Логотип

«Сез – бөек улларыгызның бөек аналары»

26 Ноябрь 2024 - 18:47
299
0
0

Әниләр көне уңаеннан Татарстан Иҗтимагый палатасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне, түгәрәк өстәл янында җыеп, котладылар. 

– Сез – бөек улларыгызның бөек аналары, – дип башлап җибәрде түгәрәк өстәлне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. 

Әниләр арасында икешәр баласы, улы һәм кияве махсус хәрби операциядә булганнар, улын һәм ирен югалтканнар бар иде.

– Без, сугыштан соң туган балалар, сугыш турында башка ишетмәбез дип уйлыйк иде, –  диде Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. – Ә менә үз балаларыбызга илебезне якларга туры килде. Безгә көн саен СВО белән бәйле хатлар килә, барысына да булышырга тырышабыз.

«Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина Татарстанның һәр районында фондның социаль координаторлары барлыгын әйтте һәм:

– Онытмагыз, без яныгызда. Килегез, проблемаларыгызны кулдан килгәнчә хәл итәрбез, – дип ассызыклады.

– СВОдан кайткан ир-атларны эшкә урнаштырабыз. Аларга, гаиләләренә ярдәм итәбез, кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Мәсәлән, әтиләре беренче мобилизация белән киткән балаларга чыгарылыш кичәсен уздыруда ярдәм күрсәтелде. Гомумән, безнең республика бер гаилә булып яши. Рәисебез Рөстәм Нургалиевич законнар дәрәҗәсендә һәрдаим ярдәм күрсәтә, – дип дәвам итте Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Әниләр үзләренең, улларының гозерләрен җиткерделәр. Тарих өчен СВОда катнашучылар турында бүген үк мәгълүмат җыя башларга кирәклеген дә әйтеп уздылар.

Соңыннан әниләрнең иңнәренә бүләк шәл салынды.

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Комментарий юк

Хәзер укыйлар