“Граф хәрабәсе” торты


Иң элек 8 йомырка агына 2 стакан шикәр комы кушып туглагыз. Шуны 1 әр чәй кашыклап табага яисә калькага салып, салмак мичтә 40 минут пешерегез. Суынган бизеләрне кремга манып тәлинкәгә таусыман итеп өегез. Ахырдан өстенә глазурь сибегез.
Крем түбәндәгечә әзерләнә: 8 йомырка сарысына 1 стакан шикәр комы салып туглагыз. Шуңа ярты стакан сөт кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Аннары катнашмага 100 г атланмай һәм 1 аш кашыгы он салып болгатыгыз.
Гпазурь болай ясала: 50 г эретелгән атланмайга 2 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм 2 аш
кашыгы какао өстәп болгатыгыз. Әлеге катнашманы салмак утта (5-7 минут) куерганчы тотыгыз.
Фәния ЗАҺИДУЛЛИНА
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.