– Васил, ни өчен? Минем кайсы ягым анна кимрәк? Нәрсәне ялгыш эшләдем? Резеданың бит алмалары буйлап күз яшьләре тәгәрәде. – Резеда, син үзең дә аңлыйсың бит инде...
Чәчләренә шактый гына чал төшкән, спортив гәүдәле, озын буйлы ир сумкасын тотып ишек төбендә басып тора. Дөресрәге, элеккеге өенең бусагасында. Каршында елап торган тулы гәүдәле, куллары онга буялган Резедага ниндидер бер жәлләү белән карады.
– Резеда, барысын да аңлыйсың бит инде. Без бит инде ир белән хатын түгел, күршеләргә әйләндек. Ничә еллар бергә яшибез. Балалар үсеп җитеп таралышты. Туйдым мин көнкүреш мәшәкатьләре белән тулган соры көннәрдән. Ә Ул минем өчен караңгы патшалыктагы кояш нуры кебек. Аңа карап туя алмыйм. Сине алдалап яшисем килми, мин башкача монда яши алмыйм... Миңа яңа сулыш кирәк, яңа тормыш. Әти-әни буларак, балаларыбыз алдында бурычыбызны үтәдек, әйдә, үзебез өчен яшәп карыйк. Ә безнең синең белән уртак тормыш бөтенләй юк. Шуңа аерылышуыбыз иң яхшысы. Рәнҗемә, яме.
Һәм ул китте. Төссезләнгән, арыган, аңа карата хисләре сүрелгән Резедадан – яшьлек дәрте ташып торган, энергияле, күзләре белән ук атып торган Ландышка. Аны яңа, хисләргә бай, көнкүреш баткаклыгы булмаган тормыш көтә. Бу мизгелдә ул шулай уйлады...
...– Васил, нәрсә сузылып яттың? – дип йокы бүлмәсенә керде Ландыш. Караватта трусиктан гына Васил телевизор карый. Идәндә киемнәре ята. – Бүген кич кинога барабыз дип әйткән идем бит. Тор, әйдә.
– Ландыш, мин нишләптер бик арыдым, – диде ялкау гына Васил. – Бәлки, ял көннәрендә барырбыз, ә? Мин инде сузылып яттым, торасым килми.
– Ял көне? Ял көне без машина белән күрше шәһәргә барырбыз дип уйлаган идек, оныттыңмы әллә? Мин сиңа әйтмәдемме? Анда минем яраткан җырчының концерты була. Минем шул концертка барасым килә. Ял көнен өйдә аунап үткәрү минемчә түгел, беләсең. Әйдә, киттек, мин билет алдым инде.
Ландыш кухняга чыгып китте.
– Матурым, ә кая ашарга? Син бит миннән алда кайтасың. Пешереп куярга булмыймы?
– Бик арыган идем, җаным.
– Соң, мин дә эштә күңел ачып утырмадым.
– Анда суыткычта да берни юк... – Василның тавышы үпкәләбрәк чыкты.
– Эштән кайтканда ала кайтырга иде. Нәрсә пешерәсеңне уйлыйсың да кибеткә кереп аласың. Менә ич монда сыр, йогурт бар. Мин капкалап алам.
– Йогурт кичке аш була алмый инде, – киенә-киенә Васил кухняга чыкты.
– Киресенчә. Бик яхшы кичке аш, матурым, – диде Ландыш йогурт эчә-эчә. – Файдалы ул. Кичен токмачлы аш, ипи ашап утырыр идеңме? Ә сәламәтлегең, авырлыгың турында кем уйлый? Беркөнне дә әйткән идем: кичкә бары тик үләннәрдән салат.
– Мин бит кәҗә түгел, үлән ашап тукланырга.
– Зато картаймыйсың, корсагың үсми, – Ландыш килеп Василне үбеп алды. – Әйдә кинога. Шуннан чыккач, бик ашыйсың килсә, пиццериягә керербез. Әмма мин ашамыйм, сиңа да киңәш итмәс идем. Васил, киемнәреңне идәнгә башка ташлама. Зинһар, тәртип сакла. Өйдәге тәртипсезлек җенемне кузгата.
– Юасы киемнәр иде бит алар.
– Соң шуннан? Әллә кер машинасын кабыза белмисеңме? Белмисең икән, өйрәтермен, матурым. Әмма юасы киемнәреңне ванна бүлмәсендәге кәрзингә илтеп салу авыр түгел инде.
Васил тагын авыр сулап куйды. Ул соңгы тапкыр кайчан кер юганын яки киемнәрен үтүкләгәнен хәтерләми дә. Бу эш белән һәрвакыт Резеда шөгыльләнде.
– Матурым, ә бу нәрсә? – дип кычкырып җибәрде Ландыш, шкафтан кечкенә генә коньяк шешәсе чыгарып.
– Коньяк, – диде Васил аптырап.
– Мин моның коньяк икәнен күрәм, сукыр түгел. Ә ул монда нәрсә эшли? Син беләсең, мин эчмим.
– Ул сиңа түгел, миңа. Эштән соң кичен бераз гына кабып куя торган гадәтем бар.
– Матурым, бер тапкыр әйтәм, син исеңдә калдыр: минем фатирымда алкоголь булмаячак! Мин аның исен күтәрә алмыйм. Эчәргә телисең икән, берәр кая барып эч, әмма өйдә генә түгел. Шуны да әйтәм: ул көнне минем белән бер ятакта йокламыйсың. Исе киләчәк, мин ис яратмыйм.
Алар җыенып кинога киттеләр. Бу икесе арасыннан өйдән чыгып китүгә Ландыш кына сөенә иде...
...– Ландыш, ә безнең интернет ник эшләми? – дип сорады Васил Ландыш эштән кайтып керүгә.
– Аңа нәрсә булган? Ә бүген ничәсе? Егермесеме? Түләргә кирәк. Ә ник син түләмәдең? Матурым, син бит барлык чыгымнар минем өстә булачак дигән идең, оныттыңмы әллә? – диде үпкәләп Ландыш. – Мин бар түләүләрне дә түләгәнсеңдер дип уйлаган идем. Зинһар, озакка сузма, ә икенче айда вакытында түлә, яме.
– Матурым, мин бит ничек түлисен белмим...
– Ничек инде белмисең? Коммуналь хезмәтләр өчен түли белмисеңме? Көлдермә, зинһар. Моңа кадәр коммуналканы түләмәдем диген тагын. Васил! Түләмәдеңмени?
– Юк.
– Ә син моңа кадәр ничек яшәдең? Болар белән хатыным шөгыльләнде дип әйтмә тагын. Син бит ир-ат!
Васил эндәшмәде. Авыр сулап, Ландыш Василга барысын да бөртекләп аңлата башлады. Ул инде икенче минутта ук банкка барырга тиеш иде. Ландыш чын-чынлап аптырады. Ул бит көчле, тормышта үз урынын тапкан ир-ат белән яшәрмен дип уйлаган иде, ә бу көнкүрештә бер мескен булып чыкты.
...– Матурым, син тагын бернәрсә дә пешермәдеңме? Бу юлы заказ бирәм, башка юлы пешер, яме, ялкауланма.
– Ландыш, мин ашарга пешерә белмим бит.
– Ә интернет сиңа ни өчен? Карыйсың да пешерәсең. Аның өчен институт тәмамларга кирәк түгел.
Васил нидер мыгырданып куйды. Ул кафе ризыгын ашарга каршы иде. Кафе ризыгыннан соң аның һәрвакыт бавыры чәнчи. Шуңа аңа көндез эшендә ашарга да Резеда әзерләп, контейнерларга тутырып җибәрә иде. Ландыш белән бер ай яшәү дәвамында Василның кафеда ашый-ашый язвасы ачылыр, мөгаен. Ләкин ул бу турыда әйтмәде. Ул болай да хатынның аннан күңеле кайтканын күрә иде, шуңа күрә хәлне катлауландырырга теләмәде…
Ләкин Васил үзе түзмәде. Ике ай яшәгәннән соң әйберләрен җыйды. Аның китүен Ландыш та тели иде бугай. Ул дуслары белән сплавка киткән иде. Василны чакырып та тормады. Ландыш яшәгән ритм артыннан куып тота алмый иде ир, Ландышның сәламәт яшәү рәвеше дә ашказанына суга башлаган иде. Резедага, аның тәмле ашларына, өйдәге рәхәтлеккә берни җитми икән.
Васил таныш фатирның кыңгыравына басты. Ишекне Резеда ачты. Ул матур итеп киенгән, бизәнгән, күзләре ялтырап тора. Каядыр җыена иде бугай.
– Мин кайттым!
– Һәм?
– Нәрсә «һәм»?
– Син миннән киттең бит. Яңа кызыклы тормыш корам, дидең. Көнкүреш баткагы булмаган тормышта күңелле яшәячәкмен, син туйдырдың, дидең. Хәзер синең үз тормышың. Синең яныңда караңгы патшалыктагы якты нурың бар. Аңа карап кына торасың килә. Карап туеп ялыктыңмыни? Ә мин ниһаять ялгыз яшәүнең рәхәтен аңладым. Дөресрәге, мәңге үсмәячәк тагын бер баламны көйләп, аның артыннан карап ярты гомерем узганын аңладым. Күпме Бушка уздырган күпме вакытым барлыкка килде. Шуңа, гафу ит, дип, Василның борын төбендә ишекне ябып та куйды.
Васил ишек төбендә ялгызы басып калды. Юк, Ландыш янына кайтмаячак инде ул, ничек тә Резеданың рәхим-шәфкатен яулаячак. Ни дисәң дә, бергә узган гомер, уртак балалар бар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк