Чәй янында тәм-том: ПЕЧЕНЬЕ


Бананлы. Кабыгы әрчелгән бананны чәнечке белән изгәләгез. Шуңа маргарин, йомырка, шикәр комы, сөт, тоз һәм он кушып камыр ясагыз.
Аннан соң камырны онлы тактада тигезләп җәегез дә төрле рәвештә
кискәләгез. Маргарин белән майланган табага тезеп, 220 градус кызулыктагы мичтә алтынсу төскә кергәнче пешерегез.
Печенье пешерү өчен: стакан ярым он, 3 банан, 100 г йомшак маргарин,
2 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты стакан сөт, ярты чәй кашыгы тоз кирәк.
Алмалы. Йомыркага шикәр оны, бал, какао һәм корица кушып, миксерда туглагыз. Шуңа эретелгән атланмай,
чикләвек һәм чәй содасы белән сүндерелгән он кушып, камыр басыгыз.
Аннары кабыгы һәм орлыгы әрчелгән алманы эре угычта уып, эчлек әзерләгез.
Тактага җәелгән камырны ромб рәвешендә кискәләгез. Һәр ромбик уртасына бер чәй кашыгы уылган алма салыгыз, өчпочмаклап төрегез. Шул рәвешле ясалган печеньеларны майланган пергамент кәгазь җәелгән табага тезеп, әзер булганчы мичтә пешерегез. Өстенә кайнар килеш шикәр оны сибегез.
Ике стакан онга: 3 йомырка,
1 стакан шикәр оны, 3,5 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы какао, ярты чәй кашыгы төелгән корица, 100 г атланмай, 1 стакан төелгән әстерхан чикләвеге, ярты чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы, ә эчлек өчен 1-2 алма кирәк.
Чикләвекле. Онга шикәр комы белән ванилин салып болгатыгыз. Шуңа туралган маргарин, каймак һәм йомырка кушып камыр басыгыз да, 30 минут суыткычта тотыгыз.
Вакланган чикләвеккә шикәр комы, бал һәм йомырка сарысы кушып, эчлек ясагыз.
Аннары суынган камырны ярты сантиметр калынлыкта җәеп, 10х10 см квадрат рәвешендә кискәләгез. Һәр квадратны тугланган йомырка белән майлагыз, уртасына 1 чәй кашыгы эчлек салыгыз.
Шуннан соң квадратның һәр почмагыннан уртага таба яртылаш кисегез. Почмакны аралаш-аралаш үзәккә беркетә барыгыз. “Пропеллер” формасында печенье ясалырга тиеш. Майланган табага тезеп, ачык көрәнсу төскә кергәнче мичтә пешерегез.
Ике стакан онга: 4 аш кашыгы шикәр комы, ванилин, 200 г маргарин,
1 аш кашыгы каймак, 2 йомырка, үсемлек мае, ә эчлек ясау өчен: 1 стакан вакланган әстерхан чикләвеге, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка сарысы, 3 аш кашыгы бал кирәк.
Йөземле. Бал һәм атланмайны чүмеч белән кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып эретегез. Шуңа шикәр комы, тугланган йомырка, “Геркулес”, он, чәй содасы, тәмләткеч һәм йөзем кушып камыр басыгыз.
Кисәкләп бүлгәләнгән камырдан әстерхан чикләвеге зурлыгында шарлар әвәләгез. Үсемлек мае белән майланган табага тезеп, һәрберсен бармак белән изгәләп куегыз. Печеньены кызу мичтә 15-20 минут пешерегез.
Ике стакан онга: ярты стакан бал, 150 г атланмай, 2/3 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 2 стакан “Геркулес”,
2/3 стакан йөзем, 1 чәй кашыгы корица, ярты чәй кашыгы чәй содасы, үсемлек мае кирәк.
Абрикослы. Эремчеккә йомырка һәм шикәр комы салып измә изегез. Шуңа он, ванилин, тоз өстәп, камыр басыгыз.
Аннары камырны кечкенә коймаклар рәвешендә бүлгәләп, атланмай белән майланган табага тезегез. Коймаклар өстенә персик кисәге яисә ярты абрикос куеп, кызу мичтә 20 минут пешерегез.
Бер стакан онга: 2 кап эремчек,
1 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бераз ванилин, персик яисә абрикос (консервланган да ярый), атланмай, тоз кирәк.
Каймаклы. Атланмай, шикәр комы, 2 йомырка сарысын яхшылап
туглагыз да, он өстәп болгатып камыр ясагыз. Ике сәгать суыкта тотыгыз.
Шуннан соң камырны ярты сантиметр калынлыкта җәеп, төрле рәвештә кискәләгез. Майланган табага тезегез. Печеньеларны йомырка сарысы кушып, тугланган сөт өсте белән майлагыз, 200 градус кызулыктагы мичтә 12 минут пешерегез.
Стакан ярым онга: 3 аш кашыгы атланмай, ике ярым аш кашыгы шикәр комы, 3 йомырка сарысы, 1 стакан сыек сөт өсте кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.