Зөһрә ИСЛАМОВА
Конкурсның сайлап алу турын узып, финалга Авыргазы районыннан Неля Ягафәрова, Аскын районыннан Илнара Шәймәрданова, Бакалыдан Галия Басыйрова, Бүздәк районыннан Алия Гайнанова, Борай районыннан Юлия Гыйлемшина, Межгорье шәһәреннән Динара Кучукбаева, Нуриман районыннан Азалия Котдусова, Нефтекамадан Элиза Рамгулова, Стәрлетамак шәһәреннән Миләүшә Әбдрәшитова, Туймазы районыннан Диана Йосыпова, Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова һәм Алина Рыгалова чыкты.
Быелгы бәйгенең үзенчәлеге һәм башка еллардагыдан аермасы – һәр катнашучы кызның үз төбәгендә иҗат итүче фольклор төркемнәре белән чыгыш ясады, кул эшләре, пешергән ризыклары күргәзмәсе оештырды.
Конкурсны Башкортстан татарлары конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Бөтендөнья татар конгрессы оештырды.
Бу көнне Уфа «Нур» татар дәүләт театры кырмыска оясын хәтерләтә иде. Башкортстанның төрле почмакларыннан килгән катнашучы кызларның һәркайсы фольклор коллективы белән чыгыш ясарга әзерлеге күңелле ыгы-зыгы тудырды. Тамашачылар, чакырылган кунаклар, бәйгенең элекке җиңүчеләре, татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары аралашуы, шатлыклы күрешүләр, җыр-моң агылуы бәйрәм тантанасын тудырды.
Театрның икенче катында урнашкан бай эчтәлекле кул эшләре һәм халкыбызның аш-суга осталыгын чагылдырган пешкән ризыклар күргәзмәсе янында фольклор ансамбльләренең җыр-моңы агылуы, гармун, тальян тавышлары тамашачыларны дәртле биюләргә дә төшерде.
Конкурста катнашучылар белән танышу да шушы күргәзмә янында башланды. Кызлар мәртәбәле жюри әгъзаларын каршы алып, аларны үзе һәм күргәзмә белән таныштырды. Аннан соң инде кызлар сәхнәгә менде.
Бәйгенең беренче өлешендә кызлар фольклор ансамбльләр ярдәме белән театрлаштырылган тамашада һәрьяклап сәләтләрен күрсәтергә тиеш иде.
Авыргазы районыннан Неля Ягафәровага ярдәмгә килгән Финә Абдуллина җитәкчелегендәге «Балкыш» халык татар хоры «Су буенда кичке уен» (фольклор җитәкчесе Алейся Хисаметдинова) күренешен күрсәтте.
Аскын районыннан Илнара Шәймәрданова Радик Гатин җитәкчелегендәге «Комарткы» фольклор коллективы белән «Килен төшерү» йоласын сәхнәләштерде.
Бакалыдан Галия Басыйрова – Розалия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге «Былбыл» татар фольклор коллективы белән «Сабан туе алдыннан сөлге җыю»,
Бүздәк районыннан Алия Гайнанова – «Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчесе Әлфия Газизова) белән «Сабый ризыкландыру йоласы»,
Борай районыннан – Юлия Гыйлемшина – «Моңдарья» фольклор ансамбле (җитәкчесе Зилия Гыйлемшина) белән «Кич утыру»,
Межгорье шәһәреннән Динара Кучукбаева – «Алтынай» фольклор коллективы (җитәкчесе Лилия Янузакова) белән «Уңган килен – өй күрке»,
Нуриман районыннан Азалия Котдусова – «Ихлас» татар фольклор ансамбле (җитәкчесе Рәйхана Суфиянова) белән «Кич утыру»,
Нефтекамадан Элиза Рамгулова – «Чулпан» фольклор татар җыр ансамбле (җитәкчесе Чулпан Гафурҗанова) белән «Кыз әзерләү йоласы»,
Туймазы районыннан Диана Йосыпова «Җидегән йолдыз» татар халык вокал ансамбле (җитәкчеләре Айгөл Корбанова, Илдар Госаметдинов) белән «Кер чайкау күренеше»,
Стәрлетамак шәһәреннән Миләүшә Әбдрәшитова «Мирас» фольклор ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Мокыймова) белән «Каз өмәсе» күренешләрен сәхнәләштерде.
Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова «Символ» театр студиясе белән «Нәүрүз бәйрәме» күренешен күрсәтсә,
«Дуслык» татар фольклор ансамбле (җитәкчесе Зөлфия Халкаева) белән кул эшләре күргәзмәсе презентациясен үткәрде.
Шулай ук Уфа шәһәреннән Алина Рыгалова «Өмет» театр студиясе ярдәме белән «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән «Каз өмәсе» күренешен сәхнәгә чыгарды. («Символ» һәм «Өмет» студияләренең җитәкчеләре – Лениза һәм Символ Гайнетдиновлар.)
Милли колоритка, җыр-моңга бай күренешләр яшь буынга халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән якынрак танышырга, белергә һәм саклап калырга ярдәм итәчәгенә шик калдырмады.
Аннан соң милли костюмнардагы бәйгече кызлар сәхнә түреннән тагын бер кат үзләре белән таныштырды. Дизайнер Гөлнарита Камалованың «Чәчәкләр» коллекциясендәге күлмәкләрдә Ландыш Әбүдәрованың шигъри юлларын сөйләп ишеттерде.
«OSSA» хатын-кызлар кием-салымы салонының заманча, Казан шәһәре дизайнеры Луиза Скипинаның күлмәкләрендә кызларның буй-сынын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын күрергә мөмкин булды.
Бәйге җыр-моңга да бай булды. Казан кунагы, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Шулай ук танылган җырчылар Гөлфия Шәвәлиева, Илшат Яппаров, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннарның дәртле җырлары, «Ләйсән» халык биюләре ансамбле чыгышы ямь өстенә ямь булды.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре килеп җиткәч, сәхнәгә жюри әгъзасы, Башкортстан Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш белгече Нурлан Ганиев күтәрелде. Ул мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың котлау сүзләрен җиткерде.
– Бүгенге матурлык, яшьлек бәйгесе чын мәгънәсендә милләт, мәдәният бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучыларга, фольклор коллективларына, оештыручыларга, иганәчеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде Нурлан Ганиев.
Ул Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты идарәсе рәисе урынбасары Зәлия Ахуновага Башкортстан мәдәният өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәт иткән өчен Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Нурлан Рәшит улы Туймазы районы «Җидегән йолдыз» татар халык вокал, Нефтекамадан «Чулпан» фольклор татар җыр ансамбльләренә, Межгорье шәһәреннән «Алтынай» фольклор коллективына иганәчеләр әзерләгән акчалата сертификатларны бүләк итте.
Жюри рәисе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Локманов иң беренче бәйгенең оештыручыларының берсе буларак, аның тарихы белән таныштырып узды.
– «Татар кызы» – матурлык конкурсы гына түгел. Без монда кызларның буй-сынына гына игътибар итмибез. Татар хатын-кызларына хас булган сыйфатларга ия булуларына, күңел байлыгына да карыйбыз, – диде ул һәм һәр катнашучы кызны аерым номинацияләрдә җиңү белән котлап, Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Шулай итеп, Неля Ягафәрова – «Җитез читек», Кадрия Исламова – «Сандугач», Диана Йосыпова – «Актерлык осталыгы», Элиза Рангулова – «Ак калфак», Миләүшә Әбдрәшитова – «Нәфис сүз», Галия Басыйрова – «Зыялылык өлгесе», Алина Рыгалова – «Зифа буй», Алия Гайнанова – «Зирәк кыз», Динара Кучукбаева – «Уңган кыз», Юлия Гыйлемшина – «Ягымлылык алиһәсе», Азалия Котдусова – «Зәвыклы кыз», Илнара Шәймарданова «Нурлы йөз» номинацияләрендә җиңүче дип табылды.
«Өмет» газетасы һәм Башкортстан татарлары конгрессы белән берлектә үткәрелгән «Тамашачы гүзәле» номинациясендә Алия Гайнанова җиңүче булды.
Төп җиңүчене игълан итәргә сәхнә түренә Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов күтәрелде. Быелгы «Татар кызы» җиңүчесе дип Уфа шәһәреннән Алина Рыгалова табылды һәм ул акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Ә инде җиңүче таҗын – калфакны 1992 елгы «Нәүрүз гүзәле» Резеда Гатауллина белән «Татар кызы-2018» җиңүчесе Чулпан Кашапова кидерде. Шулай итеп, тагын бер яз һәм гүзәллек, матурлык һәм уңганлык бәйгесе тарихыбыз битләренә үз төсмерләре белән язылды.
Комментарий юк