Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Бер минутлык игелек игелеге

Игелек кыл – кайта. Айрат моны еллар үткәч, барысы да онытылып беткәч, аңлады. Һәм ул игелек аңа тормышында бик кирәк чагында әйләнеп кайтты.

Һәр иртәне университетка барганда Айрат бер үк урам чаты аша үтә иде. Еш кына юл күрсәтүче лабрадор эте белән сукыр бер өлкән ир кеше светофор янында басып тора. Машиналар һәрвакытта да вакытында туктамый, кешеләрнең күбесе ашыга, кемнәрдер аны бөтенләй күрмәмешкә салыша. Ә Айрат бу агай яныннан беркайчан да битараф үтмәде.
– Хәерле иртә! Әйдәгез, юл чыгарга ярдәм итәм сезгә, – дип исәнләшә дә, агайны сак кына култыклап ала.
Юлның икенче ягына чыккач, агай елмаеп:
– Рәхмәт сиңа, улым. Яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайтсын, – дип әйтә торган иде.

Аларның сүз алышуы әнә шуннан артмый да. Агай эте белән бер якка китә, Айрат университетына ашыга. Шулай да берсендә Айрат агайның: «Яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайтсын», – дип әйткән теләгенә рәхмәт әйтеп кенә калмаска булды.
– Мин бернинди батырлык эшләмим бит, ник һаман шулай дип әйтәсез? – диде ул.
– Кешегә игелек кылу өчен вакыт табу үзе үк батырлык ул, – дип җавап бирде агай.

Ул чакта бу сүзләрнең мәгънәсен аңламады, хәтта төшенергә дә теләмәде егет. Яшьлектә мондый тирән мәгънәләр турында уйларга вакыт та, теләк тә юк. Бу сүзләр ул чакта Айратка гади генә яңгырый иде. Өч ел буе алар атнага бер булса да урам чатында очрашмый калмыйлар иде. Айрат хәтта агайның этенең исемен дә белде. Агай белән исәнләшкәндә, эткә дә: «Сәлам, Мона!» – дип әйтми калмый иде. Акыллы эт һәрвакыт хуҗасы янәшәсендә, Айратны да ерактан ук танып алып, койрыгын болгый башлый иде.

Аннары Айрат университетны тәмамлады. Егет эшкә урнашты, башка районга күчте. Тормыш мәшәкатьләре аны үз агымына алып кереп китте. Яңа вазифа, җаваплылык, өйләнү хыялы, ипотека... Көннәр айларга, айлар елларга ялганды. Юлны чыгарга ярдәм иткән агай да, аның эте дә күңелендә җылы истәлек булып кына калды. Тора-бара бөтенләй онытылды.

Бер көзге кичтә Айрат эштән кайтып килгәндә машинасы белән юл һәлакәтенә очрады. Ул хастаханәдә аңына килде. Аягына катлаулы операция ясаганнар. Табиблар тереләчәген әйтсә дә, моның өчен айлар буе дәвалану кирәклеген әйттеләр. Баштагы көннәрдә аңа туганнары, дуслары килеп йөрде. Әмма вакыт узган саен килүчеләр сирәгәйде. Палата стеналары да кысылгандай тоела башлады.

Кайчак иң авыр чагында кеше тән яраларыннан түгел, күңелендәге ялгызлыктан күбрәк газаплана икән. Айрат көнен уздыра алмый җәфаланды. Күңеле төшенкелеккә бирелә башлады. Операция уңышсыз узса, мин аягыма башка баса алмасам, дигән уйлар көннән-көн ныграк борчый башлады аны. Шулай беркөнне авыр уйларыннан арына алмыйча стенага карап ятканда, Айрат таныш тавыш ишетте.
– Борчылмагыз, борчылмагыз, үзем барып җитәм мин. Күзсез күзледән яхшырак күрә ул, кызлар. Мин күрше палатага гына керәм. Танышым белән күрешеп чыгам.

Шулай сөйләнә-сөйләнә, стенага тотына-тотына, палатага бер карт килеп керде. Тавышка Айрат та борылып карады. Ул шундук агайны танып та алды. Еллар үз эзен калдырган: чәчләре агарган, битендәге җыерчыклар тирәнәеп киткән. Әмма елмаюы шул ук.
– Исәнмесез. Монда бер таныш тавыш ишеттем кичә. Ул тавыш миңа бик якын. Ялгышмасам, мин ул тавыш иясен беләм. Юк, юк, мин ялгыша алмыйм. Бервакытта да тавышларны бутамыйм.

Айрат башын күтәреп елмаеп куйды. Әйе шул, агай...
– Хәерле иртә, агай... Мин монда...

Агай тагын да елмаеп җибәрде.
– Шул акыллы егет шул. Шундый акыллы егет нишләп ята әле хастаханәдә? – дип, агай тавыш килгән якка бара башлады.

Аның артыннан йөгереп кергән шәфкать туташы бабайга Айрат янына килергә ярдәм итте.
– Таныдыңмы, улым, мине? Мин шул карт инде, светофор янында торучы.
– Таныдым, әлбәттә. Әмма сезне күрермен дип һич уйламаган идем.

