​Хәреф танырга өйрәнәбез...

Хәзер әти-әниләр балаларын мәктәпкә кергәнче үк хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтергә тырышалар. Әгәр дә баланың моңа теләге булмаса, кулына ручка тотып, хәрефләрне язарга өйрәнмәсә, алар нык борчылалар, «мәктәптә авыр булачак», дип хәвефләнәләр. Ләкин, баланың теләге булмаса, аны мәҗбүр итеп, куркытып, тиргәп өйрәтү файдасыз. Ул уңай нәтиҗәгә китерми. Ата-ана иң башта нәниендә хәрефләргә карата кызыксыну, аларны өйрәнәсе килү теләге уятырга тиеш. Ә моның иң ышанычлы юлы — бала белән бармак уеннары уйнау. Язганда кул-бармак мускулларының җитез һәм ритмик хәрәкәт итүләренә ирешү өчен түбәндәге уен күнегүләренең әһәмияте зур:
• эре һәм вак төймәләрне төймәләү, чишү;
• җеп йомгакларын сүтү, чорнау;
• төрле озынлыктагы һәм киңлектәге тасмаларны бәйләү, чишү;
• баулардан төен ясау, төенне чишү;
• пластилиннан (балчыктан) шарлар тәгәрәтү;
• конструктор уеннары уйнау;
• стаканнан пипетка белән су ­суырту;
• вак уенчыкларны капшап тану;
• ярмалар, җиләк-җимеш орлыклары аралау, чүпләү (мәсәлән, фасоль арасыннан борчак, дөге арасыннан тары);
• мозаика төймәләре белән уеннар;
• төрле зурлыктагы боҗралар, пирамидалар, вак ташлар белән күнегүләр;
• уч төбендә төрле диаметрдагы шарлар тәгәрәтү һәм башкалар.

Моның өчен баланың уен почмагында төсле тасмалар, төрле юанлыктагы баулар, конструктор, мозаика, пластилин, төрле төстәге җеп йомгаклары, җайланмалар, вак ташлар, ярмалар, орлыклар тутырылган тарт­малар булдыру мөһим.
Әлеге предметлар белән күнегүләрне даими, һәр көн саен ясарга кирәк. Ләкин ул баланы ялыктырырлык булмасын, биш-алты минуттан артмасын. Ярмалар, орлыклар һәм башка вак предметлар белән күнегүләр башкару алдыннан балаларга аларны авызга алырга ярамаганлыгын (борынга тыгу очраклары да була) аңлатырга онытмагыз.

Шунысы кызыклы: чит илләрдә вак предметлар ярдәмендә кул хәрәкәтләрен үстерүгә, ныгытуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, Кытайда уч төбендә вак таш яисә металл шарлар тәгәрәтү киң таралган. Кытайлылар мондый шөгыльләр арыганлыкны киметә, организмны сәламәтләндерә, тонусны күтәрә, дип саныйлар. Баланың хәтерен, акыл сәләтен үстерүгә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртуга, кулларның көчен һәм җитезлеген, хәрәкәт координациясен үстерүгә уңай йогынтысын дәлиллиләр. Япониядә исә уч төпләре һәм бармаклар өчен әстерхан чикләвеге белән күнегүләр үткәрү киң кулланыла. Алар организмны сәламәтләндерүдә алты кырлы карандашны уч төбендә тәгәрәтүнең зур әһәмиятен билгелиләр.

Кулларны язарга әзерләүдә рәсемнәрне, контурлы фигураларны штрихлау да зур ярдәм итә. Моның өчен буяу китаплары (книжки-раскраски) кирәк булачак. Рәсемнәрне төрле юллар белән буяп (штрихлап) була. Мәсәлән, кыска штрихлар белән бер юнәлештә яисә уңнан сулга, астан өскә, өстән аска таба; рәсемнең үзәгеннән башлап түгәрәкләп штрихларга да мөмкин. Шул рәвешле, бала язу язгандагы кебек үк хәрәкәтләр ясый. Ләкин бу аны ялыктырмый (хәреф язганда бала арый). Чөнки ул бу эшне теләп башкара, аның рәсемне матурлыйсы килә. Баланың карандашны (фломастер, ручка) дөрес тотуына да игътибар итегез.

Кулларны дөрес язарга әзерләүнең тагын бер алымы — балалар өчен зур шакмаклы дәфтәрләр булдырып, шунда төрле биремнәр эшләү. Дәфтәрдә балалар гади карандашлар белән төрле таяклар, түгәрәкләр, дугалар ясыйлар, ыргаклы һәм эл­мәкле туры сызыклар сызарга, шул элементларны дөрес тоташтырырга өйрәнәләр. Дәфтәрнең юл башында балалар өчен үрнәк сызым булырга тиеш. Баштарак, балалар авырсынмасын өчен, башкарасы эшне төрткеләр (нокталар) белән билгеләргә кирәк. Бала шуның буенча, шакмакның кырыена чыкмыйча, сызыкларны дөрес итеп сызарга тырыша. Соңрак катлаулырак рәсемнәргә күчәргә була. Мәсәлән, чия һәм суган рәсемнәрен ясап карыйк.

Хәзер инде хәрефләрне танырга өйрәник. Башта хәрефне берәр материалдан бала өчен үрнәк итеп үзебез төзеп күрсәтәбез. Шул вакытта хәреф турында берәр шигырь укылса яисә табышмак әйтелсә — бигрәк яхшы.

Шулай итеп, әгәр дә нәниегез җиде яшькә җиткәндә, уен формасында үзенең бармаклары белән идарә итә алса, өлкәннәр үрнәгенә карап хәрефләрнең образын тудыра һәм аларны сүзләрдә, текстта таный белсә, мондый балага мәктәпкә баргач, уку-язу күнекмәләре җиңел биреләчәк.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! – Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.
    13705
    3
    171
  • Әллә?! Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһадның йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды.
    11140
    2
    115
  • Үкенечле үткәннәр... Якшәмбе булса да, иртәдән телефон шалтырады. Башкаларның иртәнге йокысы бүленмәсен дип, атлас халатын тәненә элеп кенә җибәрде дә, телефонын алып балконга йөгерде. Телефонның теге ягында карлыккан ир кеше тавышы ишетелде:
    8351
    2
    87
  • Балагызны үзем карап торам! - 1 Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.
    3966
    7
    77
  • Гафу итә алмыйм сине, әни! 2 Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
    4553
    4
    71
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...