​Кайнар туңдырма

Кирәк:

* 900 грамм пломбир;
* 100 грамм кокос йомычкасы;
* өч йомырка;
* 150 грамм сохари валчыклары;
* бер чәй кашыгы какао;
* үсемлек мае.
 

Эш барышы:


Йомыркаларны бер чеметем какао сибеп күпертәбез.

Каткан туңдырманы эре кисәкләргә турыйбыз. Шуннан соң йомырка, кокос йомычкасы, тагын йомырка, йомычка һәм сохари валчыгында әвәләп алабыз. Моны бик тиз эшлибез!

Туңдырманы коры (югыйсә, ябышып катачак!) тәлинкәләргә тезәбез һәм 30 минутка суыткычка куябыз. Туңдырманы кайнап торган майга батырабыз. Бик тиз эшлибез! Барлык кисәкләрне табага салып бетергәнче 20-30 секунд узачак, хәзер беренче салган кисәктән башлап, икенче ягына әйләндерә башлагыз. Әйләндереп бетергәч, бер-бер артлы табадан алабыз. Туңдырманы җиләк-җимеш яки бөтнек яфраклары белән бизибез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
  • 22 октябрь 2020 - 03:00
    Без имени
    Тормыш кагыйдэлэре,сина Зур рэхмэт!!!Бик матур кешелэр белэн сойлэшкэн кебек булам,шушы язмаларны укыганда...
    Җиргә күктән дә карарга кирәк
  • 22 октябрь 2020 - 07:49
    Без имени
    Ошады БИК эчтәлекле дәвамен көтәм
    Айлы күлдәвекләр
  • 21 октябрь 2020 - 14:33
    Без имени
    Кияугэ чыккансын икэн, баласы бар икэнен белеп, теперь "с этим жить".... Яшь чагымда бер егет кияугэ чакырды, тик минем улым бар, мин аерылышкан диде. Шул вакытта мин араларны оздем, улына тартылып, беренче гаилэсенэ китсэ, минем бала атасыз усэрме диеп. Ул вакытта ике булмэле квартирада яшэп ята иде.Яшэп китергэ бик эйбэт иде. Тик.....
    Бирнәле ир
  • 21 октябрь 2020 - 16:21
    Без имени
    Ашагач, остэл яныннан торып киткэндэ, урындыкны алып куймасан, ирен ялкау була. Чэй эчкэндэ остэлгэ тугеп эчсэн,-ирен исерек була. Кояш баегач, тырнак киссэн-гомерен кыска була. Чэч-тырнакны телэсэ кая ташлап йорсэн, теге доньяда барсын да эзлэп табасы була. Тэрэзэ тобенэ утырсан, буен кыска кала.
    Илсөя БӘДРЕТДИНОВАга ниләр эшләргә ярамый?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...