Карт елмайды.
– Мин дә. Дәваланып чыгарга салдылар әле. Күрше блокта ятам. Һаман палатада ятып булмый бит. Кичә коридорлар буйлап йөри торгач, менә сезнең якка килеп чыкканмын. Палатагыз яныннан үткәндә тавышыңны ишеттем. Кич буе уйладым, кая ишеткәнем бар дип. Төнлә исемә төште бит. Иртәне көч-хәл белән көтеп алдым менә. Әле җибәрмәскә тырышалар, күзегез күрми, дип. Күрә, бик яхшы күрә минем күз үзенә кирәген. Ничек синең белән күрешмим, ди, мин. Сиңа ни булды?
– Авариягә очрадым, агай. Хәзер киредән йөрергә өйрәнергә туры килә, – дип уфтанып алды Айрат.
– Уфтанма, улым. Иң мөһиме – башың сау. Йөрергә генә өйрәнеп була ул, аякларың булса. Менә мин сукырайгач та өйрәндем әле йөрергә.
– Ә Мона ничек? Этегез исәнме?
– Минем кебек ул да картайды инде. Әмма без бер-беребезне ташламаска сүз бирдек. Китсәк тә, бергә генә китәбез, – диде агай. – Монда бит эт алып керергә ярамый. Өйдә моңсуланып калды. Күршем карап тора.
Шул көннән башлап алар көн саен диярлек сөйләшеп утыра башладылар.

Карт яшьлеген искә алды. Диңгезче булып эшләгән елларын, хатыны белән танышуын сөйләде. Балалары гына булмаган икән. Күзе дә кисәк кенә күрми башлаган. Хатыны белән уйлаганнар да сукырларны йөртә торган эт алганнар. Ул аларның дусларына да, балаларына да әйләнгән. Хатынының бакыйлыкка күчүен бик авыр кабул иткән агай.

– Хатыным киткәч, өйдә тынлык кына калды. Иң авыры – кеше белән сөйләшмәү икән. Кайчак көннәр буе сиңа беркем эндәшми. Якты дөньяны күрмәгән кеше өчен моннан да куркынычы юк. Ярый әле Мона бар иде һәм шул вакытта син юлыма очрый башладың, улым, – дип сөйләде бабай беркөн ачылып китеп. – Ә син һәр иртә: «Хәерле иртә!» – дип каршы ала идең урам чаты буенда. Без Мона белән һава суларга паркка йөрдек шул урам чаты аша. Синең әнә шулай эндәшүең, миңа ярдәм итүең бөтен көнгә җитәрлек җылылык бирә иде. Шул көннәр өчен гомерем буе рәхмәтле мин сиңа. Бәлки әле бу дөньяда әлегә кадәр яшәвемдә синең дә өлешең бардыр.

Айрат дәшмәде.

Ул шул чакта гына кешегә игътибарның никадәр кадерле икәнен аңлый башлады. Агай белән сөйләшкәннән соң үзенең дә күңеле күтәрелде. Тернәкләнү күнегүләрен дә җиңелрәк башкара башлады. Ә беркөнне бабай килеп хастаханәдән чыгып китәчәген әйтте. Айратка күңелсез булып калды.

Әмма агай көн аралаш диярлек аның янына килеп йөрде. Аны тизрәк аягына басарга өндәде. Үзенчә яшәргә көч бирде. Айратка бик кирәк иде бу аралашу.

Таяк белән йөри башлагач, урамга ашыкты. Аның Монаны күрәсе килә иде. Агай эте белән килгән көнне ул аларны хастаханәнең паркында каршылады. Эт Айратны күреп алуга койрыгын болгый башлады. Килеп җитүгә егеткә борынын төртте.
– Рәхмәт сезгә, агай, – диде Айрат чын күңелдән.
– Ни өчен?
– Янәшәмдә булганыгыз өчен.

Карт аның кулын кысты.
– Юк, улым. Бу минем сиңа кечкенә рәхмәтем генә. Кайчандыр син мине юл аша үткәрә идең. Ул чакта син миңа юлны гына түгел, ялгызлыгымны үтәргә дә ярдәм иттең. Ә хәзер мин сине тормышыңның авыр чорыннан үткәрергә теләдем.

Мона һаман да Айратның учына борыны белән кагылды.
– Күрәсеңме, ул да сине онытмаган, – диде карт.

Айрат елмайды.

Шул мизгелдә ул гади генә бер хакыйкатьне аңлады. Игелек һәрвакыт акча булып кайтмый. Уңыш булып та, бүләк булып та кайтмый. Ул иң кирәк чакта терәк булып кайта икән. Бер җылы сүз, игътибар булып... Ә кайчак шул бер минут кемнеңдер бөтен гомеренә өмет булып саклана. Шуңа күрә игелекне зур гамәлләрдә генә эзләргә кирәкми икән. Ихлас елмаю, җылы сүз, вакытында сузылган ярдәм кулы – кайчак кеше язмышын үзгәртерлек көчкә ия икән. Игелекнең иң матур сыйфаты да шунда: ул югалмый, бары тик үз вакыты җиткәнен көтеп яши икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар