Логотип
Белмәсәң бел

​Назлану өчен алты медицина сәбәбе

Секс – ләззәт бирә торган гына шөгыль түгел, ул әле файдалы да. Мәңгелек яшьлек бүләк итә дип әйтеп булмый, шулай да чираттагы тапкыр бәхетле елмаеп, бернинди уйлар калмаган баш белән мендәрдә ятканда, яшьлекне һәм сәламәтлекне саклау юнәлешендә «эшлисез» дип ышандыра белгечләр. Беренчедән, кәеф күтәрелсә, икенчедән авырулар урап узачак.   

Секс – ләззәт бирә торган гына шөгыль түгел, ул әле файдалы да. Мәңгелек яшьлек бүләк итә дип әйтеп булмый, шулай да чираттагы тапкыр бәхетле елмаеп, бернинди уйлар калмаган баш белән мендәрдә ятканда, яшьлекне һәм сәламәтлекне саклау юнәлешендә «эшлисез» дип ышандыра белгечләр. Беренчедән, кәеф күтәрелсә, икенчедән авырулар урап узачак.   

Аллергиядән ярдәм итә 

Бу шаяру түгел! Әлеге ләззәтле шөгыль аллергия, хәтта астма билгеләреннән дәвалаучы табигый чара. Секс стрессны бетерә (ә борчылу – авыру килеп чыгуның бер сәбәбе), икенчедән, канны кислород белән тулыландыра, сулыш органнарында кан йөрешен яхшырта.  

Яшьрәк күренергә булыша  

Шотландиядә бу уңайдан тикшерү үткәргәннәр. 18 яшьтән 102 яшькә кадәрге 3500 кешенең гадәтләрен, сәламәтлеген өйрәнәләр. Тикшерүләр шуны күрсәткән: даими рәвештә секс белән шөгыльләнүчеләр (бу атнага бер тапкыр булса да дигән сүз) яшьрәк күренгәннәр. Назланулар стресс белән көрәшә, йокыны яхшырта. Нәкъ менә йокы туймау һәм һәрвакыт борчылып йөрү – картаю сәбәпчесе. Шуңа күрә ялкауланмагыз, яшәрү өстендә ешрак эшләгез! 

Иммунитет күтәрә 

Иммунитетыгызны 30%ка арттырасыгыз киләме? Атнага ике тапкыр, онытылып, секс белән шөгыльләнегез. Бу А иммуноглобулины дәрәҗәсен арттырачак. Ә ул организмның авыруларга каршы тору сәләте өчен җаваплы. Моннан кала, тикшеренүләр җенси активлыгы югары булган кешеләрдә инсульт, йөрәк авырулары, яман шешнең кайбер төрләре һәм салкын тию очраклары кимрәк булганын раслаган. Сарымсак ашарга кирәк тә түгелдер, бәлки. Профилактиканың ләззәт бирә торган чаралары да бар икән бит! 

 Ябыгырга ярдәм итә  

Секс спортзалны яки иртәнге йөгерүне алыштырмый. Шулай да цифрлар менә нәрсә «сөйли»: 20 минут дәвам иткән «сеанс» 96 калорийны яндыра. Бу бер кисәк торт дигән сүз! 

Авырту тойгысын киметә  

Җенси якынлык артрит, баш авырту, күрем вакытындагы авыртулардан ярдәм итә.   

Гомерне озынайта 

Яшь барган саен сәламәтлек өчен секс бик мөһим һәм файдалы. Алда язганча, ул йөрәк һәм кан тамырларының торышын ныгыта. Хатын-кыз һәм ир-атлар арасында үлемгә китергән иң зур сәбәп нәкъ менә шул авырулар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 50 яшьтән өлкән кешеләр арасында елга бер булса да җенси якынлык кылганнарда әлеге чирләр ике тапкырга кими. Килешерсез, бик җитди аргумент! 

Һәм тагын бер сәбәп... 

Ләззәтле минутлар кичергәннән соң, көзгегә күз төшереп алыгыз әле. Анда сезгә бөтенләй икенче кеше елмаячак! Ул кешенең бу минутта бик бәхетле булуын һәм яңа көнгә ташып торган энергия белән керәчәген сизәрсез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .

    Хәзер укыйлар