Логотип
Белмәсәң бел

Ял көне кояш тотыла (астрологлар киңәше)

21 июнь көнне Мәскәү вакыты белән 21:41 минутта җирдә яшәүчеләр боҗралы кояш тотылуын күзәтәтергә мөмкин. Аны "ут боҗрасы" дип тә атыйлар.

21 июнь көнне Мәскәү вакыты белән 9:41 минутта җирдә яшәүчеләр  боҗралы кояш тотылуын күзәтәтергә мөмкин. Аны  "ут боҗрасы" дип тә атыйлар. 


Кояш тотылуны Үзәк һәм Көнчыгыш Африка, Оман һәм Йемен, Төньяк Һиндстан, Кытай һәм Япониядә яшәүчеләр ап-ачык күрәчәк. Ай кояшны тулысынча каплый. Кояш дискының 99 проценты капланып, ай тирәли якты боҗра барлыкка киләчәк. Шуңа аны «ут боҗрасы» дип тә атыйлар. Тотылу 38 секунд дәвам итәчәк. Кавказда, Кырымда, Новосибирскида, Иркутскида һәм Владивостокта  кояш кабып алынган алма формасында булачак.


Астрологлар бу вакыйгага ныклап әзерләнә. Алар кояш тотылу кояшның җәйге торгынлык көненә тору килүенә зур мәгънә сала. Кояш  бу вакытта Кысла йолдызлыгында, шуңа күрә Кысла, Игезәкләр, шулай ук Кәҗәмөгез, Кучкар, Үлчәү, Кызлар, Балык, Укчы йолдызлыгында туучыларга  күчеш чоры тәэсир итәчәк. Астрологлар  әйтүенчә, бу көнне  барлык йолдызлык билгеләренең кимчелекләре «уяначак». Кешеләр арасында аңлашылмаучанлыклар артачак.  Ачу килүләр, дөрләп кабынып китүләр күзәтелер. Шуңа күрә бер-берегезгә карата дәгъваларсыз гына аралашыгыз.  Шулай ук бу көнне үпкәләтүчеләрне кичерегез дип киңәш итә астрологлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар