Әти-әниләрне баласының сәламәтлеге һәрчак борчый. Кайчагында күңелне борчыган сорауга җавап алыр өчен, табибка тиз генә күренү мөмкин дә түгел. «Сорау-җавап» сәхифәсендә без укучыларыбызга үз сорауларын тиз арада табибларга ирештерү һәм аңа җавап ишетү форсаты бирдек.
Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды Алия СИРАҖИЕВА җавап бирә
Ничә айдан баланы «ходунки»га бастырырга ярый? Аның вакыты чикләнгәнме, көнгә ничә сәгатьтән артмаска тиеш ул? «Ходунки» сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
«Ходунки»ның уңай ягы да, тискәре яклары да бар. Уңай яклары күбрәк әниләр өчен, ә менә балага аның зарары шактый зур. Беренчедән, «ходунки»га бастырган бала үрмәләми, чөнки теләгән җиренә көч куймый гына да бара ала. Медицина күзлегеннән караганда, бу дөрес түгел. «Ходунки»да йөргән бала дөрес итеп егылырга да өйрәнми, зур травмалардан саклану өчен, сабый чакта егылырга өйрәнү мөһим. Моннан тыш, әлеге җайланма баланың кече мие функциясенә тискәре йогынты ясый: терәккә ияләнгән бала гәүдә тигезлеген саклый белми. Сабый бала озак вакыт вертикаль хәлдә булырга тиеш түгел, бу аның умырткасына зыян китерә. Баланы алты айдан «ходунки»га бастырырга була, ләкин анда булу вакыты тәүлегенә 40–60 минуттан артмасын. Беренче мәлләрдә баланы «ходунки»га 3–5 минутка гына бастыралар. Тагын шунысын да онытмагыз: әлеге җайланма сәгатенә 10 километр тизлек җыя ала.
10 яшьлек улыбыз аяк киеменең эчке ягына басып йөри. Аның барлык аяк киемнәре шулай чалшаеп беткән. Бу нилектән шулай икән, аны берәр ничек төзәтеп буламы?
Мондый хәл аяк табанының вальгуслы деформациясе вакытында күзәтелә. Әлеге патология 8–9 яшьләренә кадәр норма булып санала, чөнки бу вакытта аяк табаны тиз үсә, һәм мускуллар әлеге физиологик үзгәрешләргә яраклаша. Мондый деформация 9 яшьтән өлкәнрәк балада күзәтелсә, патология булып санала һәм яссытабанлылык диагнозы куела. Әгәр тезне тезгә тидергәч, ике тубык сөяге арасындагы ара 5 см яки аннан да зуррак булса, баланың аяклары «Х» хәрефен хәтерләтсә, бала идәнгә табанының эчке ягы белән басып, чәнчә бармаклы ягы өскә күтәрелеп торса, баланы ортопедка күрсәтергә кирәк. Вальгус деформациясе үз вакытында ачыкланса, массаж, дәва гимнастикасы, ортопедик астар кебек чаралар ярдәмендә аны дәвалап була.
Ике балабызның да бот сөягендә кортикаль дефект таптылар. Бу чир нәселдән киләме әллә? Аны дәвалап буламы?
Әлеге дефект 4 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларның 30–40 процентында очрый һәм сирәк очракта гына оператив дәвалауны таләп итә. Малайларда ешрак күзәтелә. Төп сәбәбе – организмның тиз үсүе. Сөяк тукымасы организмның үсеше артыннан өлгерми һәм сөяк структурасы, кагыйдә буларак, кимерчәк белән алмашына. Баланың сөякләрендә мондый дефект булса, һәр 3–6 ай саен табиб-ортопедка күрсәтеп торырга кирәк. Күп очракта әлеге кимчелек үзеннән үзе юкка чыга. Төп профилактика чаралары: артык физик көчәнүдән, авыр әйберләр күтәрүдән, әлеге урынны имгәтүдән саклану.
3 яшьлек оныгымның аяклары камыт кебек. Йөгергәндә бөтенләй тәгәрмәч тәгәрәп барган шикелле. Киленемнең дә бала вакытта аяклары шулай камыт булган, хәзер төп-төз үзе. Камытлыкны дәваларга кирәкме, үзеннән-үзе дә бетәме?
Аякларның «О» хәрефе рәвешле булуы – түбән очлыкларның варуслы деформациясе ул. 2–3 яшькә кадәрге балаларда норма санала. Балага 3 яшь тулганнан соң да үтмәсә, махсус дәвалау чаралары таләп ителә. Әлеге кимчелек аркасында балада яссытабанлылык башланырга, түбән очлыкларның функциональ мөмкинлекләре бозылырга, гәүдә торышы үзгәрергә, яшьли артроз һәм остеохондрозлар башланырга мөмкин. Иң элек, баланың аяклары ни өчен шулай деформацияләнгәнен ачыклау мөһим. Сәбәпләрне ачыклаганда, гадәттә, беренче урында рахит тора. Үзе үтәр дип көтәргә кирәкми, баланы ортопедка күрсәтергә кирәк. Дәвалау чараларын табиб билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк