Туңдырманы ничек ашысыз?

Галимнәр фикеренчә, туңдырма кешедәге стресс кичерешләрен басарга ярдәм итүче ризык санала. Туңдырмада нерв системасын тынычландыручы, кәеф кутәруче, йокысызлыктан арындыручы табигый дару булган алыштыргысыз аминокислота (триптофан) бар. Шулай булгач, дару урынына бер өлеш пломбир ашау күпкә яхшырак.
Туңдырманы ничек ашыйсыз?
Психологлар фикеренчә, туңдырма ашау ысулы да кеше холкын билгели ала. Мәсәлән...
Тешләп
Аларга каты бәгырьлек хас. Беренче карашка тешләп өзәрдәй агрессив күренсә дә, чынлыкта исә үз-узенә ышанмаучан кеше. Ә агрессивлык — ул бары тик үз-үзен саклау ысулы гына.
Ялап
Күзәтүчән, сак һәм бик тә әдәпле кеше. Аңа бераз булдыклылык кына җитешеп бетми.
Сындыргалап
Туңдырманы болай итеп фәкать шат күңелле, ачык йөзле кеше генә ашый ала. Алар тормышның яхшы якларын гына күреп, бернинди мәшәкатьләрсез, вөҗдан газабы кичермичә җиңел генә яшиләр.
Уйланып, теләр-теләмәс кенә
Йомык холыклы, тиз үпкөлөүчөн, кешегә ышанмаучан әмма ихтыяры көчле кеше. Аның канәгатьсезлек пәрдәсен ерта алучы зат үзенә мәрхәмәтле, тирән хисле, тугрылыклы дус табачак.
Кашык яисә печенье кисәге белән
Сак кеше. Иң элек кешене һәрьяклап, озаклап күзәтә бары тик шуннан соң гына аның белән дуслашырга кирәклеген хәл итә.
фото: https://pixabay.com/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Шушы ук темага
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
22 гыйнвар 2021 - 15:40Без имениБик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
-
22 гыйнвар 2021 - 15:43Без имениБик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 16:10Без имениКеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйчаКемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
-
22 гыйнвар 2021 - 19:15Без имениБала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
22 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениБездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.