Логотип
Актуаль тема

Остеопороз эпидемиясе якынлаша (киңәшләр)

Якын киләчәктә табиблар остеопороз эпидемиясен фаразлый. Белгәнегезчә, остеопороз – сөякләрнең зәгыйфьләнүе. Аның аркасында аяк-кулларның сыну ихтималы бермә-бер арта. Мисал өчен, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең 70 процент сөяк сыну очраклары – остеопороз билгесе.


Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бу авыру еш кына инвалидлык һәм үлемгә китерә торган сәбәпләрнең берсе булып тора. Йөрәк-кан тамырлары, онкология, шикәр диабеты авыруларыннан соң,  куркынычлык буенча, дүртенче урынны били.

Остеопороз – сөякләрнең зәгыйфьләнүе

25-30 яшькә кадәр кешенең сөяк тыгызлыгы арта, ә аннан соң кире процесс башлана. Әлбәттә, бу күренеш һәркемдә төрлечә бара.
 


Россиядә 50 яшьтән өлкәнрәк һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат бу чирдән интегә. Өлкән яшьтәгеләрнең, аяк яки кул сынганнан соң, ярты ел эчендә үлеп китүләре еш очрый.



Авыруны ачыклау

Заманча медицина ысуллары кешедә бу авыруны ачыкларга ярдәм итә. Мисал өчен,  денситометрия ысулы – шундыйлардан. Бу – сөяк тукымасының ультратавыш диагностикасы. Аның ярдәмендә остеопорозны (сөякләрнең тыгызлыгы 3-5 процент кимегәндә) ачыкларга мөмкин. Рентген сурәтендә исә сөяк тукымасының 15-20 проценты эштән чыккач кына үзгәрешләрне күреп була.

Хәер, остеопроз барлыкка килүнең башка сәбәпләре дә бар. Умыртка сөягенең тайпылышы бу авыру турында хәбәр итә торган сигнал булырга мөмкин. Остеопороздан интегүчеләрнең күбесе тиз хәл китүдән зарлана. Шунысы да бар: кандагы кальций дәрәҗәсен белү генә бу авыруны ачыкларга ярдәм итми.

Хатын-кызларда бала тапканнан соң бу чирдән интегү куркынычы 10-15 процентка кими. Бу исә йөклелек чорында ана организмының “яңаруы” белән бәйле.

Остеопороз булганда, файдалы продуктлар:


1. Кәбестәнең барлык төрләре, аеруча брокколи.
2. Чикләвекнең һәр төре.
3. Бөртекле һәм кузаклы культуралардан әзерләнгән ризыклар.
4.  Әче сөт продуктлары.
5. Күрәгә, кара җимеш.
6. Яшеллек, аеруча шпинат.
7. Яшелчә, җиләк-җимеш.


Авыруны дәвалау

Бу авыруны дәвалау – озакка сузылган процесс. Чөнки, беренче чиратта, дәвалану өчен билгеле бер рацион төзергә, дәвалау гимнастикасын да ясарга кирәк. Җитмәсә, чамасын белеп, кояш ванналарын куллану да мөһим.

Балык мае да бу чирдән котылырга ярдәм итә. Чөнки нәкъ менә ул – D витамины чыганагы. Саф һавада сулауны режимга кертеп җибәрергә кирәк. Шунысын да истә тоту зарур: остеопороз – картаюның котылгысыз нәтиҗәсе, дип уйларга ярамый. Бу авыру сезгә кагылмасын дисәгез, беренче чиратта,  профилактика ясарга кирәк.

Профилактика

1. Сәламәт яшәү рәвеше һәм рациональ туклану – 21 гасыр эпидемиясенең дошманнары.
2. Аэробика, йөгерү, спортның уен төрләре, гимнастика, йөрү белән беррәттән, көч таләп итә торган күнегүләр дә ясарга кирәк.
3. Остеопороз булган хатын-кызларга югары интенсив күнегүләр ясарга, шул исәптән, сикерергә ярамый.
4. Өлкән яшьтәге хатын-кызларга физик күнегүләрнең шәхси программасы булдырылырга тиеш.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар