Логотип
#cөембикә_марафон

Икенче бирем: «Хыял + 0» 

Булыша: Фикерләүне киңәйтергә, «әгәр мин бай булсам...» дип буш хыял белән яшәүдән арынырга. 

Булыша: Фикерләүне киңәйтергә, «әгәр мин бай булсам...» дип буш хыял белән яшәүдән арынырга. 

Үтәү вакыты: 20-30 минут 

Кирәк: ручка һәм кәгазь яки гаджет. 

Ооо! Байлык, акча турында кем генә хыялланмый! Акча – тормыштагы иң мөһим әйбер түгел дияргә яратсак та, барыбер кирәк әйбер ул. Беләбез, аннан башка тормыш бармый. Акча артсын өчен аны шатланып кабул итә белергә, дөрес кулланырга һәм акча турында дөрес итеп уйлый белергә кирәк. Бу турыда бик күп язалар. Ә мин сезгә бер серле техника өйрәтергә телим. Тәк! Башта утырып уйлыйбыз – тормыштан канәгать булып яшәр өчен сезгә айга ничә сум акча кирәк булыр иде? Буш хыялларга бирелеп түгел, тормыштагы ихтыяҗларыгызны (фатир өчен түләү, балаларны түгәрәкләргә йөртү, массажга йөрү, үзегезне кайгыртырга, кередитны түләп барырга һ.б.) төгәл күз алдында тотып языгыз ул санны. Хәзер шул санга тагы бер ноль өстәгез. (Мисал өчен, миңа ай саен 40 000 сум алып яшәү комфортлы булыр иде, дип язып куйдым. Тагы бер ноль өстәгәч – 400 000 була.) Аңлыйм, үзеңдә шуның кадәр акча бар дип күз алдына китерүдән үк куркыныч булып китә. Барысы әкият кебек. Бу курку – безнең уйлар кысрыклыгыннан гына. Шуңа күрә, батырларча алга барабыз һәм үзебезне чыннан да ноль өстәгәннән соң килеп чыккан санга ия кеше итеп хис итәбез. Рәхәтләнеп, бар хыялларга ирек биреп менә шул кешенең бер көнен тасвирлап язабыз. Кайда яшисез, ничек уянасыз, иртән, көндез, кичен ниләр эшлисез, кайларга барасыз – барсында үзегез хыялланганча язып чыгарга! 

Бу күнегүнең серен киләсе юлы ачармын. Уңышлар телим! 

Социаль челтәрләргә «Сөембикә» марафонының икенче күнегүен ничек эшләвегез турында сөйләгәндә #Cөембикә_күнегү2 хештегын кую сорала.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар