Бүгенге гаджетлар заманында күз күремен саклау – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Әле кайчан гына бары өлкән яшьтәге кешеләрдә очраган авырулар белән хәзер яшьләр дә еш авырый.
Югары категорияле табиб, офтальмохирург, медицина фәннәре кандидаты Софья БУЛГАР белән үзләрне ничек сакларга кирәген сөйләшербез.
Иң еш очрый торган күз авырулары
- Катаракта. Бөтен дөньяда күз күремен югалтуга китерә торган сәбәпләрнең беренчесе ул. Катаракта – дәвалана торган чир.
- Күзнең челтәр катламының макуляр дегенерациясе. Бу – олыгаю белән бәйле җитди авыру, һәм күз күремен тулысынча югалтмас өчен, вакытында дәвалана башлауны сорый.
- Глаукома. Шулай ук бик җитди авыруларның берсе. Элегрәк ул күбесенчә олы кешеләрдә очраса, хәзер яшьрәк пациентларда да күзәтелә. Вакытында дәва билгеләнмәсә, глаукома күзнең тулысынча сукыраюына китерә.
Күз белән бәйле «кызыл флаглар»
Әгәр түбәндәге билгеләрнең берәрсе генә булса да, күз табибына кичекмәстән күренергә кирәк. Болар:
- предметларны дөрес итеп күрми башлау, мәсәлән, алар кәкрәйгән кебек күренү.
- Караганда урта бер урында тонык тап барлыкка килү.
- Күз алдында томан тору.
- Күзгә кара пәрдә каплаган кебек булу. Андый «пәрдә» өстән дә, астан да, уңнан яки сулдан да булырга мөмкин.
Күз күремен сакларга булыша торган биш фактор
- Күзләрне ультрашәмәхә нурланыштан һәм кояшның туры төшкән нурларыннан саклау. Моның өчен кояштан саклый торган күзлек кияргә киңәш ителә.
- Компьютер һәм телефон экраннарының яктылыгын бераз киметү. Караңгы бүлмәдә эшләгәндә бу аеруча актуаль, чөнки артык контраст күзләргә көч китерә.
- Бүлмәдәге коры һава күзләргә шулай ук зыянлы.
- Һаваның дымлылыгын нормада тотарга тырышыгыз.
- Һавада еш булыгыз. Табигатьтә йөрү, ерак офыкларга карап тору күзләрне ял иттерә. Шуның өстенә саф һава кан әйләнешенә дә уңай йогынты ясый.
- Рациональ туклану, А, Е, С витаминнарына бай ризыклар ашау.
Офтальмологка ничек еш күренергә?
Күз табибына елына бер тапкыр булса да күренергә кирәк.
40 яшьтән соң елга бер тапкыр күз эчендәге басымны тикшертеп тору мөһим. Нәселләрендә глаукома белән авыручы булганнар күзләренең сәламәтлеген кайгыртуга аеруча игътибар итәргә тиешләр.
Күзләрдә ниндидер тайпылышлар булса, офтальмологка ярты елга бер күренәләр.
Күз гимнастикасы
Күз күреме күзнең мускулларына да бәйле. Озак вакыт гел бер ноктага гына карап торып күзләр арый. Компьютерда эшләгәндә, руль артында озак булганда вакыт-вакыт тәнәфес ясап, күзләргә гимнастика ясап алырга кирәк.
- Күзләрне чытырдатып йомып, соңыннан зур итеп ачабыз;
- күзләрне еш-еш ачып-йомабыз;
- башны бормый гына, күзләр белән аска-өскә, уңга-сулга карыйбыз;
- карашны әле еракка, әле борын очына күчерәбез;
- күзләрне әйләндереп йөрткәлибез.
Бу мөһим
Күзлекләрне базардан, җир асты юлларыннан, шикле кибетләрдән алырга ярамый. Аларны махсус оптика кибетләреннән генә алырга рөхсәт ителә, чөнки мондагы күзлек линзалары сертификация узган була.
Бу кояштан саклый торган арзанлы күзлекләргә дә кагыла.
Кара төстәге арзанлы күзлекләр күзләрне ультрашәмәхә нурланыштан сакламый. Киресенчә, караңгы пыялалы мондый күзлекләрне кигәч, күз карасы киңәя һәм ультрашәмәхә нурланыш күзләргә күбрәк тә үтеп керә әле. Сертификация узган күзлек тоткасына исә махсус маркировка куелган була.
Комментарий юк