«Соңгы ел — диплом елы, тынычлык кирәк», дип, Сәгадәт бишенче курста, тулай торактан баш тартып, фатирга күчеп яшәргә булды. Таныш-белешләре аша бер татар әбисен табып, август ахырында өр-яңа тормыш башлап җибәрде. Тулай торак шау-шуы сирәк-мирәк кенә сагындырып куйса да, Сәгадәт үзенең яңа тормышыннан канәгать. Әллә нигә бер берәмләп тә, җыйнаулашып та группадашлары кереп чыга, әмма алар, Гөлҗиһан әбидән кыенсыныпмы, әллә чынлап та акылга утырыпмы (уен эшмени — бер елдан үзләре мәктәпкә балалар тәрбияләргә барачаклар бит) йомышларын тиз-тиз йомышлап, сөйләшәсен сөйләшеп, хуҗабикәгә дә, Сәгадәткә дә кат-кат рәхмәтләр әйтә-әйтә, итагатьле генә саубуллашып, чыгып та китәләр.