере – һәрчак бизәлгән өстәл артына утыру да. Алар эстетика ярата: киемдә дә, ризыкта да... Мин дә ашарга утырганда, өстәл бизәүне гадәткә әйләндердем. Ошый!

Кич белән үзеңә вакыт калдыр дигән кагыйдәләре дә ошады. Интернетны өз, телевизорны сүндер – 10 минутыңны үзеңә багышла. (10 минутың юк икән – тормышың юк, диләр алар.) Ваннага кер, маска яса, җаның теләгәнне аша (әмма күп түгел!). Үзеңне кечкенә рәхәтлекләрдән мәхрүм итмә: иннек сатып ал, яңа хушбуй, сумка... Француз хатын-кызы табигый булырга тырыша: чәче йокыдан яңа гына торган кебек күренергә мөмкин, ә баксаң, ул моңа ирешү өчен бер сәгать тырышкан!

***

Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Укырга ярата идем – кулымда һәрвакыт китап булды. Синнән таләп ителгәннән аз гына күбрәк белү – тормышта һәрвакыт үзен аклый. Шунда ук түгел, билгеле. Өстәмә дәресләр алуымның менә берсе дә юкка булмаган – кайчан да булса бер кирәкләре чыга. Сеңлемә дә шуны аңлатам. Иркә миннән 11 яшькә кечерәк. Әмма без аның белән бер дулкында, чөнки алар башка буын – үз яшьләреннән күпкә акыллырак. Аларны әти-әниләр «син иң яхшысы, иң акыллысы» дип тәрбияли. (Әни миңа күпкә кырысрак булды!) Бүгенге яшьләрнең күп игътибарын интернет ала, аларга үҗәтлек җитми: уйлаганнары килеп чыкмаса, шунда ук «юк, эшләмим» диләр дә ташлыйлар. Башлаган эшеңне ахырга җиткерү бик мөһим бит ул.

Соңгы клиентым «Мегаполис» компаниясе иде. Директоры Россиядән, элеккеге аудит. Бик катлаулы эш булды. «Китәргә бер ай гына вакытың калды, бу кадәр тырышма, ташла», – диделәр. Соңгы ноктаны куймыйча ничек туктыйсың?! Нәтиҗә беркем көтмәгәнчә булды: клиент миңа бик шәп контракт тәкъдим итте. Француз теле өйрәнүем дә юкка түгел – кирәге чыгар дип уйлыйм.

***

Эшли башлагач, әни: «Бәлки кредитка машина алырсың?» – дигән иде. «Мин: «Самолетка билет алам!» – дидем. Кемгә – нәрсә. Иң зур байлыгым – дөньяның төрле почмакларында төшкән фотосурәтләрдер. (Аннан, әлбәттә, белгеч буларак туплаган тәҗрибәм!) Франция, Бельгия, Германия, Британия, Черногория, Румыния, Болгария, Израиль, Грузия, Төркия, Украина, Австрия, Италия... Әлегә шулар. Күрәсе килгәннәре тагын да күп!

***

Клиентлар арасында очрамаса да, хезмәттәшләрем арасында татарлар бар. Курганнан Катя Гыйниятуллина, аның әти-әниләре Татарстаннан. Татарча сөйләшмәсә дә, күп нәрсәне аңлый. Санкт-Петербургтан бер кыз. Аннан бертуган Гомәровлар. Алар Балтыйк буенда – Литвада үскәннәр, Уралга әбиләре янына кайтып йөргәннәр. Өчпочмаклар пешереп, дусларымны кунакка чакырдым шулай. Рөстәм белән Артур да килделәр. Алар кадәр өчпочмакка сөенгән кеше булмады! Тамырларга тартылу читкә киткәч уяна икән – минем белән дә шулай булды... Казанны гел матур дип сөйлим. Узган кыш бер танышым Кипрдан Татарстанны күрергә килде. Бик ошаткан! Эштәгеләрне чәкчәк белән сыйлаганым бар. Нәрсә икәнен бик озак аңлаттым. Яраттылар. Әмма кипрлылар бик консерватив: 100 ел элек тә үз пирожкиларын ашаганнар, хәзер дә. Яңа мәдәниятләр өчен алар ябык. Мин менә аларның аш-суларын беләм, инде әзерлим дә.

***

Опра Уинфри – Америкадагы бик билгеле продюсер, алып баручы. Үзенең ток-шоуына бер психологны чакырган иде. «Бала үскәч, әти-әниләр менеджменттан консультантка әйләнергә тиешләр», – дип сөйләде ул. Мин кабул иткән карарлар белән килешергә әни дә өйрәнә инде. «Юк, алай эшләмә» яки «менә шулай эшлә» дигән сүзләрне мин инде аңардан ишетмим. Кайбер нәрсәләрне үзем хәл иткәнмен икән, аның өчен бары үзем җаваплы икәнне икебез дә аңлыйбыз.

***



Кипрда үзем өчен яңалык ачтым – егетләр дә менә дигән дус була ала икән. Яңа танышларым барысы да Европа илләреннән. Шулай тәрбияләнгәннәр: сиңа, беренче чиратта, кеше буларак карыйлар. Мин аларга ияреп, йөгерү белән шөгыльләнә башладым. Алар инде байтак марафоннарда катнашканнар. Тик минем өчен 42 чакрым бик күп әле. 5 чакрымга ике тапкыр йөгереп карадым. Соңгысында кунакка килгән әниемне дә алып чыктым. Әле менә Теләчедә узган «Милләт кроссы»ында катнаштым. Башта карышсалар да, минем белән чыгарга ризалашкан һәркемгә йөгерү ошады. Үзеңне җиңеп, бер йөгерә башларга гына кирәк, аннары туктый алмыйсың.

***



Берсендә кыш көне диңгез буена пикникка бардык. Үзебез белән ашарга алдык. Анда тәртип шулай: һәркем үзе өчен үзе әзерли, артыннан үзе җыештыра. Ә мин бутербродны бөтен кеше өчен ясадым, таратып та чыктым. Барысы да гаҗәпләнделәр, Украинадан килгән бер егет: «Менә ул шәрык хатын-кызы!» – диде. Моны комплимент дип кабул итәргәме, әллә үсү өчен бер баскыч дипме, белмим. Юк, барыбер плюстыр...

***

Кипрда гаилә җепләре шактый нык. Буй җиткән балалар да бик озак әти-әнисе кайгыртуын тоеп яши. Һәм алар моңа бик риза! Канәгать булмыйча: кайткан җиргә ашарга пешкән, кием-салым юылган, үтүкләнгән... Укыганда егетләрнең үзләре белән контейнерга юылган җиләк-җимеш, чикләвек салып алып килүенә игътибар итә идем. (Ашау-эчүгә бик игътибарлылар! Сәламәт туклану булсын дип тырышалар). «Аны миңа әни тутырды», – диде берсе. Яшьләр безнең кебек мөстәкыйль түгел анда. Тыныч илдә, муллыкта үскәннәр, бөтен нәрсәләре бар һәм бөтен кеше шулай барлыкта яши дип беләләр. 26-27 яшьтәгеләр әле һаман гаджетлар белән генә кызыксына. Ә Россиядән килгән яшьтәшләренең бу вакытта инде җиде ел хезмәт стажы бар!

***

Инглиз теле мәктәптә үк ошый иде. Институтта укыганда өстәмә курсларга да йөрдем. Әмма тел белү өчен тәҗрибә кирәк: ишарәләрдән башка аңлатырга туры килмичә, өйрәнә алмыйсың. Студент чакта Америкада эшләп кайтуым, Казанда чит ил компаниясендә эшләвем телне шактый чарлады. Мин хәзер инглизчә иркен аралашам. Һәр тел сине башка яктан ача. Инглизчә сөйләшкәндә үземне күпкә иркенрәк, кыюрак, белгеч буларак, ышанычлырак хис итәм.

***


Аудит – төрле клиентлар белән эшләп карарга мөмкинлек бирә. Безнең өлкәдәге белгечләр, әйтик, сәүдә, төзелеш яки нефть табу, сату белән бәйле компанияләрдә аудит үткәрәләр. Һәм әлеге индустрияләр арасыннан үзләренә күбрәк охшаганын сайлап алып, шунда китәләр. Мин дә менә алар юлын кабатлыйм... Россиядә исәп-хисап эшләрендә, бухгалтериядә төгәл кагыйдәләр белән генә эш итәләр. Ә халыкара «бухучет»та креативка да мәйдан бирелә. Халыкара стандартларда «без шулай уйлыйбыз», «ә бәлки алай түгелдер» дигән гыйбарәләр дә кулланыла. «Бухгалтерия бетәчәк, чөнки барысын да компьютерлар саный», – ди кайберәүләр. Әмма компьютер – ул машина, уйлый белми. Дөньяда, илдә ни барыннан хәбәрдар түгел, иртәгә ни булырга мөмкин икәнен гоманлый алмый. Шуңа да бухгалтерларга күбрәк аналитик булырга туры килә хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар