Логотип
Сәламәтлек

Бит очымда миңем бар...

Тән тиресе организмдагы иң зур орган булып санала. Беренче чиратта, ул безнең тышкы барьерыбыз, безне тышкы тирәлек зарарыннан саклый. Теләсә кайсы орган кебек, тән тиресенә дә төрле чирләр яный, шул исәптән, яман шеш чире дә.

Татарстанда тире яман шеше онкологик авырулар арасында беренче урында тора. Беренче карашка гап-гади тоелган миңнәр дә гомер өчен куркыныч тудырырга мөмкин. 
Бу чирдән ничек сакланырга, иң беренче чиратта нәрсәләргә игътибарлы булырга – әлеге язма шул хакта.

Ләйсән ГАЛИӘСКӘРОВА, Тире һәм венерологик авырулар республика клиник хастаханәсенең профессиональ компетенцияләр үзәге җитәкчесе, табиб-онколог, 
табиб-дерматовенеролог

Тире рагының иң агрессив төре – меланома. Элек меланома, нигездә, тәннең ачык урыннарында: бит, муен, изү, кул һәм беләкләрдә була дип санала иде. Хә­зер­ге тикшеренүләр моның ялгыш фикер икәнен раслады. Меланома тән­нең теләсә кайсы, хәтта кием астында гына була торган өлешләрендә дә барлыкка килә ала. Меланомадан тыш, тән тиресендә базаль күзәнәкле һәм яссы күзә­нәкле (плоскоклеточный) яман шеш тә булырга мөмкин. Болар ме­ла­нома кебек үк агрессив түгел, бик сирәк очракта гына метастазлар бирә. Меланомадан аермалы буларак, алар тәннең ачык урыннарында ешрак очрый.

Бу мөһим

Тәндәге миңнәрне ай саен карап, күзәтеп торырга кирәк.
Әгәр миңнәр:
төсен үзгәртсә;
зурайса яки кечерәйсә;
төсе тигез булмаса (бер урыны караңгырак, икенчесе ачыграк төстә);
контуры үзгәрсә яки тәнгә контуры тигез булмаган миңнәр чыкса;
канаса;
миңнәрдә эрозия барлыкка килсә,
кичекмәстән дерматологка күренергә кирәк.
Карандаш очындагы бозгычтан зуррак миңнәргә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.
Базалиома һәм яссы күзәнәкле яман шеш алсу тап кебек кенә башлана.

Тире яман шешен булдырмас өчен нишләргә?

Яман шешне кисәтүнең бер юлы – тәндәге миңнәрне гел күзәтеп тору һәм аз гына үзгәреш булса да кичекмәстән табибка күренү. Гомумән, сәламәт кеше дә елга бер тапкыр дерматологка күренергә тиеш.
Икенче юлы – тән тиресен кояштан каплау: кара күзлек, киң кырлы эшләпә һәм озын җиңле киемнәр кию.
Өченче юлы – тирене кояшның ультрашәмәхә нурланышыннан саклый торган SPF кремнар куллану. Аларны бары язын һәм җәен, анда да чалт аяз көнне һәм көнозын кояшта йөргәндә генә кулланырга кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Без яшәгән төбәктә кояшның ультрашәмәхә активлыгы иртә башлана һәм ул шактый ук югары. Ультрашәмәхә индекс 2 һәм аннан югарырак булганда кояштан саклый торган кремнарны урамга чыккан саен сөртергә кирәк. Әлеге индексны һава торышын күрсәтүче сайтлардан карарга мөмкин.
SPF кремнарны дөрес итеп куллану да әһәмиятле. Алар төрле була: SPF 15, SPF 30... Бу сан зуррак булган саен, крем тирене яхшырак саклый дигән сүз түгел. Әлеге сан тирене ультрашәмәхә нурланыштан саклау вакытын гына белдерә. Ул зуррак булган саен, кояшта озаграк йөри аласыз.

Хәтәрлек факторлары

Әлеге факторларның берсе генә булса да, дерматологка ярты елга бер тапкыр күренеп тору мөһим.
Нәселдә яман шешнең кайсы да булса берәр төре белән авыручылар булу. 
Балачакта тәннең кояшта пешүе. Кояшта йөргәннән соң тәннең кызаруы да тиренең 1 нче стадиядә пешүен аңлата.
Солярийда кызыну. Ясалма ультрашәмәхә нурлар шулай ук зарарлы.
Тәндә миңнәр күп булу. Клиник рекомендацияләр буенча, миңнәр 100 дән артып китсә, табибка ешрак күренергә киңәш ителә. Ләкин миңнәр 100 дән кимрәк булганда табибка күренмәскә дигән сүз түгел бу.
Пациент ПУВа дәва алса (мәсәлән, псориаздан шундый дәва чарасы билгеләсәләр).
Тән тиресенең 1 нче һәм 2 нче фототипка каравы, ягъни аксыл төстә булуы. Аксыл тирегә ультрашәмәхә ныграк тәэсир итә.

Белеп тор

Ультрашәмәхә нурланышның иң көчле вакыты көндезге уникедә. Бу вакытта кояшта озак йөрмәскә киңәш ителә. Иртәнге унга кадәр һәм кичке дүрттән соң кояшның активлыгы кимрәк.

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар