Логотип
Поздравления

Чулпан Шәрип кызы ӘХМӘТОВАны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 17 декабрьдә, Казан шәһәрендә яшәүче дустыбыз, Татарстан Дәүләт Советының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшләүче баш белгече, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Чулпан Шәрип кызы ӘХМӘТОВА матур юбилеен билгеләп үтә. 
 Кадерле Чулпаныбыз! Сине кояш нурлары ак карларны яктырткан, пакь җаннарны җылыткан мәлдә, якты дөньяга килгән туган көнең белән тәбриклибез! 
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар, шулкадәрле яшьтер моңа диеп карамыйлар. Синдә 18 яшьлек кызлар чаялыгы да, 30 яшьлек ханымнар дәрте дә, 55 яшьлек ханымнар затлылыгы да, зирәклеге дә бар. Син – суык кышкы көндә янган учак шикелле, үз җылыңа туганнарыңны, дусларыңны җыеп, туплап торасың. Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле. Яхшылыкларың үзеңә мең игелек булып кайтсын. 
 Син – әниеңнең олы горурлыгы, терәк баганасы. Кызың Зилә дә киләчәктә таянычың булып, шатлык-сөенечләр генә китерсен. Күңел дәрьяң киң – анда шигъри җанлы, ихлас Таңчулпан да, Дәүләт Советында – кануннар дөньясында миллилекне, иҗади рухны саклап торган, көчле рухлы Чулпан Әхмәтова да килешеп яши. Бу елларда ирешкән, хәләл көчең кергән уңышларың – барысы да үзеңнең тырышлыгың. Хезмәтең тагын да зуррак уңышлар китерсен. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. 
Очрасың гомер юлыңдаЯхшы кешеләр генә.Авыр чакта таянырлыкҮзең ишеләр генә!

 Иң изге теләкләр белән, Казан дәүләт университетында 1984-1989 елларда бер төркемдә укыган барлык дусларың исеменнән – Әнзия Ханнанова, Флера Гыйниятуллина. Филиза Гомәрова, Нәсүр Юрушбаев. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар