Логотип
Сәламәтлек

Д витаминын солярийда «җыеп» буламы?

Сорауларга Казан эндокринология диспансеры табиб-эндокринологы Екатерина ГЕРМАНОВА җавап бирә.


Д3 витамины җитмәү гормональ тайпылышларга китерергә мөмкинме?

Д төркеме витаминнары организмда бик мөһим функцияләр башкара. Д3 витамины ультрафиолет нурлары йогынтысында тиредә синтезлаша, шулай ук ризык белән керә. Аның иң мөһим функциясе – кальций алмашын көйләү. Шулай ук әлеге витамин нерв-мускул һәм иммун системасының эшчәнлегендә катнаша. Д төркеме витаминнары җитмәү аркасында кальций-фосфор алмашы бозыла, ризык белән кергән кальций да үзләштерелми. Канда кальцийның аз булуы паратиреоид гормонны арттыра, ул гормон кандагы кальцийны компенсацияләү өчен, аны сөяктән юып ала. Сөякләрнең тыгызлыгы кими, тиз сынучан була, остеопороз барлыкка килә, сөякләр һәм мускуллар авырта башлый. Болардан сакланыр өчен табиб билгеләгән күләмдә Д3 витаминын эчәргә киңәш итәм.

Көзен көн озынлыгы, кояш яктылыгы кими. Д3 витаминын солярийда «җыеп» буламы?

Д3 витамины тәнгә эләккән ультрафиолет нурлар йогынтысында синтезлаша һәм организмга ризык белән керә. Ул санаулы ашамлыкларда гына бар: кыргый лосось, сельдь, сардина, тунец балыкларында, балык мае, атланмай, сөт ризыклары, йомырка сарысы, сыр. Әмма аларда да Д витамины бик аз кү-ләмдә. Бездәге табигать шартларын исәптә тотсак, ноябрьдән алып мартка кадәр тәндә Д3 витамины бөтенләй диярлек формалашмый. Ә солярийдагы ультрафиолет нурлары кояшныкына тәңгәл түгел. Бик аз күләмдә генә эшләнеп чыгачак ул. Бу процедурага еш һәм озак йөрү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: тәннең пешүе, тире авырулары, тиренең картаюы. Тире аша һәм ризык белән кергән Д3 витамины барыбер җитәрлек күләмдә түгел. Табиб белән киңәшеп, витаминнар эчәргә кирәк.

Артык тирләү һәм тирнең исе үзгәрү гормональ фон проблемаларына бәйле булырга мөмкинме?

Әйе, бу очракта гормоннар төп роль уйнарга мөмкин. Эндокрин системасының гадәти эшчәнлеге бозылу аркасында кеше күбрәк тирли башлый. Димәк, кайбер гормоннар артып киткән йә кимегән дигән сүз. Тир исе дә шулай ук үзгәрергә мөмкин. Бу симптомнар белән эндокринологка барыгыз.

Шикәр авыруын кайсы симптомнар билгели? Нәрсәгә игътибар итәргә?

Шикәр авыруы булганда канда глюкоза арта. Диета сакламасагыз, шикәр киметүче препаратлар кулланмасагыз, хәлегез тагын да катлауланачак. 
Шикәр авыруын түбәндәге симптомнар буенча танырга була: авыз кибү, эчәсе килү, кече йомыш белән еш һәм төнлә дә йөрү, хәлсезлек, күп йә, киресенчә, аз ашау, озак төзәлмәүче яралар, күз күреме начарлану. Шуның өчен вакытында диспансеризация үтәргә киңәш итәм. Шул рәвешле глюкоза күләмен контрольдә тотарга була, беренче симптомнар барлыкка килү белән үк табибка барырга кирәк.

Теги: Сәламәтлек хатын-кыз сәламәтлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар