Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлавы

 

 

Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.

1998 елда Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны – үз хезмәте белән республикабызның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Бу безнең өчен – миллионлаган битараф булмаган укучылар өчен дә бәйрәм.

Россиядә кебек үк, республикада да массакүләм мәгълүмат чаралары инде күптән мәгълүмат чыганагы гына түгел, журналистлар, актуаль көн тәртибен булдыруда турыдан-туры катнашып һәм кешеләрнең кәефенә актив тәэсир итеп, заманны чагылдырып кына калмыйча, аны тудыра да.

Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе, үзенең көннән-көн кирәк булуы белән аерылып торды. Моның турында республика массакүләм мәгълүмат чаралары язганнарны өземтә итеп китерүнең һәм аларның йогынтысының даими югары рейтинглары да сөйли.

Республика матбугатының гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм журналлар, вебсайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә республиканың йөзьеллык тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш тапты. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде. Шулар арасында – күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар. Шуңа күрә дә Басма сүзгә ышаныч зур, ә журналист һөнәре зур хөрмәткә һәм танылуга лаек. Журналист осталыгы башлангычларына өйрәнүчеләргә дә, тираж саны һәм «кликбейт»лар артыннан куганда, үз исеменә һәм эшлекле репутациясенә тугры булу, элек-электән килгән традицияләрне саклап калу гаять әһәмиятле.

Коронавирус пандемиясе безнең көндәлек тормышыбызга үз төзәтмәләрен керткән бүгенге вакытта бу тагын да зур әһәмияткә ия. Турбулентлык зонасы икътисадның һәм иҗтимагый тормышның күп кенә тармакларын, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларын да, үз эченә суырып алды. Яңалыкларны бирү форматлары һәм тизлеге үзгәреп тора. Кайчакта каршылыклы мәгълүмат ташкыны бара торган процессларны аңлауны сизелерлек авырайта, шуңа күрә көн вәзгыятенә анализ ясый, алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматның бихисап күләмен максатчан аудиторияләргә һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора.

Хөрмәтле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11272
    5
    141
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6904
    1
    91
  • 7881
    2
    53
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8936
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...