Логотип
Десерт

«Сөембикә» журналисты Мәдинә Авзаловадан бик тәмле караҗимеш бәлеше

Берәр бәйрәм булса, Мәдинә ападан өчпочмак һәм шушы бәлешне пешертәбез без. Бик күп кешеләрнең караҗимеш бәлешләреннән авыз иткән бар, әмма аларның берсе дә менә Мәдинә апаныкы кебек түгел. Мәдинә апа пешергәне баллы, сусыл була һәм аннан акмай тәме килә. Бәйрәм ялларында пешереп карарга теләсәгез, рецептын бирәбез. Бу нәкъ 1 зур табалык була.

Камыр болай басыла: 1 пачка маргаринны әкрен генә утта эретеп, 2 стакан сөт, 1 пачка коры чүпрә өстибез (Мәдинә апа «Саф-момент» дигәнне куллана икән), 2 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә тоз салабыз да, камыр йомшак кына булырлык итеп он белән басабыз.

Эчлек өчен: 1 стакан караҗимешне юып, кәстрүлгә салабыз да, тәмам изрәгәнче сүрән утта пешерәбез. Пешү вакыты төрле сортныкы төрлечә.
Камырны бер зуррак, бер кечерәк ике кисәккә бүлеп, зуррагын табадан чыгып калырлык итеп тәгәрәтеп җәеп, майлаган табага салабыз да, өстенә пешкән караҗимеш түшибез, аннары шикәр комы сибәбез. Төгәл исәбе юк, чөнки кайсыбер караҗимеш баллырак, кайсылары ачырак була.
Кечерәк кисәктән бәлешнең капкачын җәябез. Капкач өстенә 50 г акмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 кашык чамасы он белән валчык ясап стбәбез. Он бераз артыграк та кирәк булырга мөмкин, валчык кулга ябыша торган булмасын.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    гафу итегез....Мэдинэ апанын пирогыннан ак май тэме килеп тора диелгэн.....рецептта укыдым ак майнын тэмен тугел исемендэ тапмадым......кайдарак икэээээээн ууууул???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Пирог өстенә сипкән валчыкка 50 гр акмай кушылган бит, шуннан киләдер май тәме.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, бәлеш эчендә акмай юк, әмма тәме бар. Маргарин бирәме аны, өстендәге валчыгымы, белмәссең. Әмма бәлеш бик тәмле килеп чыга. Безнең сәхифәләрне карап барыгыз, Фирдәвес апа белән Нәфисә апа бик тәмле итеп тиз генә ипи пешерү серләре белән дә уртаклашачак. Берәр соравыгыз булса, һич тартынып тормагыз, языгыз. Без җавап бирергә тырышырбыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гаеп эзлэргэ генэ тормагыз инде, маргариннын да торлесе була. Аннары язган бит капкачына сибэбез дип, ул да рецептка керэдер дип уйлыйм. Анда бар ак май сузе. Охшамаса укымагыз, безгэ бик охшый ул рецептлар хэм кулланабыз. Бик зур рэхмэт авторга.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер пачка чупрэ кубрэк тугелме?

            Хәзер укыйлар