Слайдер

• 25 июль 2023 - 14:12
Якутия. Фоторепортаж

Якутия... Аның табигате сине беренче караштан ук әсир итә. Адым саен шаккаттыра. Әнә Тукуланы. Табигать могҗизасы! Елга ярыннан тауга күтәреләсең дә... чүлгә килеп чыгасың. Чып-чын чүлгә! Мәңгелек туң илендә бу... Кызу комга баса-баса, чүлнең түренәрәк атлыйсың: уң ягыңда – җәйрәп Лена елгасы ага, сул ягыңда – тайга башлана... Яки әнә атаклы Лена баганалары. Ташка әйләнгән урманны хәтерләтәләр. Баганаларның 200 шәр метрга җиткәннәре бар! Алар яныннан узганда табигатьнең көчен бөтен барлыгың белән тоясың. Су, Җил һәм Вакытның көчен... Ә аннары шушы җирдә яшәүче халыкка – якутларга гашыйк буласың...

• 14 июнь 2023 - 19:57
«Яңа бишек җыры» бәйгесе

Мәрҗани мәчетендә «Яңа бишек җыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләрдән 600 дән артык гариза кергән.

«Яңа бишек җыры» бәйгесенең Гран-приена «Бәхет кошым» җыры белән Ландыш Фазуллина (Казан) лаек булды.

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/actual-tema/yaa-bishek-yry-bygesend-kemnr-ide

• 17 май 2023 - 16:42
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды

Зөһрә ИСЛАМОВА

Конкурсның сайлап алу турын узып, финалга Авыргазы районыннан Неля Ягафәрова, Аскын районыннан Илнара Шәймәрданова, Бакалыдан Галия Басыйрова, Бүздәк районыннан Алия Гайнанова, Борай районыннан Юлия Гыйлемшина, Межгорье шәһәреннән Динара Кучукбаева, Нуриман районыннан Азалия Котдусова, Нефтекамадан Элиза Рамгулова, Стәрлетамак шәһәреннән Миләүшә Әбдрәшитова, Туймазы районыннан Диана Йосыпова, Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова һәм Алина Рыгалова чыкты.

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге һәм башка еллардагыдан аермасы – һәр катнашучы кызның үз төбәгендә иҗат итүче фольклор төркемнәре белән чыгыш ясады, кул эшләре, пешергән ризыклары күргәзмәсе оештырды.

Конкурсны Башкортстан татарлары конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.

Бу көнне Уфа «Нур» татар дәүләт театры кырмыска оясын хәтерләтә иде. Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән катнашучы кызларның һәркайсы фольклор коллективы белән чыгыш ясарга әзерлеге күңелле ыгы-зыгы тудырды. Тамашачылар, чакырылган кунаклар, бәйгенең элекке җиңүчеләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары аралашуы, шатлыклы күрешүләр, җыр-моң агылуы бәйрәм тантанасын тудырды.

Театрның икенче катында урнашкан бай эчтәлекле кул эшләре һәм халкыбызның аш-суга осталыгын чагылдырган пешкән ризыклар күргәзмәсе янында фольклор ансамбльләренең җыр-моңы агылуы, гармун, тальян тавышлары тамашачыларны дәртле биюләргә дә төшерде.

Конкурста катнашучылар белән танышу да шушы күргәзмә янында башланды. Кызлар мәртәбәле жюри әгъзаларын каршы алып, аларны үзе һәм күргәзмә белән таныштырды. Аннан соң инде кызлар сәхнәгә менде.

Бәйгенең беренче өлешендә кызлар фольклор ансамбльләр ярдәме белән театрлаштырылган тамашада һәрьяклап сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде.

Авыргазы районыннан Неля Ягафәровага ярдәмгә килгән Финә Абдуллина җитәкчелегендәге «Балкыш» халык татар хоры «Су буенда кичке уен» (фольклор җитәкчесе Алейся Хисаметдинова) күренешен күрсәтте.
Аскын районыннан Илнара Шәймәрданова Радик Гатин җитәкчелегендәге «Комарткы» фольклор коллективы белән «Килен төшерү» йоласын сәхнәләштерде.

Бакалыдан Галия Басыйрова – Розалия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге «Былбыл» татар фольклор коллективы белән «Сабан туе алдыннан сөлге җыю»,
Бүздәк районыннан Алия Гайнанова – «Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчесе Әлфия Газизова) белән «Сабый ризыкландыру йоласы»,
Борай районыннан – Юлия Гыйлемшина – «Моңдарья» фольклор ансамбле (җитәкчесе Зилия Гыйлемшина) белән «Кич утыру»,
Межгорье шәһәреннән Динара Кучукбаева – «Алтынай» фольклор коллективы (җитәкчесе Лилия Янузакова) белән «Уңган килен – өй күрке»,
Нуриман районыннан Азалия Котдусова – «Ихлас» татар фольклор ансамбле (җитәкчесе Рәйхана Суфиянова) белән «Кич утыру»,
Нефтекамадан Элиза Рамгулова – «Чулпан» фольклор татар җыр ансамбле (җитәкчесе Чулпан Гафурҗанова) белән «Кыз әзерләү йоласы»,
Туймазы районыннан Диана Йосыпова «Җидегән йолдыз» татар халык вокал ансамбле (җитәкчеләре Айгөл Корбанова, Илдар Госаметдинов) белән «Кер чайкау күренеше»,
Стәрлетамак шәһәреннән Миләүшә Әбдрәшитова «Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Мокыймова) белән «Каз өмәсе» күренешләрен сәхнәләштерде.

Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова «Символ» театр студиясе белән «Нәүрүз бәйрәме» күренешен күрсәтсә,
«Дуслык» татар фольклор ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Халкаева) белән кул эшләре күргәзмәсе презентациясен үткәрде.

Шулай ук Уфа шәһәреннән Алина Рыгалова «Өмет» театр студиясе ярдәме белән «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән «Каз өмәсе» күренешен сәхнәгә чыгарды. («Символ» һәм «Өмет» студияләренең җитәкчеләре – Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар.)

Милли колоритка, җыр-моңга бай күренешләр яшь буынга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән якынрак танышырга, белергә һәм саклап калырга ярдәм итәчәгенә шик калдырмады.

Аннан соң милли костюмнардагы бәйгече кызлар сәхнә түреннән тагын бер кат үзләре белән таныштырды. Дизайнер Гөлнарита Камалованың «Чәчәкләр» коллекциясендәге күлмәкләрдә Ландыш Әбүдәрованың шигъри юлларын сөйләп ишеттерде.

«OSSA» хатын-кызлар кием-салымы салонының заманча, Казан шәһәре дизайнеры Луиза Скипинаның күлмәкләрендә кызларның буй-сынын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын күрергә мөмкин булды.

Бәйге җыр-моңга да бай булды. Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Шулай ук танылган җырчылар Гөлфия Шәвәлиева, Илшат Яппаров, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннарның дәртле җырлары, «Ләйсән» халык биюләре ансамбле чыгышы ямь өстенә ямь булды.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җиткәч, сәхнәгә жюри әгъзасы, Башкортстан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Нурлан Ганиев күтәрелде. Ул мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың котлау сүзләрен җиткерде.

– Бүгенге матурлык, яшьлек бәйгесе чын мәгънәсендә милләт, мәдәният бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучыларга, фольклор коллективларына, оештыручыларга, иганәчеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде Нурлан Ганиев.

Ул Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты идарәсе рәисе урынбасары Зәлия Ахуновага Башкортстан мәдәният өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәт иткән өчен Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Нурлан Рәшит улы Туймазы районы «Җидегән йолдыз» татар халык вокал, Нефтекамадан «Чулпан» фольклор татар җыр ансамбльләренә, Межгорье шәһәреннән «Алтынай» фольклор коллективына иганәчеләр әзерләгән акчалата сертификатларны бүләк итте.

Жюри рәисе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Локманов иң беренче бәйгенең оештыручыларының берсе буларак, аның тарихы белән таныштырып узды.
– «Татар кызы» – матурлык конкурсы гына түгел. Без монда кызларның буй-сынына гына игътибар итмибез. Татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларга ия булуларына, күңел байлыгына да карыйбыз, – диде ул һәм һәр катнашучы кызны аерым номинацияләрдә җиңү белән котлап, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Шулай итеп, Неля Ягафәрова – «Җитез читек», Кадрия Исламова – «Сандугач», Диана Йосыпова – «Актерлык осталыгы», Элиза Рангулова – «Ак калфак», Миләүшә Әбдрәшитова – «Нәфис сүз», Галия Басыйрова – «Зыялылык өлгесе», Алина Рыгалова – «Зифа буй», Алия Гайнанова – «Зирәк кыз», Динара Кучукбаева – «Уңган кыз», Юлия Гыйлемшина – «Ягымлылык алиһәсе», Азалия Котдусова – «Зәвыклы кыз», Илнара Шәймарданова «Нурлы йөз» номинацияләрендә җиңүче дип табылды.

«Өмет» газетасы һәм Башкортстан татарлары конгрессы белән берлектә үткәрелгән «Тамашачы гүзәле» номинациясендә Алия Гайнанова җиңүче булды.

Төп җиңүчене игълан итәргә сәхнә түренә Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов күтәрелде. Быелгы «Татар кызы» җиңүчесе дип Уфа шәһәреннән Алина Рыгалова табылды һәм ул акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Ә инде җиңүче таҗын – калфакны 1992 елгы «Нәүрүз гүзәле» Резеда Гатауллина белән «Татар кызы-2018» җиңүчесе Чулпан Кашапова кидерде. Шулай итеп, тагын бер яз һәм гүзәллек, матурлык һәм уңганлык бәйгесе тарихыбыз битләренә үз төсмерләре белән язылды.

• 26 февраль 2023 - 18:41
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе

19 февраль көнне «Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе тапшыруының грандиоз тантанасы узды. Премия өченче тапкыр уздырыла. «ТМТВ» татар музыкаль телеканалы, оештыручылар буларак, җанлы һәм җылы атмосфералы концерт буләк итте.
Премия сыннары белән бүләкләнгән кечкенэ йолдызлар:
Наилә Славина, Ләйлә Таишева, Аслан Миргаязов, «Казан» бию ансамбле, Айсэль, Азалия Гыйләҗва, Амелия Фәтхиева, Әминә Сабирова, Әминә һәм Мәдинә Рәсүлевалар, Ясминә Гарипова, Алия Төхвәтуллина, «Тодес» бию ансамбле, Милина Хәйруллина, Зилә Шабаева, «Little Stars» төркеме, Самир Гобәйдуллин, Раяна Мэйджик, Айза.

• 13 декабрь 2022 - 15:19
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы

Халыклар Дуслыгы йорты  концертлар залында «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бик җылы очрашу булды ул. Җиңүче авторларның хатларыннан өзекләр укылды, аларны сәхнәгә чакырып,  Оренбург осталарының затлы шәлләре иңнәренә салынды,  әлеге чара җыр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләренең һәрберсе килен, кайнана булган мизгелләрен исенә төшереп, икенче әниләренә тагын бер күңелләреннән рәхмәт әйтеп утырды кебек.

Тантаналы чарадан соң кунакларны Казан буйлап экскурсия көтә иде.

• 24 декабрь 2021 - 14:28
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?

«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Татар мамык шәле» коллекциясен тәкъдим итү кичәсе булып узды.
«Татар мамык шәле» брендын булдыручылар – Оренбургта яшәүче Әпсәләмовлар гаиләсе безнең журнал укучыларга күптән таныш. (Укыгыз:http://syuyumbike.ru/news/uspeh/yly-bolyt-kochagynda ) Фаил белән Альбина бу эш белән инде 23 ел шөгыльләнәләр.  Алар җитәкләгән «Оренбург шәлчеләре» предприятиесен Россиянең бик күп төбәкләрендә беләләр. Әгәр  каршылыклар булмаса, «татар мамык шәле» бренды аша, үз производстволары белән алар хәзер Татарстанга керергә дә әзер. Сүз уңаеннан, кичә барышында аларга инде берничә эшлекле тәкъдим ясалды да. Димәк, тиздән Казанда да «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе филиаллары ачылачак.
Бүген алар тәкъдим иткән шәлләр дә, ассортимент та элеккегеләрдән шактый аерыла. Кунакларга бигрәк тә коллекциянең шәл тукымасыннан тегелгән күлмәк һәм жилетлар күрсәтелгән өлеше ошады.  Аларны теләсә кайсы чарага кияргә мөмкин.
«Татар хатын-кызы иңнәрендәге мамык шәл – милләтебез байлыгы, – диләр Әпсәләмовлар. – Халкыбызны гасырлар буе җылыткан, илһамландырган хәзинәләребезнең берсе ул. Соңгы берничә гасыр эчендә халкыбыз туган җирен калдырып кайда гына китсә дә, әлеге һөнәрне онытмаган. Шәл бәйләү татар хатын-кызын дөнья көтәргә: йорт-хуҗалыгын алып барырга, балалар үстерергә, аякка бастырырга булышкан. Бу һөнәр аны сабыррак, түземрәк, көчлерәк иткән».

Динара ИСКӘНДӘРОВА фотолары

• 19 декабрь 2021 - 18:46
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»

Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз»  бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана!
Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала.
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Милли китапханәсендә җыйдык. Сәхнәгә  11 гаилә күтәрелде. Күбесе – бер түбә астында өч буын яшәүчеләр. Ир-атлар –  нигез хуҗалары, хатын-кызлар – төп нигез киленнәре...
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар котлады.
Кичен җиңүче гаиләләр Г. Камал театрында «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклен карады.

Фото: Анна Арахамия

• 3 июнь 2021 - 15:56
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда

Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!

Казанның нәкъ уртасында – Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылды!

Җәй дәвамында казанлылар, шәһәребез кунаклары, яраткан укучыларыбыз ачык һавада урнашкан әлеге күргәзмәне күреп хозурлана алалар. Бу – чын мәгънәсендә уникаль проектыбыз! Галереядә бер гасырлык тарихы булган «Сөембикә» журналының тышлыклары урнашкан. Якуб Хәлили белән аның җәмәгате Әсмәбикәнең мәхәббәт җимеше ул безнең журнал. Уртак балалары булдымы икән, белмибез, әмма монысы – «Сөембикә»ләре менә һаман да яши! 100 елдан артык!

Парклар һәм скверлар дирекциясе теләктәшлеге белән үткәрелгән бу күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты. Ачылышның рәсми өлешеннән соң тамашачылар игътибарына Татарстанның дәүләт камера хоры чыгышы тәкъдим ителде. Кабан күле буе татар моңына күмелде!

Сезнең игътибарга күргәзмәнең иң күркәм мизгелләрен тәкъдим итәбез. Кабан күле буена барып үз күзләрегез белән күреп кайтсагыз, тагын да яхшы булыр! «Сөембикә» сезне көтеп кала!

Фото: Аннар Арахамия

• 16 апрель 2021 - 17:12
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык

Йөзләрдә – елмаю, күзләрдә – очкын.
«Сөембикә» журналының апрель санын тәкъдим итү кичәсе шулай тәмамланды. Ул  яңа форматта – мастер-класс рәвешендә узды.
«Дөньяны  үзгәрткән балчык» дигән бу мастер-классны редакциябезнең күптәнге дусты, рәссам-керамист, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Фәридә Сәхабетдинова  уздырды. Аңа апрель саныбызның герое Гүзәл Хәбибуллина да ярдәм итте. Гүзәл ханымга да балчык белән эшләү ят һөнәр түгел: гомер буе мәктәптә балаларга математика укыта ул, ә менә лаеклы ялга чыккач үзе өчен шушы яңа дөньяны ача. Ул безнең «Өченче буын/тормыш дәвам итә» рубрикасының герое.
Гүзәл ханым әңгәмә вакытында: «Балчык белән теләсә кем эшли ала. Моның өчен балчыкны ярату һәм теләк тә җитә», – дигән иде. Чынлап та шулай икән! Мастер-класс вакытында күпләр үзләре тотынып чүлмәк ясады. Чып оста кебек! Мичтә яндырып, буяганнан соң, аны өйнең бер бизәге итеп сакларга мөмкин булачак.
«Үз кулларың белән нидер тудыру күңелгә искиткеч зур канәгатьлек бирә икән». Күпләр мастер-класстан таралганда шулай дип саубуллашты. Шуңа күрә дә, йөзләрендә – канәгать елмаю, күзләрендә бәхет очкыннары иде.
Әлеге мастер-класста 2021 елның икенче яртысына «Сөембикә» журналына инде язылырга өлгергән укучыларыбыз катнашты.

Фото: Анна Арахамия

• 15 март 2021 - 14:11
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»

Бүген татар халкы үзенең талантлы кызы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатты.

Кызы Әлфия Миңнуллинаның: «Әни кайчандыр Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, бүген яланаяклы әби килеш соңгы юлга китәргә әзерләнә. Рәхмәт сезгә, әниемнең яраткан тамашачысы!» – дигән сүзләре үзенең яраткан артисты белән бәхилләшергә килгәннәрнең җанын иңрәтте. Күзләрдә яшь, җанда сагыш... Легенда китә, аңа ияреп, дәвер күчеп бара...

Озату мәрәсименнән фотолар:

• 7 март 2021 - 19:53
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе

Үзбәкстан Сынлы сәнгатенең Ташкент галереясында тантаналы рәвештә милләттәшебез – рәссам Римма Газалиеваның шәхси фарфор күргәзмәсе ачылды.

Талантлы рәссам Газалиева Римма Тимергали кызы П.П. Беньков исемендәге Ташкент художество училищесын һәм А. Островский исемендәге театр институтын тәмамлаган. Римма Тимергалиевна – Ташкент фарфор заводының баш рәссамы, ә совет чорында ул фарфор савыт-саба җитештерүче иң билгеле предприятие - Кувасай заводының баш рәссамы була.

Рәссам заманында үз өен остаханәгә әйләндерә, анда фарфор савыт-сабага милли бизәкләр төшерә. Шунда ук мастер-класслар үткәрә. Аның остаханәсе – шәһәрнең истәлекле урыннарыннан берсе. Бирегә чит ил туристлары һәрчак яратып килә.

• 19 февраль 2021 - 12:32
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек

Кичә Татарстан милли китапханәсенең яңартылган бинасында Сөембикә» журналының февраль санын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Җылы, ихлас кичә булды ул!

Кунаклар итеп журналның февраль санын бизәүче геройларыбыз чакырылды. Алар арасында «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗановлар бар иде.

Февраль саны белән укучыларыбызга бүләк – открытка килде. Әлеге уңайдан, «Сөембикә» журналының бу айдагы тышлыгын бизәгән Энҗе Садыйкова: «Журналның тарихи саны чыкты дияргә була, чөнки әлегә кадәр журнал эчендә конверт белән тәбрикләмә-хат килгәне юк иде. Бу безнең өчен дә зур вакыйга, журнал индустриясе өчен дә яңа сулыш», – диде. Әлеге тәбрикләмә күпләрне хат язышуга этәрер, илһамландырыр дип өметләнә ул.

Кунаклар арасында редакциябезнең күптәнге дусты, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Гөлзадә ханым Сафиуллина да бар иде. Ул үзенең иҗаты һәрвакыт «Сөембикә» битләрендә яктыртылып килүе турында әйтте. Сүз уңаеннан, 2021 елның тышлыклар галереясен аның кызы, галимә Резеда Сафиуллина башлап җибәрде.

Тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр Шәмсия Җиһангированың шигырь укуын, җырлавын, яшь, өметле җырчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты Илгиз Мөхетдинов чыгышын, Татарстанның атказанган җырчысы, фестивальләр лауреаты Гөлшат Имамиеваның җырлавын яратып тыңладылар. Илдус Әхмәтҗанов укыган шигырьләр һәрвакыттагыча йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
Февраль санының тагын бер герое – җырчы Илсөя Бәдретдинова белән кунаклар экран аша очрашты.

Фикер алышулар вакытында сүз кабат бу санның төп темасына – хатларга әйләнеп кайтты. Редакциябездә ике дистә елдан артык эшләгән язучы Марат Әмирханов үзе алган беренче хатны искә төшерде. Аны барыбыз да елмаеп тыңладык:

Беренче класста укыган чагым иде, – диде ул. – Сыер сакларга барган җирдә күрше кызы кулыма хат тоттырып китте. Өйгә кайткач, ачып укыдым. «Мин сине яратам!» – дип язган. Чәчәкләр ясаган... Миннән дә бәхетсез кеше булмагандыр бу минутта. Оятын кая куясың – кызлар хат язсын әле... Инде бу хатны кая куярга дип аптырадым. Утын әрдәнәсенә чыгарып яшердем, аннан башка җиргә күчердем. Ахырда әнкәй күрмәгәндә утка яктым...

Шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да кичәгә килер алдыннан көне буе хатлар укыган – хәтирәләр белән яшәгән:

– Әнинең үземә язган хатларын саклыйм, – диде ул. – Бүген шул хатларны кабат укыдым. Сагынулар яңарды... Әнинең миңа бүләк иткән брошкасы бар. Күптәнге инде ул. 70-80 еллар бардыр аңа... Шуна тагып килдем әле...
«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова кичәне башлап җибәргәндә үк: «Мондый очрашулар хәзер даими булыр, дип өметләнәбез, – диде. – 1970 елларда «Азат хатын» журналы редакциясе каршында «Кызыклы очрашулар клубы» эшләп килгән. Аны журналның ул чактагы баш мөхәррире Асия Хәсәнова оештырган. Казанның һәркемгә билгеле кафеларның берсендә узган ул. Без шул традицияне яңартырга телибез».

Гөлнур ХӘСӘНШИНА

Фото: Анна Арахамия

• 29 декабрь 2020 - 16:03
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату

фото: Салават Камалетдинов

Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны бүген Курган зират комплексында  җирләделәр.

Аның белән хушлашу Мәрҗани мәчете ишегалдында узды.  Хушлашу сүзләре әйтелгәннән соң Венера Ганиева ирен озатырга килүчеләрнең барысына да рәхмәтләрен җиткерде.

Венера ханымга килгән югалтуның зурлыгын аңлау авыр түгел... Ходай аңа сабырлыкның да зурысын бирсә иде. Кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз...

• 30 октябрь 2020 - 13:45
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр

«COVID– 19». Узган ел без мондый сүзне белми идек әле... Илләр, кыйтгалар ачык иде. Килер бер көн, ниндидер күзгә күренмәс вирус аркасында чит илләргә түгел, күршедәге паркка чыгып керү дә тыелыр дигән уй башыбызга да килмәде. Вирусның алга таба да таралуына юл куймас өчен, хөкүмәт әнә шундый кискен чаралар кабул итәргә мәҗбүр иде. Күпләр моны аңлады. Ул көннәр, яман төш кебек, инде үткәнгә күчә бара. Авырлыклар узар, ләкин күзгә күренмәс бу дошман белән алгы сызыкта торып көрәшкән табибларга булган ихтирам, аларның фидакарьлеге онытылмасын иде.
Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең галереясында ачылган фотокүргәзмә безгә шул көннәрдә кичергән курку һәм өмет турында, алгы сызыктагыларның биниһая батырлыгы турында сөйли. Әлеге фотоларның авторлары – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографлары.

• 7 август 2020 - 15:16
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда

Казансу елгасын чыккач та, тәрәзәләрендә кояш чагылган бер биек бина бар. Бүген ул «ТАТМЕДИА» дип атала Совет елларында әлеге комплекс «Татар гәзит-журнал нәшрияты» дип  йөртелде. Полиграфия-нәшрият комплексы үз ишекләрен рәсми рәвештә 1971 елда ача. Беренче гәзит-журналлар исә 1972 елның 1 гыйнварыннан басыла. Шул көннән башлап бүгенгәчә монда эш гөрли. Редакцияләрдә кызыклы язмалар туа, типографиядә станоклар шаулап эшләп  тора: республика халкы гына түгел, илебезнең төрле почмакларына, хәтта чит илләргә үк барып җитүче газета-журналлар шушында дөньяга килә. Үзгә мохит монда. Гомумән, журналист халкы үзгә халык. Сезгә тәкъдим итәсе бу фотолар – совет Татарстаны журналистлары турындагы фотопоэма. ТАССР медиасына Эдвард Хәкимов, Фәрит Гобәев һәм Рамил Галиев күзе белән багыйк әле. Бүген «ТАТМЕДИА» бинасында ачылган фотокүргәзмә үзе дә шулай атала:«Фотопоэма о журналистах советской Татарии».

Хәзер укыйлар
• Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
7883
0
49
• Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
4208
6
49
• Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
3763
2
24
• Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
4593
1
22
• Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
6357
2
19
Реклама
Соңгы комментарийлар
• 27 сентябрь 2023 - 19:55
Без имени
Жылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсын
Җиңги
• 27 сентябрь 2023 - 16:52
Без имени
Йөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
• 26 сентябрь 2023 - 18:55
Без имени
Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
• 26 сентябрь 2023 - 16:03
Без имени
Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
Җиңги
• 26 сентябрь 2023 - 14:43
Без имени
Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
Җиңги