Иң яхшы дәва ул – профилактика. Профилактиканың гади генә биш баскычын истә тотсак, балабызның организмы да какшамый, үзебезгә дә җиңелрәк була. Балалар сәламәтлеген ныгыту хакында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ белән сөйләшәбез.
Салкын тию, грипп, ОРЗ, ОРВИ... Болары әле халык телендә йөргәннәре генә, табиблар телендә тагын да күбрәк алар. Үзең авырсаң, бер хәл әле, менә балаң авырый башласа, бик яман...
Иң яхшы дәва ул – профилактика. Профилактиканың гади генә биш баскычын истә тотсак, балабызның организмы да какшамый, үзебезгә дә җиңелрәк була. Балалар сәламәтлеген ныгыту хакында медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль ШӘВӘЛИЕВ белән сөйләшәбез.
Беренче баскыч – иммунитетны ныгытабыз.
Күкрәк баласына ана сөте белән бергә организмны саклаучы антитәнчекләр дә керә. Шулар иммунитетны барлыкка китерә дә инде. Шуңа күрә аналарга баланы күкрәктән иртә аермаска киңәш ителә.
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның туклануына зур игътибар күрсәтегез. Аларга җиләк-җимеш һәм яшелчәләр (аеруча суган, сарымсак, шалкан, кабак) бирегез, натураль соклар ясап эчертегез. Йокларга ятканда җылы сөткә бал болгатып эчертергә мөмкин. Бал иммунитетны ныгыта. Тик анда көчле аллергеннар барлыгын да онытмагыз.
Икенче баскыч – дөрес итеп киенәбез.
Кечкенә баланы белеп киендерергә кирәк. Ул туңмасын да, тирләмәсен дә. Бүлмәдә дә мунча ясамагыз – уртача гына җылылык көйләп куегыз.
Тәпи йөри башлагач, баланың аягы туңмасын һәм юешләнмәсен.
Урамда салкынча булганда муенына шарф урарга онытмагыз.
Өченче баскыч – инфекцияләрдән сакланабыз.
Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Грипп вирусы ябык, җилләтелми торган бүлмәдә, коры һавада, эсседә активлаша. Шуңа күрә бүлмәдәге һава артык коры булса, аны дымландырырга кирәк.
Грипп һәм ОРВИ эпидемияләре вакытында күп кеше җыела торган урыннарга чыкмаска тырышыгыз. Ә саф һавада йөрергә була. Салкынча һавада вирус үлә.
Урамнан кергәч, бала кулын сабын белән яхшылап юсын, борын эчен юдыруны да гадәткә кертергә кирәк.
Чыныктыру да мөһим. Төнгә баланың аякларын бүлмә температурасындагы су белән юарга, тәнен юеш сөлге белән сөртергә яисә душта коендырырга киңәш ителә. Зуррак балаларга, педиатр белән киңәшеп, контраст душ тәкъдим итәргә мөмкин.
Чамасын белеп кенә кояшта йөрү дә файдалы. Ә кечкенә балаларга – һава ваннасы. Баланы бүлмәдә берничә минут ялангач яткырып торыгыз. Бу вакытта бүлмәдә җил уйнап торырга тиеш түгел, билгеле.
Дүртенче баскыч – файдалы матдәләр.
Балаларга, иммунитетны ныгыту максатында, һәр көнне 30 мг аскорбин кислотасы бирергә, борынга көнгә ике тапкыр вируска каршы махсус тамчылар тамызырга киңәш ителә. Витаминнары булган җиләк-җимешләр турында да онытмагыз.
Балага җиләк-җимеш һәм яшелчә боткаларын вакытында ашата башларга кирәк.
Бишенче баскыч – прививка.
Вакцина ясаткан балаларның вируска каршы торучанлыгы арту белгечләр тарафыннан дәлилләнде инде. Прививка ясаткач, саклык чараларын күрегез.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: грипп яки ОРВИ булганда, үз белдегең белән дәваланырга ЯРАМЫЙ!
Әгәр бала авырып киткән икән, берничә киңәшне истән чыгармагыз: бала авыруны аягөсте кичермәсен, күбрәк ятып торсын. Хәтта температурасы
төшсә дә, аны тизрәк бакчага яки мәктәпкә җибәрергә ашыкмагыз. Берничә көн
өйдә калып, дәваланып бетү киңәш ителә;
баланың температурасы 38 градустан түбән булса, аны дарулар ярдәмендә төшерергә кирәкми. Бу организмның чир белән көрәшүен аңлата. Ә температура 38 градустан артса, участок педиатрын чакыртыгыз;
кайбер әниләр авыруның беренче көнендә үк балага антибиотик бирә башлый. Болай эшләргә ярамый! Антибиотикны табиб кына билгели;
балага күбрәк сыеклык эчерегез: җылы чәй, морс, компот, үлән яки гөлҗимеш чәе;
баланың гигиена кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотыгыз. Кулларын ешрак юсын, йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз-борынын капласын. Авыруга аерым савыт-саба тотыгыз;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк