Логотип
Белмәсәң бел

Омега-3 маеның төп 15 чыганагы. Чибәрлек һәм яшьлек продуктлары

Омега-3нең файдасы турында ишеткәнегез бардыр. Ул матдәләр алмашын яхшырта, кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра, гормональ фонны көйли, баш мие эшчәнлеген яхшырта, хәтерне арттыра, рухи халәткә йогынты ясый, ә иң мөһиме – тән тиресен, чәчләрне матурлата, организмны картаюдан саклый. 

Омега-3 җитмәгәндә:
тән тиресе корый, кубалаклана;
чәчләр юкара, коела, тоныклана;
тырнаклар сынучанга әйләнә;
игътибарны туплап булмый;
буыннарның хәрәкәтчәнлеге кими;
авыз эче кибә.

Һәр хатын-кыз көненә 1.1 г омега-3 кабул итәргә тиеш. Авырлы чакта һәм бала имезгәндә бу күләм бераз арта – 1.4 г. Ир-атлар өчен тәүлеклек норма – 1.6 г. 

Омега-3нең иң яхшы чыганаклары булып, түбәндәге ризыклар санала:
җитен мае (1 аш кашыгы) – 7.26 г;
җитен орлыгы (2 аш кашыгы) – 4.7;
чиа орлыгы (2 аш кашыгы) – 4.05 г;
әстерхан чикләвеге (28 г) – 2.57 г;
киндер орлыгы (2 аш кашыгы) – 2 г;
лосось балыгы (85 г пешкән балык) – 1.8 г;
сельдь (85 г пешкән балык) – 1.71 г;
анчоуслар (45 г, банкадагысы) – 1.22 г;
сардина (85 г әзере) – 1.19 г;
скумбрия (85 г әзере) – 1.02 г;
форель (85 г әзере) – 0.84 г;
сибас (85 г пешкән балык) – 0.65 г;
эдамаме борчагы (0,5 стакан әзер килеш) – 0.28 г;
креветкалар (85 г әзере) – 0.24 г;
тунец (85 г, банкадагысы) – 0.19г. 

Шунысы мөһим – үсемлекләрдәге омега-3 бары тик 15 процентка гына үзләштерелә. Көндәлек рационыгызны моны истә тотып төзегез.

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Дөрес туклану Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар