Логотип
Десерт

Кайнатмыйча җиләк ябабыз

Кирәк:

* бакча җиләге – 2 кг;
* шикәр комы – 1 кг;
* су – 1/2 стакан.
 

Эш барышы: 

1. Эре булмаган, әмма пешкән җиләк сайлыйбыз. Чирәмнән арындырып, юабыз. 




2. Эмалированный табага ярты стакан су агызып, 1 кг шикәр ком салабыз. Уртача утта, сироп чыкканчы, кайнатабыз.



3. Сиропны җиләк өстенә агызабыз. Җиләк согын биреп, массаны сыегайтачак. 



4. Суынган җиләкне иләккә салып согын җыябыз.  Сокны кайнатабыз. 
 


5. Җиләкне кабат кайнар сиропка салабыз. Кабат суытабыз. Әлеге процедураны тагын кабатлыйбыз. Сироп куе булсын дисәгез, күбрәк шикәр салып кайнатабып алыгыз.



6. Алтынчы тапкыр әлеге процедураны ясагач, җиләкле кайнатмабызны стериль банкаларга салып чыгабыз. Капкач белән ябып, юрган астына куябыз. 


Җиләкне кайнатмадык. Сироп кына алты мәртәбә кайнатылды. Җиләк кайнатмасы куе төс һәм хуш искә ия. Кыш көне җәй тәме белән чәй эчәрсез.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар