Логотип
Поздравления

ЕЛ СИННӘН БАШЛАНА, МӘДИНӘ АПА!

 

Мәдинә апа!

Сезнең якларда – Осиновода кышлар аграк, яктырактыр, мөгаен. Чөнки син һәрвакыт Кар кызы кебек балкып килеп керәсең. Керфекләреңә, алсу йөзләреңә, кайчагында (кышкы салкыннарда!) салкыннан бәс сарган чәчләреңә карап «снежная королева» дип әйтәсе килә… Битләрең, күзләрең янып тора: анысы инде эшчән Мәдинә апа карлар көрәгәнгә, чаңгы белән дус булганга. «Комсомолка, спортсменка… просто красавица!» дигәннәре сиңа бик тә туры килеп тора! «Лё гкая на подъём» җиңел аяклы, йогерек уйлы, талу белмәс йөрәкле, җәһәт хәбәрле Мәдинә апабыз, шәп энергия чыганагы бит син! Туган көнең белән котлыйбыз! Редакциядә һәрвакыт көтеп калабыз! Сәламәт бул! Иҗатта ян! Тормышчан язмаларың белән сөендер! Онытма: ел һәрвакыт синнән башлана, Мәдинә апа!

Яратып, «Сөембикә»ләр.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар