Юмористик хикәя
Салмак кына үз җае белән аккан авыл тормышы кинәт үзгәрде дә куйды. Умарта күче кебек гөж килә хәзер. Гөжләрсең дә шул, Америка чаклы Америкадан кунак килә бит! Илдә гражданнар сугышы башлангач, бар мөлкәтен сатып авылдан чыгып качкан Әхсән байның оныгы кайта. Авылда хәзер Әхсән байны күреп түгел, ишетеп белгән кешеләр дә азаеп бара. Раушания дә аны җирле халыкның авыз иҗаты, уйлап чыгарылган әкият персонажы гына дип уйлый иде. Ә баксаң, чын кеше булып чыкты. Билгеле, районныкылар диңгез арты кунакларын бар шартын китереп каршы алырга, бәйрәм оештырып күңелләрен күрергә кушылды. Сабантуйны гадәт буенча июнь башында үткәргәннәр иде инде. Коеп яуган яңгырда «күңел ачтылар». Саран кояш җылысына туена алмаган агачлар ышыгына сыенып, өшеп-чыланып басып торган авылдашларын Раушания кызганды. Әмма шул ук вакытта эченнән генә: «Шул кирәк сезгә!» – дип әрләде. Бәйрәмне бер атнага кичектерсәләр, һава торышы яхшырасы иде. Ураза ае да үткән булыр иде. Әмма җитәкчеләр рөхсәт итмәде. Чөнки ел саен бәйрәм хуҗалары булган «ак якалы сабанчыларның» исемлеге әзер, чакырулар җибәрелгән, меню төзелгән. Ә халык эндәшмәде. Ичмасам, ризасызлык белдереп, бәйрәм көнне өйләрендә ятсыннар иде. Юк, күшегеп булса да йөрделәр. Болай да өшегән балаларына туңдырма да алдылар, кибетләрдә 50 сум торган уенчыкны 250 сумга алып та бирделәр. Бәйрәм бит, янәсе! Ә түрәләр өшемәде, мәйданнан читтәрәк корылган тирмәдә җылы иде. Хәтта бер арада халык арасына чыгып, «җиң сызганып эшли һәм яңгыр булуга карамастан күңел ача белгән халык» турында сөйләп, алдынгыларга бүләкләр өләштеләр. Аларның кыланышыннан тәмам гайрәте чиккән Раушания башка бәйрәм чарасында катнашмаячагын белдереп, үзенчә бу гаделсезлеккә «бойкот» игълан итте. Тик менә озакка гына булмаган икән. Америка кунагы өчен махсус оештырыласы Cабан туеның мәдәни өлеше, клуб директоры буларак, Раушаниянең әнисе Зәлифәгә йөкләтелде. Һәм һәрвакыттагыча ул кызыннан чараны алып баруны үтенде.
– Син отпускыңны үткәрәсең дә китәсең, ә безгә монда яшисе. Минем өчен катнаш, кызым, миңа ярдәм ит, – диде.
Бу сүзләрдән соң ничек баш тартсын Раушания?!
Байларныкы байларча инде: авылга өч машина белән килеп төштеләр. Берсендә ап-актан киенгән урта яшьләрдәге абзый, аның янында башкаладан ияреп килгән кунак. Икенчесендә район үзәгеннән ияргән хакимият башлыгы белән аның урынбасары. Өченче машинада ике яшь егет. Руль артында утырып килгәч, болары да әллә ни ерактан иярмәгәндер, дигән нәтиҗә ясаган иде кыз. Ялгышкан. Берсе – Әхсән бай оныгының улы Әхсән (аңа да бабасы исемен кушканнар), икенчесе – Уфада яшәүче Ринат исемле ниндидер чыбык очы туганнары булып чыкты.
Икенче тапкыр Cабантуй оештырып, кунакларны сәхнә түренә чакырып бөтен авыл халкы белән таныштырдылар. Әхсән әфәнде, ә аңа башкача эндәшү мөмкин дә түгел иде, бик гади кеше булып чыкты. Авылдашлары каршында чыгыш ясаганда бик дулкынланып картәтисенең авыл турында күз яшьләре аша сөйләгәннәрен, татар халкының җырларын сагынып моңланганнарын, авыл башындагы каенлыкны сагынып моңайганнарын, исән чагында кайта алмаса да, каберенә туган ягының бер уч туфрагын алып килеп салуны оныгына әманәт итеп калдыруын бәйнә-бәйнә сөйләде. Тыңлап утырган хатын-кызларның кайберсе хәтта күз яшьләрен сөртеп куйды бугай. Ишеткәннәре Раушаниягә дә тәэсир итми калмады. Тик өйгә кайткач, табын артында әтисе генә бөтенләй башка Әхсән бай турында бәян итте.
– Сандугач булып сайрый бит, ә! Белмиләр диярсең монда Әхсән байны. Бөтен авылның канын эчеп череп баеган ул. Кызыллар авылда чакта карбазында качып яткан, ә аклар килгәч чыгып ярты авылны кырдырган. Минем картәти кечкенә булган ул чакта, әмма нык исендә калган. Өлкән абыйсын һушыннан яздырганчы шул Әхсән бай камчы белән ярган. Күпме кешенең канын агызган ул шушы җиргә?! Әнә хәзер шул туфракны сорап ята. И дөнья! Шул кулак калдыгын монда зур кунак итеп ятабыз.
– Оныклары аның гөнаһлары өчен җавап бирми. Нишләтәсең... Заманы булталчык булган. Аның каравы, менә хәзер файдалары тиеп куяр, бәлки.
– Ничек итеп?
– Бәлки, авылга асфальт салдырырлар әле.
– Көтебрәк тор: шакылдап атлап үтәрсең иртәгә! Әхсән бай каны ага аларда!
– Хммм, әйбәт булыр иде ул асфальт салырга акча калдырсалар...
Әтисенең соңгы сүзләреннән соң бераз икеләнеп куйса да, кыз хәл иткән иде инде: Америка егетен үзенә каратачак.
Шундый ният белән чыкты ул кичен клубка. Кунак егетләренең игътибарын җәлеп итү авыр булмады, чөнки бәйрәм барышында танышып өлгергәннәр иде. Үзләре үк кичке авыл, биредәге яшьләр тормышы белән таныштыруны үтенде. Күңелле генә аралашып хушлаштылар. Ә иртәгәсен Раушания әти-әнисенең чәй табыны артында сөйләшүеннән, дөресрәге, пыш-пыш килеп бәхәсләшүеннән уянып китте.
– Заманалар күптән үзгәрде, Җәвиткәем! Азрак алга карап яшә. Шундый кеше белән дуслык җепләрен ныгыту артык буламыни? Әнә силсәвит башкаладагы кызы белән киявен чакыртып кайтарган. Танышсыннар, ди. Югары оч Филарит атасыннан ике көн эчендә шәҗәрә төзеткән. Былтыр бәйрәм үткәргәндә күпме ялындым. «Нәселегез калын, барлап чыгыгыз. Кичәдә берегез катнашмаса, икенчегез катнашыр», – дидем. «Булыр-булмас эш белән вакыт уздырыр хәлем юк!» – дигән булды. Әнә табылган вакыты! Зур мәҗлес корыйк димим. Үзебез генә матур итеп, җылы итеп сөйләшеп утырырбыз.
Әтисе бик коры кеше булса да, әнисенең «сөреп» баруына каршы тора алмый. Бу юлы да шулай булды. Төш вакыты якынлашканда өйдә «мәш» килеп мәҗлескә әзерләнәләр иде инде. Әнисе яшь бройлер тавыгыннан аш салды, кичә генә суйган бәрән итенең иң тәмле майлы җирен сайлап алып бәлеш тыкты. Раушания үзенең фирменный тортын пешерде, интернеттан карап ике төрле салат ясады.
– Кайтмаска киткән җиреннән инәң кайта диярсең! Шулкадәр кыланмасагыз да була инде буржуй алдында, – дип мыгырданды гаилә башлыгы һәм йөгергәләп йөргән хатынына комачауларлык итеп аш-су бүлмәсенә кереп утырды. Тик аның сүзенә дә, үзенә дә игътибар итүче булмады...
– Буталып йөргәнче мунча як, – диде Зәлифә күтәрелеп тә карамыйча.
Төшке аш өмет итеп кергән иргә ачкан авызын кире ябып чыгып китүдән башка чара калмады. Аның каравы, утынлыктагы ярылмаган бүкәне өстенә утырып, тәмәкесен көйрәтеп җибәргәч, әйтәсен әйтте! Фәлән ел авылда эзләре дә булмаган кулак нәселенең дә, бердәнбер кызын диңгез артыннан килгән таныш түгел буржуйга бирергә әзер булган хатынының да, кичә клубта шулар тирәсендә чуалган кызының да тетмәсен тетте генә! Кулларын болгый-болгый сүкте ул аларны. Моны читтән күзәтеп торган күршесе түзә алмыйча көлеп җибәргәч кенә сискәнеп туктап калды.
– Нәрсә күрше, өйдәгеләр белән бәхәсләшәсеңмени?
Терәлеп торган күршесе Мәгъсүм иде бу. Алар еш кына шушы утынлыкта утырып, хатын-кызның акылсызлыгына хәйран калып, гәпләшеп алалар иде.
– Әй, – дип кул селкәде Җәвит, – бәхәсләшсәң дә юк, бәхәсләшмәсәң дә...
Мәгъсүм җайлап үз бүкәненә килеп утырды да:
– Йә, – диде.
Янәсе, күршесенең аһ-зарын тыңларга ул әзер. Җәвит шуны гына көткәндәй, бая үзалдына сөйләгәннәрен бәйнә-бәйнә тезеп китте. Сүзенең ахырына җиткәнче төкереген дә йотып тормады бугай. Күршесен дикъкать белән тыңлап утырган Мәгъсүм, берникадәр паузадан соң, сузып кына:
– А-ме-ри-кан белән кодалашырга булдыгыз инде... – дип куйды.
Халык нишләптер «америкалы» димәде аларны, ә урыстан кергән «американец» сүзен татар теленә ятышлы итеп кыскартты да «американ» ясады.
– Моның ни начарлыгы бар? Диңгез артына кунакка йөрерсез. Җәвит кызын Америкага җибәргән дип сөйләүләре ни тора! Бәлки, кодагыздан тора-бара авылга асфальт салуын сорарсыз...
– Монысы да шуны сөйли! Әхсән бай оныгы салган асфальттан йөргәнче мин озын кунычлы итегемне киеп саз ерам!
Болай да ачуы чыгып торган Җәвит күршесенең сүзләреннән соң төпчеген сүндереп тә тормыйча җиргә атып бәрде.
– Син дә таптың сүз!
– Йә, ярый, кызма, – дип, аяк очына гына килеп төшкән төпчекне сытып куйды Мәгъсүм. – В конце концов син гаилә башлыгы – окончательный сүз синеке. Аннары Әхсән байныкыларның килүе файдага гына. Эчеңдә калдырганчы, ни уйлаганыңны күзләренә карап әйтерсең.
– Әйтмәс дисеңме, әйтермен дә шул!
Гадәттә бер-берсенә гадел киңәш бирүчән иде алар. Тик бу юлы Мәгьсүмне әллә шайтан котыртты, әллә күңеленең тирән бер почмагындагы көнчеллек корты кимереп өскә чыкты – киңәшенең ни белән тәмамланасын чамалап әйтте ул. Әйе, корган йорт-курасы да, машинасы да, хатыны да Җәвитнекеннән ким түгел. Балалары да бар. Тик менә Раушания – ул Җәвитнең ике малайдан соң туган бердәнбер кызы. Мәгъсүмдә исә ул кызлар бишәү! Җитмәсә, барысы да буй җиткән. Ә нәсел дәвам итәр улы юк. Җае чыккан саен Җәвит шуңа төрттереп алган була. Инде менә кызын Америкага да җибәрсә, бөтенләй күз ачырмас. Әле каршы булып кыланган була да ул. Соңыннан йөрер күкрәк киереп «Американ кодасы» булып. Күрәләтә моңа юл куя алмый Мәгъсүм. Киресенчә, үзе биш кызының берсен булса да чит илгә кияүгә биреп җибәрергә тиеш.
– Чит илнекеләрне кунакка чакырганда, терәлеп торган күршеләргә табыныгызда урын булмас инде... – дигән булды ул мут елмаеп.
– Син нәрсә! Сезгә урын гел түрдән! Сабираңны җитәкләп кичке җидегә кереп җитәрсең.
Ике күршенең утынлыктагы сөйләшүе шуның белән тәмамланды. Аның эчтәлеген хәләленә җиткереп, сөенче алмакчы булды Җәвит. «И рәхмәт, Җәвиткәем, аларга эндәшергә бөтенләй онытып торам! Ярый үзеңнең башыңа килгән!» дигәнне ишетергә өметләнде ул. Тик нинди мәҗлес үткәрсәләр дә аш-су остасы булган Сабира күршесен ярдәмгә чакыра торган Зәлифә ирен сүзсез генә утлы карашы белән көйдереп алды да теш арасыннан:
– Йөрисең шунда бака боты кыстырып! Нигә кирәк алар бүген? – диде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк