Иремне бик иртә югалтып, 20 елдан артык тол яшәвемә, ялгыз булуыма тирә-ягымда бар кеше күнеккән иде. Минем кияүгә чыгу турындагы ниятемә барысы да шаккатты. Ә аның сәбәбе бар иде.
– Әни, син акылдан язмагансыңдыр бит, – диде кызым, бу хәбәрне аңа әйткәч. Озак уйлап, җайлап кына әйттем югыйсә. – Юк, мин эгоистка түгел, кияүгә чыкма дип әйтмим. Аның өчен бит яшьтәшләрең дә бардыр. Нәрсәгә сиңа яше сиксәндә булган Әхтәм бабай? Авырып урын өстенә калса... Яшь чагыңда әтине каравың җитмәде, инде картайгач, чит, ярар, чит түгел, күрше Әхтәм бабайны карарга ниятләдеңме?
– Кызым, беренчедән, аңа сиксән түгел, ә җитмеш сигез, – дип җавап бирдем мөмкин кадәр тыныч кына. – Икенчедән, зинһар, аңлатырга мөмкинлек бир. Сүземне тыңлап бетер.
Кызым башын селкеп, кулына чәй ясалган чынаягын алды. Бу аның «тыңлыйм» дип әйтүе иде.
Күрше Әхтәм абзый белән кырык елга якын күршеләр булып яшибез инде. Хатыны Сәвия апа белән бик матур яшәделәр. Ике ул үстерделәр. Берсе Себергә барып төпләнде, икенчесе яннарында калды. Тик ул авариягә очрап үлде. Бу хәсрәтне күтәрә алмыйча, хатыны да гүр иясе булды. Әхтәм абзый шулай ялгызы калды һәм ялгызы гына яшәде. Бакчасы бар иде, ул аның бөтен юанычы булды. Җәй буе шунда китеп яши. Көзен мул уңыш белән кайта, һәрвакыт безгә дә өлеш чыгара. Кызым аның бакчасындагы алмаларны ашап үсте. Ирем белән дус иделәр. Әмма ул вакытсыз мәрхүм булды. Әхтәм бабай, ирем үлгәч, хәтта моңсуланып калды, «сөйләшер күршем дә калмады» дип йөрде. Безгә кереп йөрүдән туктады, кыенсынгандыр, мөгаен. Әмма көз саен бакча уңышларын кертә иде.
Соңгы елларда бабай биреште. Бакчасын да сатты. Себердәге улы елга бер генә кайтып китә. Күпме үзләренә чакырса да бармады ул. Соңгы кайтуында улы, үзе белән китмәгәч, картлар йортына урнаштырырга теләвен әйткән. Бабай «уйлыйм» дип калган да, менә җаен тапкан. Беркөнне ул миңа кереп, шушыларны сөйләде:
– Миңа улым: «Син сиксәнгә җитүеңне оныттыңмы әллә? Ялгыз яши алмаячаксың башкача», – дип әйтте. Мин бит сиксән яшькә генә җитәм, ә сиксән чиргә җитмәдем. Үземне карыйм, ашарыма пешерәм, социаль хезмәткәрдән дә баш тарттым. Үз акылымда, башым эшли. Минем белән барысы да яхшы! Әмма миңа ярдәм кирәк... Ул ярдәм бераз сәеррәк яңгырар. Уйладым-уйладым, башка ярдәм сорар кешем дә юк. Син, Нәзирә, минем хәлне аңларсың, гаеп итмәссең дип уйладым, – диде дә тынып калды.
– Нәрсә булды, Әхтәм абзый? Миннән нинди ярдәм кирәк соң? – дим.
Әхтәм абзыйның күзләрендә кыенсыну чаткылары да, дулкынлану да күрдем.
– Кияүгә чык миңа...
Мин көлеп җибәрдем:
– Әхтәм абзый, булмаганны! Шуннан нинди ярдәм инде йә?
– Хатыным булса, тегеләр миңа бәйләнүдән туктарлар иде. «Ялгыз түгел әле» дип тынычланырлар иде. Соңгы сулышымны Себер салкынында аласым килми. Миңа фиктив документ кына керек. «Менә, хатыным бар», – дип әйтәргә...
Мин, әлбәттә, мондый ярдәм сорауны көтмәгән идем. Аптырабрак калдым.
