Логотип
Актуаль тема

Кыска шортылы татар гүзәлләре

Без Бөтендөнья татар Конгрессының VI нчы съездыннан бик күп матур тәссоратлар алып кайттык. Дөньякүләм чара бик дәрәҗәле үтте, кунакчыллык, хөрмәт, эшчәнлек - һәммәсе дә бик зур әзерлек турында сөйли иде. Барысы өчен дә рәхмәт.

Әмма, “туй үпкәсез булмый”, дигәндәй, күңелне шактый кырган әйберләр дә очраттык. Бу фотосурәттәге татар кызларының киеменә кагылышлы булыр.


Татарстан Президенты игътибарына чыгарылган ошбу тамашаны оештыручылар татар киемнәре дип тәкъдим итсәләр дә, аны читтән карап кабул итү бик тә авыр булды. Ни булды бу? Артык чаштыру белән мәмләкәт җитәкчесен шаккаттырырга уйладылармы? Әйе, Рөстәм Нургали улы үзенең тыйнаклыгы сәбәпле, бу туташларны энә күзеннән үткәрмәгәндер, югыйсә, дәшми калмас иде. Без нигә бәйләнәбез, дигән сорау тууы ихтимал, барын да тәртип белән языйк.

Башлап, сорауга каршы бик тә җирлекле икенче бер сорау туа: Бөтендөнья татар конгрессында татар киемнәрен күргән, белгән, аның тарихы белән таныш булган бер кеше дә юк микәнни? Булса, кая карыйлар?
Югыйсә, нигә әле барыбыз да әлегәчә әдәп, зәвык, пакълек үрнәге булган татар хатын-кызларын мондый җилбәзәк образда халык алдына чыгаруга күз йомып торалар. Игътибар белән карагыз да, әйтегез, зинһар: кая монда татар милли рухын чагылдырган кием үрнәкләре. Күренми! Алай булгач, ник ул тамаша ителә.

Бу киемнәрне кемнәр кигәнме? “Татар кызы” бәйгесенең финалчылары алар! Әйе шул, менә шушы аңлаешсыз чүпрәкләргә төргәч, танырлыклары да калмаган.
Быел без Уфада Федераль дәрәҗәдә шушы бәйгене каршы алырга әзерләнәбез. Әлегәчә Уфада уза килгән төбәк “Татар кызы” бәйгесендә ассызыкланган милли рух, әдәп таләпләренең эзе дә калмаган монда. Ә һәр туташны саф милли рухлы итеп күрсәтү өчен күпме тир түгелде, югыйсә? Бу нәрсә, уртак максаттагы эшкә төкереп бирүме? Без моның белән риза түгелбез, килешмәячәкбез һәм татар кызлары мондый киемнәрдә йөрмәячәк дип шактый кискен белдерергә мәҗбүрбез.

Чөнки:
Беренчедән, нәкъ шул милли үзенчәлекләрне исәпкә алмау, милли йола-гадәтләрнең асылын сакламаудан шундый бәйгеләрдән халыкның гайрәте кайта. Икенчедән, үсеп килүче татар кызларында милли кием турында тоташ ялган фикер формалаша. Санап тормыйбыз, кире нәтиҗәләр моның белән генә бетми дә. Ә төп гаеп аны тәкъдим итүчеләрдә!
Соңгы вакытта артык чуарлыкка бирелеп, тыйнаклыкны онытып җибәреп, сайлап алу мөмкинлекләре киңәю дә үз эзен калдырадыр, татар хатын-кызларының милли киемнәре үз төсен югалтты. Татар киеменә, аның асылын һәм тарихын белмәү сәбәпле, моңарчы ят булган зәвыксыз, очсыз ялтыравыклар, карашка ятышсыз элементлар күпләп кертелә башлады. Аларда шулай ук тарихка нигезләнми генә кертелгән төрек кинофильмнарындагы үрнәкләр дә (бу шулай ук тәнкыйтькә тотылган иде), башка ят культуралар йогынтысы да чагыла. Кая соң ул татар халкының үзенчәлекле, күңел нечкәлеге белән иҗат ителгән, һәр бизәге аның тарихын, яшәешен, керсез күңелен чагылдырган илаһи, нәфис кием үрнәкләре?
Бүген бу тема һич кенә дә юктан гына күтәрелми. “Татар кызы” бәйгесенә әзерләнүгә алынганчы, без татар тарихына кагылышлы бик күп мәгълүмат тупланды, татарның милли кием үрнәкләре белән таныштык. Шулай ук бу өлкәдә яхшы белгеч булган күренекле кешеләр белән киңәш-табыш ителде бездә.
Бу эшләргә карап ни әйтергә кирәк: Әгәр аны кемдер шәхси мәнфәгатен яклау, аклау өчен вакларга алынса, икенчеләр тарихны тергезеп, киләчәк буыннарга калдыру өчен барлый. Бу чуар маскарадта Сөембикәнең сыктавы гына ишетелә. Татар рухын сатып алып булмый. Ул булса була, булмаса –юк! Игътибар белән карагыз әле: татар гүзәле титулын яулаган кызлар бүген кыска шортыларда, үтә күренмәле итәкләрдә, тәненә ябышкан киемнәрдә, кызыл перчаткаларда һәм басып торышлары ни? Нәрсә бу? Аларны ”Кызыл фонарь”гә әзерләгәннәрме? Төнге клублар ял итә бит монда?!.
Бу күренешне күп делегатлар күрмәгән булып чыкты. Бәлки берәр акыллы кеше табылып, тизрәк кеше күзеннән яшергәндер, шулай була күрсен. Әмма күргәннәр тирән борчылу белдерә икән, чынлап та үтемле булган. Әгәр режиссер шушы уен максат итеп куйган булса, сөенсен, моңа ул иреште, әмма үзенең каръерасына симез нокта куелганын белсен. Һәрхәлдә татар мохитендә аның эше бетте!
Коллекция күп ризасызлык тудырды. Башлап интернетка куелган берничә кайтавазга күз салыйк:
Татар туташларына моны кидерүләреннән күңелебез рәнҗеде...

Күн шорты, үтә күренмәле итәк һәм кызыл перчаткалар – татар кызларына хас булмаганча агрессия, “мине ал!” дип кычкырып тора ич...



Бу коллекция тамашачыга ни алып бара? Матурлык та, зәвык та, нәфислек тә, наз да юк монда. Коллекция авторы татар туташларының нечкә зәвыген юк иткән.
Татар тарихын белгән кеше беркайчан да мондый коллекция төземи...
Фикеребезнең бәсен артырыр фикерләр дә бар.
Идрис Газиев— җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, РФнең атказанган артисты, күренекле сәнгать эшлекллесе, вокал сәнгате кафедрасы профессоры бу уңайдан ни дип белдерә укыгыз да, мыегыгыгызга чорнагыз, зинһар.

“Бу коллекцияне татар мәдәниятен, тарихын, әдәбиятен, культурасын бөтенләй белмәгән кеше эшләгән. Кием элементларын искә алыгыз, кайда монда милли аһәң, моң байлыгы, тарихи сулыш һәм башка кыйммәтләребез? Алар берсе дә юк. Мондый үзенчәлекле, нечкә детальләрдән торган милли коллекцияне татардан башка милләт кешесе дөрес итеп эшли дә алмый. Аны татарның җанын, йөрәк тибешен, моң-зарын, шатлык-сөенечләрен, эчке дөньясын, кичерешләрен аңлаган оста гына тиешле дәрәҗәдә күрсәтә ала. Гомумән, һәр сәнгать өлкәсендә - ул нинди милләткә, халыкларга кагыла - шул нәсел, милләт вәкиле генә аны камил итеп эшли ала. Бу коллекция бернинди дә соклану уятмады. Мондагы ачыктан-ачык ирек, зәвыксыз детальләр куллану, киресенчә, кәефне кырды, бу бик уңышсыз эш.
Сәнгать серләрен, нечкәлекләрен яхшы белүче тагын бер шәхеснең фикере күп нәрсәгә ачыклык кертер. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов болай ди:
“Бу коллекциядә, минемчә, татар киеме элементларын заманчага яраклаштырырга тырышканнар, көн дә киерлек итмәкче булганнардыр. Әмма аларны бик саксыз, теләсә ничек кулланганнар.. Әйтик, читек бизәкләре өс киеменә куелган. Ә ул һич кенә дә алай булырга тиеш түгел. Чөнки татар милли киемендәге һәр бизәк халыкның яшәешен, аерым кагыйдәләрне тасвирлый. Бу коллекциягә акыл белән килмәгәнәр, белми тотынганнар. Гомумән, татар киеменнән көлү кебек килеп чыккан
Уйлап карасаң, йола-гадәтләр берлеген тергезсәң, татар хатыны толымнарын ире янында гына сүткән. Ә бу сурәттә “чәчен җилгә очырганнар” үрнәге генә чагыла. Бу бер дә татар хатын-кызын бизәми, милләтнең матур әдәбен, әхлак үрнәкләрен кайтару юлында салынган тырышлыкларын юкка чыгара. Сәхнә биеклек, матур үрнәкләр, югары сәнгать кенә куела торган урын. Ә бу киемнәргә карап ни әйтерсез, кайда монда татарлык? Сылулар тәненә сылашкан бу чуарлыкта милләт турында нинди мәгълүмат коды салынган булуы мөмкин. Һәм аның тәрбия мәгънәсе нинди? Кем өчен бу? Ниңди татар өчен бу шыптагайлык?
Мондый түбән дәрәҗәле күргәзмәләр татар хатын-кызының матурлыгын, гакылын, тәрбиялелеген күрсәтергә тиеш, әллә бу ялгыш фикерме, әйтегез? Бу юллар милләтнең саф өлгесе, саф татар балалары тудырып, тәрбиялисе татар хатын-кызларының милли нигезе һәрьяклап та салынырга тиеш дигән уйлардан чыгып язылды. Без үзебез, татарлар, бу хакта уйламасак, башка халыклар әнә шулай алдан уйлап эшләп тә куяр. Болай да маңкортлашып барган милләтебезнең асыл затларын берәмләп сакларга тырышып, милли рухта уздырылучы “Татар кызы” бәйгеләрендә мондый түбәнлеккә урын булырга тиеш түгел. Безгә ни кияргә читтән килеп өйрәтмәсеннәр. Бөтен Ауропа белән Көнчыгышны кушып бутаган винегрет коллекцияләр кирәкми татарга. Үзен бәяләмәгән, туган җирен сөймәгән, тарихын белмәгән, халкын танымаган, башкалар исәбенә кәсеп итәргә өйрәнгәннәр кисен аны. Безнең тарихыбыз да, мәдәниятебез дә, әдәбиятебез дә, кием зәвыгы да, милли рухыбыз да сүнмәгән. Милли рух сатыла, алмаша торган байлык түгел. Аның нигезе, тармаклары киң һәм алар татарның йөрәгенә, тарихына тоташкан.
Башкорстан җирендә ике тугандаш милләт мөселманлык рухын саклап, бер-беребездән матур үрнәкләр алып яшибез. Мондый киңкүләм тәртипсезлеккә туган җиребездә күз йомып кала алмыйбыз. Уфада узачак “Татар кызы” бәйгесендә мондый килмешәклеккә урын булмас дип ышанабыз. Югыйсә, оятын юып бетәрлек булмас. Чиләбедә узган ул бәйгеләрдә нәкъ шул милли рух җитмәде, милләт җанына ят үрнәкләр өстенлекле булды. Шуның өчен ул шелтәләнде. Әмма, зур тырышлыклар салып, күп финанслар салынучы мондый чаралар тәгаенләнешеннән читкә тайпылырга тиеш түгел. Ул милләтара шоу түгел, милли рух белән сугарылган бәйрәм булырга хаклы. Мөселман туташларын мондый рәвешкә кертеп, федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә сәхнәгә мендерү ата-бабаларыбыз рухы алдында зур гөнаһ булса, балалар алдында – хурлык ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес язылган. Чилэбедэге Татар кызы конкурсын куреп бездэ аптырадык. Аны урысча Татар кызы итеп уткэргэнче уткэрмэсеннэр иде. Адый чаранын аренада уткэрелуе хичтэ дорем тугел. Кызларнын йозлэредэ куренми. Сузлэре фонограмма...йорилэрдэ йорилэр сэхнэдэ....сьезд вакытындагы показныда шул чилэбедэге ханым оештырганын курэбез... йорэгендэ татар рухы булмагач акча булу белэн генэ булмый шул....кызганыч татарнын килэчэген акчалы манкуртлар хэл итэ......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уфа татарлары хэрвакыттагыча бик уткер хэм турасын чэпэп язалар...узэклэренэ уткэндер инде...бик талантлы эшчэн бездэ татар халкы....татар халкына аткан ук ин берече безнен йорэккэ килеп кагыла...безне жэрэхэтли. Татар чараларыда уфада уткэрелсэ югары кимэлдэ уткэрелэ. Халык очен андый чаралар зур ваеыйга. Кай вакыт авылдагы эбилэрдэ, сезнен уфада татарча чаралар утэ дип безгэ сойлэп аптыраталар. Э уфалар казаннардан чын татар рухлы чаралар котэ. Сьезда булмасакта без аны кон саен интернеттан телевизордан карап бардык. Чонки казан безнен очен рухи башкала дип исэплибез. Бу кургэзмэ кунел этэргеч куренеш. Ярар булгалый. Чилэбелэр кубрэк урыс бит инде алар. Чилэбе очен бу бик таман еимэл. Э менэ ВКТ житэкчелэре очен бу бик тубэн кимэлдэге чара. Безгэ чынлапта ощамады

      • аватар Без имени

        0

        0

        "Сөембикә" журналына актуаль сорау күтәргән өчен рәхмәт! Уйлап карасаң, бер проблема да юк төсле күренә. Кызлар, яшьлек, кием күрсәтү... Әмма болар барысы да ТАТАР кызы хакында бара. Татар кызларының зәвыгын күрсәтердәй, асылын чагылдырырдай бердәнбер киң масштаблы чара ул "Татар кызы" бәйгесе. Әлеге бәйгедә җиңү яулаган гүзәлләребез илебез киңлекләрендә барган татар чараларының сәхнәләрен бизи. Әлеге статьяда да шул нәкъ шул хакта. Шуңа да конкурска җитди килергә, кызларның кием-салымына, нәрсә сөйләүләренә, ничек сөйләүләренә җитди карарга кирәк. Инде ничә еллар Уфабызда "Нәүрүз гүзәле" ( хәзер " Татар кызы") конкурсы оештырылып килә. Халык әлеге чарага ябырылып килә. Елдан ел конкурсның дәрәҗәсе үсә, матурлык алиһәләренең тышкы чибәрлеген генә күрсәтүгә корылмаганлыгы белән ул республикабызда яшәүче татар милләтенә тагын да кадерле. Мәгънәви яктан көчле программа, татар халкына, гына хас булган мотивлар, татар хатын-кызына гына хас булган сыйфатлар үзенчәлеге кызыл җеп булып чараның оештыру өлешеннән башлап җиңүчене билгеләгәнчегә кадәр сугарылган. Быел көз татар милләтенең асыл бер төбәге булган Башклртстаныбызда "Татар кызы" конкурсы үтүе билгеле. Халыкны европалашкан, урыслашкан конкурслар белән алдап булмый. Андый чаралар дистәләрчә уза шәһәребездә. Татар кешесенең, шәхсән минем дә туган илебез Башкортстаныбыз, Уфабыз сәхнәсеннән татар рухы белән сугарылган, энәсеннән җебенә кадәр татар моңына уралган, татарча фонограммасыз туган телдә саф сөйләшкән, зәвыклы итеп киенгән, горурланырдай татар гүзәлләрен күрәсе килә.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бәй-бәй-бәй... Ниһаять Уфа татарларының да тавышы чыга башлады. Хатын-кызларның баш журналында мондый статья чыгу яңалык. Ничек курыкмаганнар диген. Уфа турында сүз барса гел йомып калдыралар бит. Татар дигәннән "Нур" театры спектакльләре дә концертлар инде. Аннан елына бер үтә торган татар кызлары конкурсы."Татар кызы"н да "Берлек" оешмасы үз канаты астына алмаса, ул мондый дәрәҗәгә үсмәс иде. Кемдер инде конкурсның режиссеры, коручысы, әмма без бик канәгать югары итеп күрсәтә белүләренә. Бу конкурсны видеога төшереп ТНВ каналыннан трансляцияләргә кирәк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Калмады бит индэ татар кызлары. Показуха. Эзлим татар хатын. Берсэ да тормошта сэхнэда кебек тугель. Ботонысы шорты кийа, купальникта йори ират янында. Килям Уфага конкурска, сайлап алам хатын.

            Хәзер укыйлар