Маҗаралар, сәяхәтләр, адреналин, экстрим – болар минеке! Студент елларындагыча, Америкага китеп эшләп кайтсаң иде ул!.. Нью Джерси штатының Фрихолд шәһәреннән 22 чакрымдагы Маналапан шәһәренә – эш урыныма көн дә автобуска түләп йөрмәс өчен (аена 60 доллар), 40 долларга велосипед сатып алган идем анда. Бер йортта бергә яшәгән Литва егетләре шулай өйрәтте. Кайтып китәр алдыннан җыеныбызныкын сатып калдырдым. (Өйләренә миннән берничә көнгә алданрак очкан шул Вильнюс малайлары киңәше буенча инде.