– Бергә яшәсәк тә күңелле булыр. Фатирларыбыз терәлеп тора диярлек. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Бер-беребезгә иптәш тә булыр идек. Син мине карт дип әйтерсең инде, әмма мин әле үз-үземне карап тора алам. Син эштән кайтуга ашарыңа да пешереп куя алам. Мин бик тәмле пешерәм…
Әхтәм абзый сөйли – мин үзем турында уйлыйм. 65 яшьтә булсам да, эшләп йөрим әле. Акча җитмәүдән дә түгел, ялгызлыктан качып. Кызым гаиләсе белән башка шәһәрдә яши. Үз тормышы булгач, еш кайтып йөри алмый. «Бер күңел ачу булыр» дип, бер офиста идән юып йөрим. Шунда баргач, кеше белән сөйләшеп, бераз күңелем күтәрелеп кайта. Ә кичләрен – буш фатир һәм телевизор. Яшерәк чакта кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар, үзем теләмәдем. Хәзер инде соң. Әмма иптәш яшь чакта түгел, картайгач кирәк икән ул. Соңгы елларда ялгызлыгымнан туя башлаган идем. Ә Әхтәм абзый, мин эштән кайтканда, һәрвакыт подъезд төбендә була. Хәлемне сорашмыйча, кәефемне белешмичә калмый. Көне буе минем хәлне сорашучы бердәнбер кеше икән бит ул.
Кызыма менә шуларның барысын да аңлаттым.
– Әни, сиңа авыр гына булмасын. «Барыбер сезнең янга күченмим» дисең. Синең тормышың, яшәп кара. Ошамаса, нокта куеп була. Сине бит бернәрсәгә мәҗбүриләмиләр, – диде ул.
Өч атнадан соң без ЗАГСта басып тора идек. Минем өстә – «иртән нәрсә табылды, шуны кидем» күлмәге, Әхтәм абыйда – нафталин һәм хатирәләр исе аңкып торган иске костюм.
Безнең гаризаны кабул итеп алган кызның йөзендә мыскыллы бер елмаю иде. «Синең яшьлегең бар шул, син безнең хәлне аңламыйсың», – дип уйлап куйдым.
Без минем өйдә бергә яши башладык. Үзем шулай теләдем. Аның фатирында песие калды. Ничектер без бер-беребезгә бик тиз ияләштек. Әхтәм абзый бик иртә тора. Бер сәгатьләп физкультура ясый. Мине дә үзе белән бер рәттән бастырырга теләгән иде, мин кул гына селмәдем. Алай иртә тора алмыйм. Мин торуга кухняда салкын чәйник түгел, ә яңа пешкән чәй исе, йомырка тәбәсе каршы ала хәзер. Ул өйдә кала, мин эшкә китәм. Эштән кайтуыма, чынлап та, ашарга әзерләп куя иде. Соңрак бу эшен туктаттым – үзем пешергәне тәмлерәк. Шулай да ял көннәрендә ул үзенең «фирменный» чүлмәктә пешкән ите белән сыйлады. Әхтәм абзый кызыклы әңгәмәдәш иде. Үзенең яшь чакларын, гомере буе яратып яшәгән хатыны турындагы хәтирәләрне шундый матур итеп сөйли. Кайчакта мәзәк вакыйгалар сөйләп, елатканчы көлдерә иде.
Улына өйләнүе турында шалтыратып әйткәч, улы кычкырып көлде:
– Нәзирә апа сиңа кияүгә чыктымы?! Акылдан язганмы әллә ул? «Синең фатирың кирәктер» дип әйтер идем дә, Нәзирә апа яхшы күңелле кеше иде.
– Нәзирә апаңны көч-хәл белән күндердем, улым. Борчылма, минем хәзер иптәшем бар. Картлар йортына да бармыйм.
– Ә имәндә икән чикләвек! Проблеманы шулай хәл иттең алайса, әти. Ну син стратег! Ә Нәзирә апага нигә кирәк соң син?
Мин Әхтәм абзыйның кулыннан трубканы алдым:
– Альберт, исәнме, акыллым. Бер генә нәрсәне әйтәм – тормышыңда ялгыз калырга язмасын. Ялгызлыктан туюдан бу. Хәзер минем өйдә көтеп торган, кичке ашны бергәләп утырып ашарлык кешем бар. Хәлемне белүче кеше бар. Бу бит җинаять түгел.
– Юк, юк, Нәзирә апа, җинаять түгел. Алайса безгә туй үткәрергә кайтасы булыр. Кунакларны көтегез, – диде улы һаман көлеп. Ул әле дә әтисенең бу гамәленә ышанмый иде бугай.
– Көтәбез, кайтыгыз, – дип телефонны сүндердем.
– Безне акылдан язган дип уйлыйлар, – дип елмайдым.
– Алар ялгышмый, – диде Әхтәм абзый. – Икебез дә акылдан язган, шуңа без – идеаль пар.
Безнең тормыш тыныч кына үз көенә дәвам итте. Ә яшәргә күңеллерәк иде.
– Син үкенмисеңме? – дип сорап куя Әхтәм.
– Бер секундка да юк, – дип җавап бирәм мин һәрвакыт.
Кемдер безнең никахны ялган дип саныйдыр. Әмма бу никах – тормышымда булган иң чын, иң яхшы чорларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк