Яз җитеп, җир яшеллеккә күмелгәндә, кемнеңдер күзеннән бертуктаусыз яшь ага. Яз килү шатлыгыннан түгел бу. Күзләрдәге яшь тә, бит очларындагы алсулык та – аллергиядән.
Нәрсә ул аллергия, кайдан килеп чыга? Казан шәһәренең 6 нчы балалар сырхауханәсе табиб-аллергологы-иммунологы Софья КУДРЯВЦЕВА белән шул хакта сөйләшәбез.
Кайчагында аллергия белән ОРВИның билгеләре охшаш: томау, күздән яшь агу, төчкерү. Ләкин аллергия вакытында томау башкачарак: борыннан үтә күренмәле бүлендек килә (су шикелле ага), күп тапкырлар төчкерү кабатлана, борын эче бик нык кычыта. Һәм бу билгеләр көн саен, кимендә бер сәгать дәвамында кабатлана. ОРВИдан аермалы буларак, аллергия очрагында температура күтәрелми.
Һәр очракның үз билгеләре. Алар бер яки берничә булырга мөмкин.
Күзләрнең кызаруы, әчетүе, шешенүе һәм күздән бертуктаусыз яшь агу.
Томау. Борын эче кычыта, томалана әм томаулый.
Астма. Тын алуы авырлаша, ютәл барлыкка килә, һаваны кире чыгаруы зур кыенлык тудыра.
Дерматит. Тән чабырып чыга, кызара, кычыта, кызыша.
Бертуктаусыз төчкертә.
Азык-төлеккә аллергия (ризыктагы аксымга реакция).
Тын юллары аллергиясе. (Аны аэроаллергеннар китереп чыгара. Боларга үсемлекләрнең, агач-куакларның серкәләре, җәнлек-җанварларның тән тиресеннән чыккан кавык, өй тузанында яшәүче талпаннарның һәм күгәрек гөмбәләренең аллергены керә.)
Даруларга аллергия.
Контактлы аллергия (мәсәлән, кайбер металларга яки тәнгә аллерген тигәннән барлыкка килгәне).
Әти-әнисендә аллергия булган кешеләргә. Әтисендә аллергия булса, бу ихтималлык 20–25 процент кына. Әнисендә булса, ул 50 процентны тәшкил итә. Икесе дә авырса, ихтималлык 70–80 процентка кадәр арта.
Ярып алу ысулы белән туган балаларда аллергия ешрак очрый.
Антибиотикларны еш һәм күп кулланучыларга.
Эчәклек микрофлорасы бозылганнарга.
Өйдә артык стериль шартлар тудыруга омтылучыларда яки шундый шартларда үскәннәргә (аллергиянең гигиеник гипотезасы).
Бик нык эшкәртелгән ризыкларга өстенлек бирүчеләргә.
Тәмәке тартучыларга (шул исәптән, пассив тартучыларга да).
Һава пычрак булган тирәлектә яшәүчеләргә.
Чынлыкта, аллергиянең килеп чыгуы бик күп факторларга бәйле. Ул факторларның берсен бетерсәң, аллергия башка кабатланмас дигән ышаныч юк. Ул гомернең теләсә кайсы этабында башланырга мөмкин.
Аллергия, дөресрәге – аллергия реакциясе – иммун системасының гади аксым молекулаларына бик көчле реакция белдерүе ул. Иммун система – организмның иң көчле калканы. Аның аша бер генә «дошман» да үтеп керергә тиеш түгел. Нәрсәнең – «дошман», нәрсәнең «дус» булуын ул үзе билгели. Ләкин кайчагында хаталар да җибәргәли. Аллергия менә шушы хата аркасында килеп чыга да – иммунитетыбыз үзе «дошман» дип тапкан элементларга көчле һөҗүм оештыра. Бу ялгышуның сәбәбе — генетик факторлар һәм тышкы мохит тәэсире.
Аллерген белән очрашкан саен (төрле кешедә ул төрлечә, нәрсәгә аллергия булуын анализлар биреп ачыкларга мөмкин), билгеле бер клиник картина күзәтелә, һәм ул гел кабатлана икән, бу очракта аллергия чир дип карала.
Баланы табигый юл белән тудырырга һәм күкрәк сөте имезергә.
Ризыкны төрләндерергә. Анда чи яшелчәләр күбрәк булсын.
Өйдә стериль чисталыкка омтылмаска. Антисептикларны сирәк кулланырга.
Антибиотикларны бары табиб киңәше белән генә эчәргә.
Табигатьтә, кош-корт, җәнлекләр, йорт хайваннары янында ешрак булырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк