Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Үләнче

Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр

– Түндербаш – болиголов крапчатый дигән үлән турында бөтен кешенең дә ишеткәне бардыр. Яман шештән дәвалану өчен кулланалар аны. Мин түндербашны Ульяновск ягына барып җыям. Икееллык агулы үсемлек ул: бер елны тишелеп чыга, икенче елны гына чәчәк атып, орлыгын коя. Төнәтмәсен аракы яки спиртка салып ясыйсың. Иң файдалы өлеше – чәчәкләре. Әмма аны киптергән килеш кулланудан файда юк: составында кониин бар – ул шунда ук очып бетә. Түндербашны җыйганда спиртны үзең белән алып барасың: чәчәкләрен кайчы белән кисеп аласың да, шунда ук банкага саласың. Аны кулланганда гына түгел, ясаганда да бик сак булырга кирәк. Түндербаш төнәтмәсе салынган банкага «агу» дип тә язып куям. Дөнья хәлен кем белгән: бәлки синең белән нидер булыр, ә төнәтмәне кемдер: «Бу нәрсә икән?» – дип, эчеп карар...

Сарут... Андыз тамыры... Бәбкә үләне... Чирәм... Ул бер үләннән икенчесенә күчә, аннан өченчесенә: кайда, нинди җирдә үсә, кайчан җыярга, нинди чирдән файдалы... Рушания ханым үләннәр турында, мөгаен, көннәр буе да сөйләп тора аладыр. Аяклы энциклопедия!
 
– Үләннәр күңелемә бер рәхәтлек бирә... Гел шулар белән генә шөгыльләнер идем. Капчык-капчык дару үләннәре җыюның бер авырлыгын күрмим. Аз гына буш вакытым булды исә урманга чыгып китәм... 

Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр. Юк, юк, табиб түгел ул. Казан химия-технология институтында белем алган. Кияүгә чыгып, биш бала тапкан. Мәшәкатьләре гел җитәрлек булган: йорт тулы бала-чага, терлек-туар, бакча... Кунакчыл йортларыннан кеше беркайчан өзелмәгән: Болгарга кем генә килсә дә, ире – Спас районы мөхтәсибе Фәрхад хәзрәт барысын да өенә чакырган. Хәзрәте күпме кешегә дисә, Рушаниясе шуның кадәргә табын корган. 

Ә дару үләннәре белән мавыгып китүе...
– Олы улымның никахын өйдә генә үткәрдек – бакча янына зур чатыр куйдык, шунда табыннар кордык. Бөтен нәрсәне өйдә генә әзерләдек. Җиңел булмады, билгеле... Хәзрәтнең кунак чакырырга яратуын әйттем инде – никах мәҗлесенә ике йөзләп кеше килергә тиеш иде. Өйдәге плитәләрдә урын калмагач, шулпаны мунча өйалдындагы плитәгә куйган идем. Кәстрүлне күтәреп алганда аягыма нидер булды. Авыртса да, түздем, узар дип уйладым. Озак та үтми, хаҗга киттек. Анда инде аякка баса алмыйча, хәзрәткә тотынып кына йөрдем... 

Авыртуымның сәбәпләрен эзли башладым. Мин бухгалтер булып эшләгән оешманың офисы элеккеге типография бинасында, хәреф җыю цехы булган урында урнашкан иде. Типографиядә эшләгән апаларны берәм-берәм искә төшердем: кемнеңдер аяклары авырта, кайсынадыр инсульт булды, кемдәдер склероз башланды... Офистагы 25 яшьлек бер егеттә исә онкология. Әйе, авыр металлар беркая да китмәгәндер, шушы диварларга сеңеп калгандыр... 

Канны чистартырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Тик дарулар түгел, ә үләннәр белән!

 Китаплар укырга керештем. Дингә килгәч тә, башта китапларны шулай су урынына эчкән идем. Укырга яратам мин! Кемдер алтынга, байлыкка кызыккан кебек кызыгып җыям китапны… 

Күңелдә сорауларым бихисап иде. Нинди үләннәр канны чистарта, кайсылары сөякләрне, кан тамырларын ныгыта? Инсульт булмасын өчен нинди үләннәр эчәргә?..

 Үләннәр белән шөгыльләнә башлагач, үземдә бер яңалык ачтым: күз хәтере көчле икән миндә. Моңарчы кешеләрне генә шулай яхшы хәтерлим дип уйлый идем. Үләннәрне дә истә калдырам, берсен икенчесе белән бутамыйм икән. Кат-кат күрсәткәннән соң да бик күпләрнең тагын: «Ә бу нинди үлән?» – дип сорауларына тәмам аптырадым башта. Аннан аңладым: Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бер үк сыйфатларны бирми. Димәк, бу – миңа бирелгән сәләт...

Үләннәр эзләп ерак барасы түгел, урман аларның өсләренә авып тора – өйләре янында ук. Бара, таба, җыеп кайта, киптерә. Дәвалауны, әлбәттә, үзеннән башлый: курслап-курслап эчәргә керешә. Үзе гел күзәтә: файдасы бармы-юкмы? («Мин үләннәрне аерым кулланырга яратам. Булышамы-юкмы дип тикшерү өчен дә шулай җиңелрәк. Ә үләннәрнең булышасына бик ышандым. Аллаһы Тәгалә берсен дә юкка гына яралтмаган».) 

Төпчегенә – Фатыймасына бала тудыру йортында инфекция иярткән булалар. Кечкенәдән ике атна саен чирли ул: ангина белән тилмерә. Антибиотик арты антибиотик алыштыралар... Кызын әрекмән һәм андыз (девясил) тамыры белән дәваларга тотына Рушания. Икесен бергә кушып кайната: бер аш кашыгы тамырны ярты литр суга сала. Фатыйма бик тыңлаучан бала – әнисе кушканча барысын да эчә. Бетә бит ангина! Котылалар! Әмма профилактика өчен тамырларын эчертүне дәвам итә Рушания. Кызы институтка укырга кергәч, порошок итеп ясап җибәрә башлый.

 Каникулга кайткач та, Фатыйманың иң беренче соравы үләннәр турында: «Кайсын эчим?» Әнисе әзерләп эчертә бит! Иртәнге намазга торгач, иркәләп уятып, әнисе эчерткән үләннәрнең дәвалау тәэсире тагын да көчлерәк. («Нәрсә җыярга белмәгән кешеләргә мин шул ике тамырны гына җыярга тәкъдим итәр идем: әрекмәнне һәм андызны».) 

Фатыйма терелгәч, канатланып, кыюланып китә ул. 

Бер киңәшмәдән хәзрәте бик каты авырып кайтып керә. Сирәк, әмма каты авырый ире. «Температура төшерәм дип, дару эчми тор. Миңа ышансаң, аларсыз да терелтергә тырышам үзеңне», – ди Рушания. Чәй урынына аңа бертуктаусыз нарат бөресе кайнатып эчерә. Хәзрәт өч көндә аякка баса. «Моннан ары дару алмыйбыз», – ди Рушания.

Алар өендә, чынлап та, дарулар юк хәзер. (Йод, водород перекисен санамаганда). Аның каравы, бөтен җир капчык-капчык үлән белән тулган. Яз җитүгә, яңалары белән буталмасын дип, искеләрен тавыклар астына сала икән. (Сүз уңаеннан, үзең җый-ганда үләннәрне – ике, тамырларны өч-дүрт ел да кулланырга ярый, ди ул. Спиртлы төнәтмәләрне исә ун ел буе да сакларга була.)

Дарулар урынына кул астында нинди үләннәр тотамы?
 
Усак каерысы! Әгәр температура икән, аннан да әйбәте юк, ди. Ләкин ул яз башында – яфрак ярганчы, бөреләнгәнче җыелган булырга тиеш. Салкын тигәндә дә иң беренче усак каерысына үрелә. Ашкайнату системасы белән бәйле борчулар (ашказаны авырту, күңел болгану) бар икән, ак әремне берни дә алыштыра алмый. Бер чеметем җитә. Тәмам чәчәкләнгәч, вак кына сары шарлар барлыкка килгәч, сыдырып кына аласың да, кулың белән уасың. Ул ютәлдән дә әйбәт. Үт кудыргыч сыйфатка да ия – күп проблемалар кешенең үт сыекчасы начар киткәннән килеп чыга бит. Ак әрем баш авыртуны да баса, паразитларны куа.  

– Утызлап төр үлән җыямдыр. Күкебаштан (медуница) башлыйм. Урманда язын чыккан иң беренче аллы-гөлле чәчәк ул – яз иртә килгәндә апрель ахырында ук очрый. Аны нәкъ менә чәчәк атканда җыярга кирәк. Күкебаш хәтта туберкулезны да дәвалый! Аннан – кыр наратбашы чираты. Әрекмән тамырын да, тузганакныкын да, һиндыба (цикорий) тамырын җир эрү белән җыям – көчле чакта. Гомумән, тамырларның барысын да диярлек иртә язда яки җир туңганчы көздән җыярга кирәк. Шактый мәшәкатьле эш ул... Кайсы елны андыз тамырына да иртә язда барам.

Дару үләннәренең күбесе безнең аяк астында ук үсә. Наратбаш, мәсәлән. Известь җитмәгән урыннарда күп очрый. Кан тамырларын гына түгел, безнең бит тиресен дә сыгылмалы ясый. Матурлык үләне! Гомумән, составында кремний булган үләннәрне даими рәвештә эчсәң битләр шомара. Наратбаш – сөякләрне ныгыта, кальцийның үзләштерелүенә булыша. Аны гел куллансаң, тешләрең ныгый. Менә минем яшьтә тешләр елдан-ел тизрәк җимерелергә тиеш кебек, әмма моны сизмим – кыш буе чәйгә наратбаш кушам. Әле оныклар җәйге каникулга кайтты: һәрберсенә чынаякка берәр наратбаш үләне төнәтеп бирсәң, теш табибына йөрергә дә кирәкмәячәк. 

Озакламый тигәнәкчек (репешок) дигән үләнне җыячакмын. Ул бавырны, канны чистарта, үтне куа, ютәлне куптара, кимерчәкләрне савыктыра, авыртуны баса, ашказаны-эчәк авыруларына килешә. Гомумән, файдасы тимәгән бер әгъза да юктыр. Сөт кушып, чәй урынына эчәргә мөмкин: битнең төсләренә кадәр үзгәреп китә. Сарут тамыры сөякләр өчен файдалы, кан тамырларын да чистарта, ныгыта, буыннарга тоз утырудан, кимерчәкләрне ашалудан саклый. Аяк астыннан иелеп өзәргә мөмкин булган тагын бер файдалы үлән – бәбкә үләне (спорыш). Аны чәй урынына төнәтеп эчсәң, бөергә, бәвел юлларына таш утырмый: ул ташларны әкренләп эретә, кисәк кузгатмый. 

Аир тамырын Идел буеннан җыям. Көчле дәвалау үзлегенә ия! Ялкынсынуларга каршы кулланып була, ир-атлар өчен файдалы. Ашказаны согының әчелеге түбән булганда бик булыша. Әгәр ашказаныгыз авырта икән, димәк, ул түбән – күтәререгә тырышырга кирәк. Югары булса, ашказаны тимерне дә эшкәртә. 

Будра плющевидная дигән үлән бар. Татарча исемен тапмадым – шуышма бөдрә дип үзем куштым. Бөтнеккә охшаган, әмма исе авыррак. Ул хәтта бавыр циррозын да дәвалый. Аны, гомумән, кырык төрле чиргә дәва (сороканедужник), диләр. Киптереп тә эчәргә була. Спиртка салып, төнәтмә итеп ясасаң, биттәге бетчәләрне дә бетерә. Әмма дозасын бик белеп кенә кулланырга кирәк: бөдрәдә аз гына агу да бар. 

Любисток дигән үлән исә бакчаларда үсә – исе сельдерейга охшаган. Аны чәчәк атканнан соң инде кулланырга ярамый. Җыеп, тәмләткеч урынына кулланып, аракы эчә торган кешенең бөтен ризыгына салсаң, организмнан токсиннарны чыгара, чистарта – организм аракыны кабул итми башлый, кеше аңардан бизә. 

Ә кара әремне чебиләр өчен җыям – ул аларның паразитларын куа. Тавыкларны яз җиткәч урамга чыгарсаң, алар иң беренче шушы кара әремне эзләп табып чукыйлар. Кычыткан белән кайнатып, чебиләргә суын эчерәм... 

Рушания ханым бер үләнне дә календарьга карап җыймый – кайсысы кайсы вакыт өлгергәнен болай да белә. Аның телендә иң еш кабатланган сүзгә өйдәгеләр күптән күнгән: «Менә хәзер шул үләнне җыеп алырга кирәк...» Әмма урынын белсәң дә, үзең генә чыгып китә алмаган чаклар да бар – кайчак 30–40 чакрымга барырга кирәк. Хәзрәтнең эш режимына көйләнми чараң юк... Бик күп үләннәрне Фәрхад хәзрәтнең туган авылына – Татар Такталысына барып җыялар. Болгардан 40 чакрымда – олы юллардан читтә утырган авыл ул. 

Андыз тамырын эзләп сазлыклы урыннарга баралар – анда да хәзрәтсез булмый. Язын өлгермәсәләр, көз көне – сентябрь ахырларында, җир катканчыга кадәр җыялар. Рушания андызны көйгән сабагы, тамырының исе буенча да таный. Андыз янында аксыргак дигән бик агулы үлән үсә. Көзен сабаклары кипкәч, җыйганда бутау ихтималы зур. Шуңа күрә дә ул: «Кеше үзе белгән үләнне генә җыярга тиеш. Йә аларны таныган берәрсе белән җыярга барырга, йә үләнне белгән кешедән генә
алырга кирәк», – ди. 

– Сәламәтлегебез какшауның өч сәбәбе бар дип саныйм, – ди ул. – Беренчесе – дөрес тукланмау (ярамаган ризыклар ашау, витаминнар, йод җитмәү); икенчесе – организмга физик зыян килү (бәрелү, имгәнү, сыну); өченчесе – психоэмоциональ халәт. Шуңа күрә үләннәр белән генә бөтен чирне дәвалап була дип ялгышмаска кирәк. Физик зыян килгәндә, кан составын яхшыртып кына терелә алмыйсың бит, мәсәлән...

Иң авыры – психоэмоциональ халәт. Ул кешене эчтән җимерә. Тынычландыргыч үләннәр эчеп кенә котылып булмаска мөмкин. Комплекслы якын килергә – организмны гармониягә китерергә тырышырга кирәк. Стресс вакытында нинди матдәләр организмнан китә – шуларны тулыландырырга. Әйтик, менә андый чакта кортизол дигән гормон бүленеп чыга, ә ул буыннарга җимергеч тәэсир итә. Олы кешегә кальций эчү инде шактый куркыныч. Эремчек, сыр кебек ризыклар даими ашасаң да, кальций сеңми, шуңа составында кремний булган үләннәр эчәргә кирәк. Кремнийга бай кыр наратбашын июль ахырына кадәр дә җыярга ярый. 

Үләннәрне вакларга Рушания ханымның махсус тегермәне бар. Читтән караганда бик гади күренә ул: алюмин кәстрүл, «болгарка», ниндидер пычаклар... Үләнченең шундый хыялы барын ишетеп, кулы эш белгән бер оста ясап биргән. Аңа кадәр биш каһвә тарткычын ваткан ул. 

Рушания ханымның тагын бер хыялы бар әле. Бурадан салынган келәт! Ниндидер үләннең кирәге чыккан саен чормага менеп йөрү дә читенрәк. Ә келәт башка булыр иде: ул анда үләннәрен таратып куяр иде, капчыкта саклыйсын – капчыкка тутырып, эләсен – элеп... 

Ниһаять, гел тел очында торган сорауны бирергә җай чыга: чәйгә нинди үләннәр куша икән ул? Гади чәй генә эчмидер инде үләнче!

– Чәйгә карлыган яфрагы, кышын әле кайвакыт ботагын да алып кереп салам. Карлыган организмнан тозларны куа: аны җәй буе эчсәң дә бик әйбәт. Май аенда җыеп калырга тырышырга кирәк... Бөтнек. Аның бездә әллә ничә төре үсә. Мин үзем «мята перечная» дигәнен яратам. Йөрәк ритмында үзгәрешләр башланса, беренче мәлләрдә ул аны дәвалый. Берәр ай эчәргә кирәк. Чәчәк атканчы җыйсаң әйбәтрәк – аннары көче кими... Чирәм салам – ул да организмда утырган тозларны куа. Даими эчсәң, бөердәге ташларны эретә хәтта... Наратбаш үләне кушам – файдасы турында әйттем инде... Чәйгә салу өчен кыш көне зирек күркәсе җыябыз. Аны бөтен кешегә киңәш итәр идем. Ул организмнан токсиннарны чыгара. Бер уч күркә җитә бер пешерергә. Яшел чакта түгел, нәкъ менә каралгач кына җыярга кирәк, әйткәнемчә, көз ахырында, кыш башында... Мәтрүшкәне вакыт-вакыт кына кушам. Балалар кайткач, мунчадан чыккач... Аларга гел җыеп җибәрәм: шәмәхәсен дә, сарысын да. Сүз уңаеннан, сары мәтрүшкә депрессиядән дә булыша. Менә хәзер озакламый ясмин (жасмин) чәчәк ата: чәчәгенең дә, яфрагының да депрессиядән файдасы зур. 

Кайчак гел кырлыганга (иван-чай) күчеп алам. Күп кеше аны чәчәк аткач җыя, әмма чәчәк аткач күп үлән-нәрнең файдалы сыйфатлары кими. Ә тубылгыны (таволга), мәсәлән, нәкъ менә чәчәк аткач җыярга кирәк. Баш авыртамы, салкын тидеме – чәчәген аз гына чәйгә салып эчәсең. Ул иммунитетны күтәрә.  
Июль аенда сырганакның (облепиха) яфрагын ферментлап, чәй итеп ясап куярга мөмкин. Җыйган яфракны иттарткыч аша чыгарып, пыяла яки эмаль савытка салып, өстен тастымал белән каплап кояшка куясың. 3–4 сәгать үз согында торсын. Аннары юка гына итеп җәеп киптерәсең. Иммунитетны күтәрә торган бик файдалы чәй килеп чыга... 

Әйе, Рушания ханым хаклы: үлән белән дәвалану өчен бик зур тырышлык кирәк. Дару кабып кына куясы җиңел шул... Әмма үләннәр ярдәмендә чирдән бөтенләйгә арынырга мөмкин – монысы мөһимрәк. 

Тагын бер мөһим кагыйдә: үләннәр кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү мәҗбүри!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рахмят

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызыксынып укыдым.Бик рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хэерле иртэлэр, кэннэр телим хэрмэтле редакция! Бу статья журналнын кайсы номерында урнаштырылган икэн? Рэхмэт, файдалы мэгьлумат.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!

          Хәзер укыйлар