Логотип
Белмәсәң бел

Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?

Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.

Рушания ханым Минсәгыйрова, мөгаен, сезгә таныштыр да. Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, аны инде бөтен республикада үләнче дип беләләр. Ул дару урынына аяк астыбызда үскән үләннәрне генә түгел, гомумән, һәрвакыт табигый ризыклар куллану яклы. 

«Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди ул. 
Ни өчен икәнен дә аңлата.

– Бер ише кеше кәбестәне 3-4 көн генә тота да: «Әчегәч тәмсез, без аны «малосольный» килеш яратабыз», – дип ашап та бетерә. Аннан тагын әз-әзләп тозлый.

Тозларга куйган кәбестә кимендә ике атна әчергә тиеш. Шул вакытта гына аны бактерияләр яхшы итеп ферментлыйлар һәм безнең ашказаны әзер продукцияне – ферментланган, эшкәртелгән азыкны кабул итә. Ашказанына, эчәкләргә файдалы бактерияләр керә. Ашказаны рәхәтләнеп китә...
 
Тозлы әчегән кәбестәдә С витамины бик күп. Әмма тешнең эмале бозылмасын өчен кәбестәгә гел зәйтүн мае салып ашарга кирәк. Көнбагыш маен күп ашарга киңәш ителми, ул – организмдагы ялкынсыну процессларын көчәйтә. Минем үземә аның тәме, әлбәттә, күбрәк салатта ошый. Сүз уңаеннан, иң файдалы салат – ул винегрет.

Диабеттан саклану өчен дә һәрвакыт тозлы кәбестә ашарга киңәш итәм.

Тозлаган кәбестә никадәр әче булса да, бозылган булмый. Әгәр кәбестәнең өсте  кара плесень белән капланса, димәк, ул дөрес тозланмаган дигән сүз.  Бу очракта аны инде ашарга кирәкми. Ә өстенә ак кунык кына утырса, «бозылган» дип борчылмагыз – бер дә курыкмыйча ашый аласыз. 

Рушания ханым кәбестәне үзе менә ничек тозлый: 
– Кәбестәне турыйм: ваклап та ярый, эре итеп тә – үзегез ничек телисез. Аннан аны баскалап 3 литрлы банкага тутырам. 100 грамм тозны үлчәп краннан алган салкын суда эретәм. Безнең үзебездә краннан артезиан суы ага. Чишмә суы инде, кайнатмаган су... Тозлы эремәне кәбестә өстенә салам. Банка тулганчы су өстим, анысы да шул ук кран суы. Аннан, капкачын ябып, каты итеп болгатып алам: тозы тигез таралсын өчен шулай эшләргә кирәк.

Бер атна буе шулай капкачын ябып тотам. Һавасын чыгаргалар өчен шампур төсле нәрсә белән көн саен тишкәләп торам. Әмма моны сак кына эшләргә кирәк – банканы вата күрмәгез. 
Теләсәгез, кәбестәгә кишер турап салырга мөмкин, укроп орлыгы өстәсәң дә бик тәмле була. 

Рушания ханым  Минсәгыйрова турында уку өчен: http://syuyumbike.ru/news/cennosti/lnche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ряхмят.100 гр тоз купме су кирэк ?Маринад на 1 л воды ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Йөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!

      Хәзер укыйлар