Балаң сессия тапшырганда, аңа ничек ярдәм итәргә? (киңәшләр)

Бүгенге студентларны вуз укытучылары ничек бәяли? Имтиханга әзерләнгәндә, ата-аналарга нәрсәне истә тотарга кирәк? Нинди сынамышларны үтәсәң, сессияң уңышлы булачак? Intertat.ru журналисты шушы сорауларга җавап эзләде.


Яңа ел каникуллары тәмамланса да, студентларга ял турында әле хыялланырга гына кала. Чөнки гыйнвар ае – энә белән кое казучылар өчен урак өсте. «Сессия» дигән сүздән һәр студент диярлек калтырап төшәдер.

«Операция «Ы» и другие приключения Шурика» дигән фильмны гына искә төшерегез. Имтихан тапшырыр өчен, анда төп герой нинди генә адымнарга бармый. Ашавы да, йокысы да кача... Бүген без имтиханны уңышлы тапшыру серләренә төшендерәчәкбез.

- Сессия вакыты, аеруча I, II курс студентлары өчен, бик зур стресс. Өстәвенә, алар ел дәвамында укырга бик ашкынып тормый. Шуңа да сессия беренче имтиханга бер төн кала башланып китә. Ата-аналарга да моны истән чыгармыйча, студентның бу вакытта болай да киеренкелек кичергәнен истә тотарга кирәк, – ди гаилә психологы Виктория Аверкиева.


СТУДЕНТКА НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?


Психолог фикеренчә, студент, беренче чиратта, йокы турында онытмаска тиеш. Гадәттә, белем гранитын кимерүчеләр сессиягә төнлә әзерләнә. Ләкин бу вакытта организм бик нык арый. Шул сәбәпле, имтиханның үзенә көч калмый диярлек. Шунлыктан 8 сәгать булмаса да, 6-7 сәгать йокларга кирәк. Йоклаган вакытта телевизор тавышы комачауларга тиеш түгел. Колакчыннар белән музыка тыңларга да киңәш ителми. Йокы бүлмәсе дә караңгы булырга тиеш.

- рационда туклыклы ризыкларның өстенлек итүе зарур;
- компьютер уеннары уйнау, телевизор карау, музыка тыңлау – болардан сессия вакытында баш тартып тору комачау итмәс;
- «Мин булдырачакмын!» дип үз-үзеңне ышандырырга кирәк;
- сессия вакытына эшләреңне планлаштырып, аның һәрвакыт каршыңда булуы да ярдәм итә.



- Режимны истән чыгармау зарур. Мисал өчен, бер сәгать имтиханга әзерләнсәң, аннары тәнәфес ясап ал. Әгәр интеллектуаль эш белән шөгыльләнсәң, тәнәфестә аны физик эшкә алмаштырырга кирәк. Телевизор карарга яки дуслар белән телефоннан аралашырга ярамый. Чөнки бу ярдәм итми, – ди Виктория.


АТА-АНАЛАР БАЛАГА НИ РӘВЕШЛЕ БУЛЫШЫРГА ТИЕШ?


Һәрбер әти-әни үз йөрәк парәсенең сессияне уңышлы тапшыруын тели. Тик кайбер очракта ярдәм итәм, дип арттырып та җибәрергә мөмкиннәр. Имтихан алдыннан, студентка нинди шартлар тудырырга кирәк? Ата-аналарга нәрсә дип әйтергә ярамый? Виктория Аверкиева киңәшләре:

1. Акыл өйрәтү, мораль уку, «синең кебек вакытта мин нинди идем» дигән сүзләр – боларның берсе дә тәэсир итми. Киресенчә, алар баланы ярсыта гына. Бу хакта башка тынычрак вакытта сөйләшү урынлы.

2. Әниләрнең сессия вакытында баласын туклыклы, тәмле ризыклар белән сөендерүе зарур.

3. Өйдә дустанә атмосфера хөкем сөрергә тиеш.

4. Бала бу вакытта тиз кызып китүчәнгә әверелә. Шунлыктан юк кына әйберләр дә аның ачуын чыгарырга мөмкин.

5. Гадәттә, әти-әниләр баланың хәлен аңа тагын да ныграк басым ясар өчен сорый. Ләкин болай эшләргә һич тә ярамый. Имтиханнар тапшырганда, хәлләрне җай белән генә сорарга кирәк.

6. Сессия вакытында баланы, тормышындагы авыр очракларны уңышлы гына үткәреп җибәрүен искә төшереп, бу юлы да әлеге киртәне үтә алачагына ышандырырга кирәк.



УКЫТУЧЫЛАР УКУЧЫЛАРНЫ НИЧЕК БӘЯЛИ?


Ә укытучылар үзләре студентларга нинди бәя бирә соң? Мөгаллимнәр арасында, студентлар кебек үк, төрлесе бар. Имтихан тапшырганда, кайберләре янына белгән догаларыңны укып, калтыранып керәсең, икенчеләре исә якты йөз белән каршы алып, үзеңә ышанычны арттыра. Шулай булса да, укытучылар студентның белеменә объектив яктан бәя бирергә тырыша.

КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты өлкән укытучысы Равил Һадинең тәҗрибәсе зур. 41 елдан артык балаларга белем бирү дәверендә күпне күргән ул. Шуңа да бүгенге студентларны моннан 10-20 ел элеккегеләре белән дә чагыштырып карый ала.

- Хәзерге студентларның яртысыннан артыгы лекцияне язып бармый. Шуңа да лекция вакытында бирелгән белемне тулысынча үзләштереп бетерә алмыйлар. Күбесе телефонга күчереп, йә интернеттан мәгълүмат жыя. Ләкин күп очракта җыелган материал үзләштерелгән темага туры килми, – ди Равил Һади.

Вузларда өлкән яшьтәге укытучылар сафын яшьләр дә тулыландыра. Ләйсән Арсентьева – әнә шундыйлардан. Әле яшь кенә булуына карамастан, ул – икътисад фәннәре кандидаты. Дүрт елдан артык КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты студентларына белем бирә.

- Хәзерге студентларны элеккегеләре белән чагыштыруы авыр. Өч-дүрт ел элек студентларны кәгазь шпаргалкалар белән тотсам, бүген андыйлар бик сирәк, чөнки хәзер телефон, микронаушник кулланалар. Әгәр дә студентның аларны файдаланганын күрсәм, «Киләсе очрашуларга кадәр», дип саубуллашам, – ди Ләйсән Арсентьева.
 



СТУДЕНТЛАРНЫҢ СЫНАМЫШЛАРЫ:


Семестр буе укымаганнар гына түгел, ә яхшы укучылар да, «сессия» сүзен ишеткәч, борчыла башлый. Алар белемнәренә генә таянып калмый, могҗизага да ышана. Шуңа да студентлар арасында сессия вакытында төрле ырымнар киң таралган. Аларның күбесе, чыннан да, дөреслеккә туры килә, дип саный студентлар үзләре.



1. Төнге сәгать 12дә форточканы ачып, кулыңа зачет кенәгәсен тотып, «Халява, кил!» дип чакыру. Студентларның ышанулары буенча, бу – имтиханны уңышлы тапшырырга булыша.
2. Төнлә конспектларны мендәр астына куеп йоклау.
3. Зачет-имтиханга барыр алдыннан, чәчне юарга, кистерергә, сакалны кырырга ярамый, чөнки булган белемнәрең дә юкка чыгарга мөмкин.
4. Зачет-имтихан буласы көнне сул аяктан тору.
5. Имтиханга барыр алдыннан, табан астына 5 сумлык акча куеп калдыру.
6. Имтиханны уңышлы тапшырып чыккан кешегә кагылу.
7. Күзгә ташланган беренче билетны сайлау.
8. Сессияне япканчы бер кешегә да зачет кенәгәсен күрсәтмәү – күз тидерүләре бар.

чыганак: http://intertat.ru/tt

 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1702
    26
    194
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5346
    2
    74
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 октябрь 2021 - 22:17
    Без имени
    Илдя чыпчык улми. Тукмалып торырга ярамый.
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 17 октябрь 2021 - 07:44
    Без имени
    Яшьлэр монда ни причём. Халыкнын дини наданлыгыннан килэ бу хэллэр. Дини агарту эшлэре алып барырга кирэк. Семьядан башлап, диния нэзэрэте дэ яшьлэргэ тэрбия биру остендэ эшлэргэ тиеш, мячетлэр салалар, э яшьлэрне мэчеткэ Тарту эшлэрен тиешенчэ кутэрмилэр...
    Кызыбыз өйләнә – улымны киленгә бирәм!
  • 17 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    Әтисез читен була дигәнсез?Ә әнисез?Лилия исемле бер җырчы интервью бирде,сездә тыңнагансыздыр бәлки.Әниемә әти җайсыз сукты ди,35 яшендә мәрхүм булды әнием ди.Кабатларга уйлыйсыңмы?Ноги в руки и бегом ул тиледән....
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 15 октябрь 2021 - 11:55
    Без имени
    Минем уйлавымча. хыянэтне. гафу итэрге. ярамый. минем дэ баштан утте. эле. мин. бала авырып. больницада яттым. э ул. жилбэзэк кызны. ойге керткен. ир атнын. башы. юк анын. алар. узлэре очен гене. яшилэр. бала да. кирэкми. хатын. да. картайганчы. хыянэт итэ. минеке. шулай булды.
    Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
  • 15 октябрь 2021 - 15:13
    Без имени
    Бик матур,тату,тырыш,тэуфикле гаилэ - Эхмэтшиннар гаилэсе.Алдагы коннэрдэ дэ матур,тату,бэхетле булып яшэгез! Зур унышлар сезгэ!
    Оясында ни күрсә...
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан